Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген 8 июнь көнне Саба Муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның туган көне

Бүген 8 июнь көнне Саба Муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның туган көне. Хөрмәтле Рәис Нургалиевич!

Олы ихтирам белән Сезне туган көнегез белән котлыйбыз. Шатлыклы озын гомер, шәхси тормышыгызда яңа сөенечләр, саулык-сәламәтлек,гаиләгезгә иминлек, хезмәтегездә яңа уңышлар, яңа җиңүләр телибез.

Без сезне, Рәис Нургалиевич, тәҗрибәле, сәләтле, үзенең бөтен көчен, белемен биреп халык файдасына армый-талмый хезмәт итүче җитәкче дип таныйбыз. Сезнең энтуатизм һәм хезмәт сөючәнлегегез, оста оештыру һәм җитәкчелек итү тәҗрибәгез нәтиҗәсендә районыбыз халкының тормышы тыныч һәм мул, төбәгебезнең икътисадый һәм социаль үсешен тәэмин итүдә яңа, тагын да матуррак сәхифәләр языла.

Туган көнегез белән котлап, әниегез, туганнарыгыз, дусларыгыз, гаиләгез белән озак еллар тигезлектә, бәхетле гомер кичерергә язсын дигән теләктә калабыз. Эшегездә һәрчак уңышлар юлдаш булсын.

Гомерне бит еллар билгеләми
Яшәү дәрте булсын күңелдә
Сәламәтлек бәхет куанычлар
Юлдаш булсын сезгә гомергә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев