Саба ТВ

Безнең өчен берәү дә сайламый

Мәгариф хезмәткәрләренең кичә Кукмарада узган республика август киңәшмәсендә татар теленең атнага ничә сәгать укытылачагы турында сүз булмады. Әмма туган телне сайлау буенча әти-әниләр белән бик “дөрес” итеп сөйләшергә җые­налар. Чарада катнашкан Президент Рөстәм Миңнеха­нов әйтүенчә, узган уку елында кайбер мәктәпләрдә укучылар­ның хокукларын күрмәмешкә салышу очраклары да булган. Алда безне ни көтә?

Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов исә узган уку елында мәктәпләрнең авыр чор үтүен әйтте. “Туган телне укыту мәсь­әләсен хәл итүнең озакка сузы­луында безнең дә җитешсез­лек­ләр булды. Бу мәсьәләне безнең өчен беркем дә хәл итмәячәк. Кайбер мәк­тәпләрдә укучылар­ның туган телләрен өйрәнү хокукы бо­зыл­ды. Сайланган укыту план­­­нары ихтыяҗларны ка­нәгать­лән­дерә алмады. Оеш­тыручы була­рак, муни­ципаль берәм­лек­ләр­нең дә әлеге мәсьәләгә игътибары җитмәде. Хәзер дәүләт теле һәм туган телләрне укыту методи­ка­сын камилләш­терү бурычы куел­ды”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Пре­зидент әйтүенчә, укыту прог­раммалары, планнары бер яктан – мәҗбүри укыту мөмкин­лек­ләрен, икенчедән, укучы­лар­ның үзенчә­лек­ләрен исәп­кә алырга тиеш. Бу юнәлештә әти-әниләр белән бик дөрес итеп, игътибар белән эш­ләү таләп ителә. Нәкъ менә алар туган телне сайлауны хәл итә. “Тел – аралашу чарасы гына түгел, һәр милләтнең та­рихы, дөньяга карашы да. Шуңа күрә туган телдә тие­шенчә укыту, яшь буынны милли гореф-гадәт­ләрне хөр­мәт­ләргә өй­рәтү алдынгы бурычларның берсе булып тора”, – диде Президент.

 
Әти-әнигә ирек бирү димәк­тән, әле бер көнне генә өч бала тәрбияләүче бер ханым белән сөйләшергә туры килде. “Кызыма әйтеп тормадым, туган тел буларак, урыс телен сайладым. Быел ул 8 нче сыйныфка бара. Моның өчен кызым бик нык елады. Аны быел ачылачак яңа мәктәпкә инглиз телен ти­рәнтен өйрәнер өчен махсус күчердем. Без балаларның телә­ген сорап тормыйбыз. Алар без кушканны үтиләр. Башта авыр була, аннан ияләшәләр. Кызыбыз табиб булырга һәм илнең иң яхшы вузына керергә тиеш, – ди Рәмзия. – Алсу бии, йөзә, рәсем ясый. Берничә түгәрәккә йөри. Тырышып укый. Хәзер менә теләсә дә, теләмәсә дә, инглиз телен өйрәнәчәк. Буш вакыты булмагач, дуслары да бик аз. Өйдән чыкмаса, начар яшьләргә ияр­мәячәк, шулай бит?” Андыйлар тагын күпме булыр?
Киңәшмәдә ел буе телдән төшмәгән туган тел мәсьәләсе турында артык сүз куертмадылар. “Туган тел”, “Әдәбият” кебек фәннәр мәҗбүри уку планына кертелгән. Бер генә мәктәп тә туган телсез калырга тиеш түгел. Аны укыту хокукын, ягъни дәүләт гарантиясен тормышка ашыруны район хакимияте башлыклары игътибарга алырга тиеш. Туган телне бакча, мәктәп, иҗти­магый оешмалар, әти-әниләр бер­гә булганда гына саклап калып булачак”, – дип белдерде республиканың баш педагогы Рафис Борһанов.


Министр әйтүенчә, татар теле туган тел һәм дәүләт теле буларак, якынча укыту планнары исемлегенә кертелгән. Әдәбият буенча программалар исә әлегә экспертиза үтә. Милли кадрлар әзерләү дә бүген көнүзәк мәсьәлә булып тора. Урыс һәм татар телләрендә белем бирә алырдай белгечләр әзерләргә керешкән­нәр. Әлеге эшне министрлык КФУ белән берлектә башкара. Быел милли мәктәпләрдә белем бирү өчен максатчан уку программасы нигезендә вузларга 125 кеше кабул ителгән. Булачак педагогларга үз районнарына кайтырга туры киләчәк. Шуңа күрә министр район башлыкларыннан булачак укытучыларны торак белән тәэмин итү, эшкә урнашканда аларга өстәмә акча түләү мәсьәлә­ләрен хәл итүне дә сорады.

Математикадан, инглиз теленнән башка булмый

Быелгы педсоветны кайнар булды дип әйтеп булмый. Ни­гездә чыгышлар хисап тотуга корылган иде. Бу, бәлкем, белем сыйфатын бәяләүче рейтингның бетерелүе белән дә бәйле булгандыр. Моңа кадәр “кара исемлек”кә эләккән­нәр фаш ителә, алдынгылар үрнәк итеп күрсәтелә иде. Соңгы елда туган тел генә түгел, монысы да югалдымы әллә? Хәер, Рособрнадзорда рейтингны БДИ нәти­җәләренә генә нигезләнеп төзүне хупламыйлар. Шулай да министр Рафис Борһанов узган ел республикада бөтенроссия тишерү нәтиҗәләрен арттырып күрсә­т­кән 49 мәктәпкә шелтә белдер­мичә калмады. Өченче елны аларның саны 200гә якын булган. Министр билгеләрне арттырып куючыларны, шул ук вакытта ярдәм күрсәтәсе урынга укыту­чылардан яхшы күрсәткеч таләп иткән җитәкчеләрне ки­сәтте.


Мәктәпләрдә – математикага, техникумнарда инглиз теленә игътибарны арттырмакчылар. Кайбер районнарда мәктәпләр­дә укучылар күбрәк математика түгел, социаль-гуманитар юнә­леш­ләрне сайларга тырыша икән. Бу эшне оештырганда 9 нчы сыйныф укучыларының имтихан нәтиҗәләрен, шулай ук рес­публикадагы икътисади хәлне исәпкә алырга кирәк булачак. Татарстан Фәннәр акаде­миясенә дә башкачарак эшләргә туры киләчәк. Эшче һөнәрләр генә дисәк тә, алардан бүген инглиз телен белү дә таләп ителә. Менә шуннан вузда уку авырракмы, әллә техникумдамы икәнен чамаларга була.


Эшче һөнәрләренең дәрәҗә­сен күтәрү өчен, республикада 31 ресурс үзәге төзелгән. Былтыр беренче тапкыр “Ворлдскиллс“ стандартлары буенча имтихан (демоимтихан) тапшырдылар. Аның нәтиҗәләре буенча иң яхшы механиклар Казан автотранс­порт техникумында һәм Мамадыш районының политехник көллиятендә укый икән. Проблема да бар: тулай торакларның 80 процентының ремонт күргәне юк. Шуңа күрә махсус программа булдырырга туры килмәгәе. Робот техникасы, мехатроника, электрика кебек юнәлешләргә дә заман таләбенә җавап бирә торган белгеч­ләр кирәк. Бел­геч­ләр укучы­лар­ның физика, химия, математикадан ныграк белем алуын көтә. Президент әй­түенчә, эшче һөнәр­ләрнең абруен кү­тәрү өчен, техникум белән вузлар арасындагы элем­тәләрне ныгытырга кирәк. “Татарстан – сәнәгать ягыннан алга киткән төбәк. Моның өчен югары квалификацияле белгечләр әзер­ләү зарур. Безгә беркем дә китереп бирмәячәк. Нефть, нефтехимия, агросәнәгать тармагы шундый белгечләр булганда гына алга китәчәк. Инглиз телен белмәгән белгечләрдән башка көндәш­леккә сәләтле булмаячакбыз, бер генә инвестор да килмәячәк”, – ди Президент.

Акыллыбашлар кая китә?

Быел бердәм дәү­ләт имтиханнарында 100 балл туп­лаучы­ларның 59 проценты республикада калган. Иң югары баллны 182 кеше җыйган. Шу­ның унысы икешәр фәннән абсолют нә­тиҗә күрсәткән. Быел КФУ 100 балл туп­лаучыларга 80-100 мең сум акча түләргә вәгъдә итте. Зур киңәшмә алдыннан Рөстәм Миң­неханов акыллыбашлар белән аерым очрашты. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. “Читкә китү – аларның хокукы. Бу – көндәшлек тә. Мәскәү, Санкт-Петербург вузларын сайлау уңай күренеш булса да, үзебезнең вузлар да сәләтле укучылар белән эшләргә тиеш. Бернинди чикләүләр дә юк, әмма читкә китүче яшьләр белән элемтәне сакларга кирәк”, – диде Президент.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 120, 24.08.2018/)

 

 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: