Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген, 20 нче февральдә "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясенең директоры, җитәкчебез Әлфия Галимҗан кызы Мөбарәкованың 60 яшьлек юбилее!

Ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Юбилеегыз котлы булсын!

60нчы елның 20сендә
Кышка кергән февраль аенда.
Бу дөньяга аваз салгансыз сез
Шатлык өстәп өйгә тагын да.

Гамьсез балачаклар, үсмер еллар
Данлы ул комсомол булулар.
Кай арада гөрләп үтеп киткән...
Вакыт-вакыт искә алу бар.

Өч апайның җылы кочагында
Әти-әни белән бергәләп,
Абый-эне яклау-саклавында
Омтылгансыз һаман үргәрәк.

Гомерегезнең 40 елы шулай
Үтә бит халыкка хезмәттә.
Язмышлар сөйләнгән чын күңелдән
Очрашулар булган әлбәттә.

Безнең алда бүген мәртәбәле,
Гади,кешелекле бер ханым.
Йөргән юлын игелекле эшләр,
Гүзәл хәтирәләр бизи аның.

Шушы матур юбилей көнендә
Телик әле изге теләкләр!
Саулык булсын гомер буйларына,
Шатлык тоеп типсен йөрәкләр!

Диләрә Җаббарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев