Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Безнең кара полоса бетеп, ак полоса башланды”: Яшел Үзәндәге пенсионер ханым барактан яңа йортка күченү турында сөйләде

Яшел Үзәндә авария хәлендәге йортлардан күчерү буенча масштаблы программа төгәлләнеп килә. 2 меңнән артык шәхси хуҗа һәм баракта ялланып яшәүчеләр заманча, яңа төзелгән йортларга күченде. “Татар-информ” хәбәрчеләре күченүчеләр белән аралашты һәм иске йортлар белән нәрсә булачагын белеште.

“Беренче катын французлар төзегән булган”

Хезмәт ветераны һәм зыянлы җитештерүдә эшләгән Нина Турцева 45 ел дәвамында Яшел Үзәннең Кызыл Тыкрык урамындагы ярымташ йортта (икенче каты агачтан) яшәгән. Карчык сүзләренчә, элеккеге йорт бик иске булган. Астагы катлары революциягә кадәр төзелгән, ә икенче катын соңрак, 1930 елларда торгызганнар.

“Икенче катына 1937 елда керттеләр бугай. Ә беренче катларын 1890 елларда французлар төзегән дип сөйлиләр”, - диде әңгәмәдәш.

Күчерү турында сүз чыккач, Нина Ивановнаны ире белән Мирный микрорайонына күчерергә теләгәннәр. Әмма, инвалид-пенсионер шәһәр үзәгеннән читтә булган микрорайонга күчәргә теләмәгән. Шуңа күрә ул мөрәҗәгать белән шәһәр администрациясенә кабул итүгә языла.

“Анда мине бик яхшы каршы алдылар. Мин хәлне аңлаттым”, - дип исенә төшерә Нина Ивановна.

“Дулкынланудан төне буе йоклый алмадым”

Шуннан соң күп тә үтми, Нина Ивановнаның туганы вафат була. Һәм күченү мәсьәләсе икенче планга китә. Әмма озакка түгел – туганын күмгән көнне үк Нина Ивановнага бәхетле хат килә.

“Туганымны күмгән көнне хат килде. Ачтым – ә анда сезгә Карл Маркс урамыннан фатир бирелә, дип язылган. Шундук нәрсә, ничек икәнен барып карарга, тынычланырга ярамагандыр инде. Аннан төне буе йоклый алмадым, дулкынландым”. – ди пенсионер ханым.

Икенче көнне ул булачак йортын карарга бара. Инспекция нәтиҗәләре сөендерә – яңа йорт әйбәт, ә фатирның планировкасы күңеленә хуш килә. Йортның ишегалдында заманча балалар мәйданчыгы бар.

“Бик дәртләнгән идем. Безнең кара полоса бетеп, агы башланды дидем. Йортны карап чыктым, барысы да ошады. Бернинди проблемасыз күчеп килдек”, - диде ханым. Ул фатирның төзек булуын һәм артык чыгымнар таләп итмәвен дә әйтте.

“Иске йортка мародерлар кереп барысын да ватып-җимереп бетерде”

Өлкән кешеләр әйберләрен тиз арада яңа йортка алып килә алмаган. Күбесе иске торакларында калган. Тик юкка. Буш баракка тиз арада вандаллар һәм башка асоциаль кешеләр ияләшкән.

“Безнең анда кайбер әйберләр калган иде. Мин әкренләп кенә әйберләрне килеп ала идем. Берсендә килсәм – бөтен фатирны ватып-җимереп бетергәннәр иде. Ниндидер мародерлар инде, анда кемнедер тоттылар да бугай әле”, - дип сөйләде Нина Ивановна.

Йомгаклап, ул элеккеге фатирында социаль найм буенча яшәгәнен әйтте. Яңа фатирга күчкән вакытта ире белән ул бер тиен дә акча түләмәгән.

“Анда безнең 36 квадрат метр мәйдан иде, ә монда – 37. Без бик канәгать, фатир яхшы”, - диде Нина Турцева.

Реклама

“Шалтыратып, яңа фатир кабул итеп ал, диделәр”

Яңа йортка күченгән икенче бер ханым – 83 яшьлек Нина Ершова шулай ук күченү программасы катнашучысы һәм бер катка югарыда яши. Башта аны да ерактагы микрорайонга күчерергә теләгәннәр. Ләкин соңыннан хәленә кергәннәр.

“Мин II төркем инвалид. Мине башка урынга күчерергә теләделәр. Әмма миңа анда уңайсыз иде. Гел хастаханәгә йөреп торырга кирәк, ә мин ялгызым яшим һәм анда барырга ерак. Соңыннан, бервакыт хастаханәдә ятканда миңа шалтыратып, яңа фатир кабул итеп ал диделәр, - дип исенә төшерә Нина.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, пенсионер ханым булачак фатирының сыйфатын үзе тикшерергә тели һәм төзелеш мәйданына бара.

“Монда субайлар кагып яталар иде. Мин төзүчеләргә – егетләр, монда нинди йорт булачак, дидем. Әбекәй, яхшы йорт булачак, диләр. Документлар җыйдым (күченер өчен – Т-и искәрмәсе)”, - диде Нина Ершова.

“Монда яшәп калганнар үзләрен көн саен куркыныч астына куя”

Ә бу вакытта баракларда бөтенләй башка тормыш хөкем сөрә. Кешеләр күченеп киткәч, ул җир спиртлы эчемлекләр эчү һәм асоциаль кешеләргә төн куну өчен популяр урынга әйләнгән. Көндез, качып тәмәке тарту өчен, начар хәлдәге биналарның беренче катларына еш кына мәктәп укучылары кергәли.

Ләкин мондый йортлардагы кайбер фатирларда әле дә кеше яши. Халыкның бер өлеше һаман да булса яңа торак сайлый. Ә калганнары үз йортларын авария хәлендә түгел ди. Бу кешеләр үзләрен көн саен куркыныч астына куя, дип саный Яшел Үзәннең Торак сәясәте департаменты җитәкчесе Нияз Минһаҗев.

“Бездә 190 йорт авария хәлендә һәм сүтелергә тиеш дип табылган. Хәзерге вакытта бу йортларның 10сы сүтелгән, 147 йорттагылар күчерелгән. 43 йортта кешеләр әле дә яши. Алар бик нык тузган – корылмалары һәм инженерия коммуникацияләре җимерек хәлдә. Анда яшәүчеләр үз тормышларын һәм сәламәтлекләрен куркыныч астына куя”, - диде администрация вәкиле.

Нияз Минһаҗев сүзләренчә, төп куркынычларның берсе – янгыннар. Алар “төнге кунакларның” табын артында утыруларыннан килеп чыга.

“Янгыннар гел чыгып тора. Ватык тәрәзәләрдән асоциаль кешеләр керә, мондый хәлләр була. Алар кереп, янгын китереп чыгара”, - диде Минһаҗев.

Куркыныч бараклардан күченү өчен халыкка бөтен ярдәм дә күрсәтелә, диде ул. Күченү шартлары гади, әмма ялланып яшәүчеләр һәм фатирның шәхси хуҗалары өчен аерыла.

“Ялланып яшәүчеләргә закон буенча иске торак мәйданыннан ким булмаган төзекләндерелгән фатир бирелә. Шәхси хуҗаларга иске фатирлар өчен сатып алу акчасы бирелә. Бу акчаларны яңа фатир алу өчен тотарга була”, - диде Нияз Минһаҗев. 

 

https://intertat.tatar/

Автор: Егор НИКИТИН, sntat.ru
Фото: Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев