Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Безнең авылда кибет юк, яптылар”

Иртә таңнан торып, теплоходта Ташерка авылына таба юл тоттык. Беренче тапкыр әлеге транспорт чарасында елга буйлап барабыз. Биткә салкын җил исә, дулкыннар шаулый, салмак кына теплоход гөжелди, каршыда чиксез киңлек. Шәһәр тормышының ыгы-зыгысы, машинадан чыккан төтен исләре, бетмәс-төкәнмәс хәрәкәт - барысы-барысы да онытыла.

Бар сихри мизгел һәм шул мизгелнең каһарманнары - без. Әмма сәгать ярымлык рәхәттән соң вакыйга бераз гына үзгәреп китә.
Кызлар чаялыгы инде, бару белән кайтырбыз дип уйлап, тамак ялгарга да алынмаган. Ун тулганда тиешле пункта барып җитеп, инде янә кайтырга чыгабыз дип җыенганда, "Казанга 14:30 сәгатьтә кузгалачакбыз", - дигән җавап ишеттек. Дөресен генә әйткәндә, бераз гаҗәпкә калдык. Гомумән ят авыл. Башта дүрт сәгать буе ни эшләп бетәсе, кайда барып торасы кебек сораулар туса да, күңелдә аңлата алмаслык рәхәтлек иде. Авылны буеннан-буена йөреп чыгарбыз, кибеткә кереп ни дә булса алырбыз, авыл халкы белән танышырбыз дип алга атладык.
Безне гаҗәеп зур авыл каршы алды. Әмма ни кызганыч, урамында эттән кала башка бер тереклек иясе дә күренмәде. Хәйран гына йөргәннән соң, кибетнең кайда урнашканлыгын белү максатыннан кер юып йөрүче әби янына киттек, ләкин ул: "Безнең авылда кибет юк, налогы бик күп булганлыктан яптылар", - диде. Шуннан соң китәргә генә җыенганда су түгеп кайтучы апа безне күреп: "Кызлар, сез безнең авылныкылар түгел, ахрысы, кайдан буласыз, ни йомыш белән килдегез?", - диде. Без исә барын да ничек бар шулай сөйләп бирдек, ул безне үз йортына алып керде. Лиза әби безгә үзләренең тормышы, гаиләсе турында сөйләде. Ул тормышымда очраткан киң күңелле кешеләрнең берсе иде. Ни өчен дисезме? Җиде ят кызларны өенә кертеп, "Туңарсыз, бездә генә утырыгыз", - дип, ашатып, каһвә белән сыйлап, юлда ашарсыз дип кукуруз таякчыклары, сумка тутырып алма бирүче кешеләрне, шәхсән, мин белмим дисәм дә була.
Лиза әбигә исәнлек-саулык теләп, саубуллашып Ташевка буйлап киттек. Гаҗәп матур авыл. Көзге яфраклардан җәелгән келәм өстеннән урманга килеп чыктык, ә анда челтер-челтер гөрләвек ага, кошлар сайрый… Бер мизгелгә дөнья туктаган кебек тоела. Фотога төшеп, сихри матурлыкка бераз сокланып торганнан соң юлыбызны дәвам иттек. Киләсе тукталышыбыз: яр буе. Каршыбызда: бер-берсенә бәрелеп шаулашучы дулкыннар, ялгызы гына су керүче үрдәк, биек кыялар һәм очсыз-кырыйсыз Идел… Бу матурлыкны сүз белән сөйләп тә, мәкаләдә язып бетерү дә мөмкин түгел, моны килеп, үз күзләрең белән күрә, күңелең белән тою кирәк.
Кайтыр юлга теплоход кузгалырга сәгатьтән артык вакыт. Причалга барып хисләнә-хисләнә сөйләшеп утырганда, яныбызга причал капитаны чыгып: "Кызлар, туңганыздыр инде, әйдәгез минем бүлмәгә, бераз җылынырсыз, юлга кузгалганчы шунда утырып торырсыз", - дип, безне үз бүлмәсенә озатып куйды да үзе чыгып китте. Бүлмә тәрәзәсеннән дулкынланучы Иделгә карап утырып кайтыр вакыт та килеп җитте. Бернинди уңайлыклары булмаган, әмма гаҗәеп матур табигатьле Ташевкада чын-чынлап яхшы кешеләр яши дигән фикергә килеп, бүгенге көнне, Лиза әби белән капитанны беркайчан да онытмабыз дип вәгъдә биреп, кайтыр юлга кузгалдык. Өйгә кайтканда вакыт тиз үтте, юл да кыскарак сыман тоелды. Көн дәвамында җыелган хис-тойгыларга бирелеп, Казаныбызга кайтып җиттек. Шуның белән сәяхәтебез тәмамланса да, аннан алган хатирәләр онытылмас сихри мизгелләр булып, мәңгегә күңелгә кереп, сакланып калачак.

Энҗе РИЗВАНОВА
Идел
№ --- | 25.10.2017

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев