Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Бездә андыйларны яратмыйлар" (ГАУГАЛЫ ХАТ ЭЗЕННӘН)

Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Күңелемне тырнап торган, җәрәхәтләгән хәл турында язарга булдым. 26 ел педагогик стажым бар. Саба районының Лесхоз бистәсендә урнашкан "Ләйсән" балалар бакчасында эшли идем. Бу эшкә балаларны яратканга урнаштым. Тик быел 25 августта миңа эштән китәргә туры килде.

Кемгәдер минем урыным кирәк булган икән. Берничә кеше җыелып, ата-аналар исеменнән мине гаепләп, өстемнән хат язганнар. Яклаучылар да булды. Яныма килеп: "Өч балаң бар бит, эшсез калсаң нишләрсең, РОНОга барып, хәлләрне аңлат", - дип киңәш бирүчеләр дә булды. Элеккеге мөдиребез Сәйфетдинова Ләйсән Тәлгатовна: "Син, Гөлнара апа - көчле тәрбияче, минем урынга куярлар инде сине", - дип сөйли иде. Менә бу күрал­мау­чанлык шуннан башланды. Бакчаның яңа мөдире исә гайбәтләргә игътибар итмәскә кушты. Җитмәсә, шул авыр вакытта төп терәгем булган әнием дә үлеп китте. Шуннан соң мин үз теләгем белән эштән китәргә мәҗбүр булдым. Әле дә балаларымны сагынам. Эштән китсәм дә, бу гаделсезлеккә җаным әрни.
Гөлнара Мөбарәкшина.
Саба районы, Лесхоз бистәсе
Хатта язылганнар моның белән генә бетми. Коллективтагы хәлләр турында байтак яңалык­лар бар. Алары янына Гөлнара ханымның гаилә хәле дә килеп тоташа. Бу хатны игътибарсыз калдыра алмадык. Барысына да ачыклык кертер өчен, Саба районына юл тоттык.
Хат өчен китмәде
Гөлнара ханым эшләгән "Лә­й­сән" балалар бакчасын бүген Энҗе Баһманова җитәкли. Аны бу вазыйфага быел июнь аенда гына бил­геләгәннәр әле. Әмма хатта язылганнардан хәбәрдар ул. "Килүемә ата-аналар исемен­нән - бер, коллективтан икенче хат килеп иреште. Икесендә дә Гөлнара апа турында сүз бара", - ди мөдир. Бу хатлар белән без дә танышып чыктык. Алар­да Гөл­нара ханымның эшенә салкын каравы, балалар белән шөгыль­ләнмәве бәян ителгән. Бер уйлаганда, хатта баш ярылырлык, күз чыгарлык әйбер юк та сыман. Сер түгел, замана әти-әниләре арасында чебеннән фил ясап, сүз йөр­түчеләр дә байтак. Монысы белән Энҗе Баһманова да килешә. "Төрле хәлләр була. Гөлнара апага, эштән кит, диюче булмады. Хат кулга кер­гәч, мин аны РОНОга җибәрдем. Аннары коллективны җыеп сөй­ләштем, - дип сөйли ул. - Хезмәт­кәрләрнең дә Гөлнара апа белән эшлисе килми икән. Алдан ук әйтеп куям: мин килгәнче пәйда булган проблема бу. Дүрт ел эчендә ниләр булгандыр, анысын кистереп әйтә алмыйм. Нәрсәдер эшләргә кирәк бит. Бу хәлне болай гына калдыру дөрес түгел. Башта Гөл­нара апа ялда иде. Мин аңа: "Ясле төркемендә эшләгез. Әмма беренче кисәтүгә кадәр. Ул-бу килеп чыкса, китәргә туры киләчәк. Луиза Мәҗитовна (РОНО хезмәт­кәре) шу­лай дип әйтте", - дидем. Тик Гөлнара апа риза булмады. Эштән китәргә гариза язып кайтып китте. Әмма көнен куймыйча торды. Эшкә чыгар вакыт җит­кәндә, смс та юлладым, шалтыраттым да. Ул телефонны алмады. 25 август көнне иртәнге якка килде дә, гаризасына көнен язып, эштән азат ителде. Кыс­касы, аны без җибәрмәдек, үзе китте. Ни өчен ясле төркеменә кереп эшләп карамаган? Аның урынына килгән кыз исә Казанга китмәкче иде. Әйдә, кеше кирәк бит, эшләп кара әле дип, аны чакырдым".
Мин сабыр иттем әле
Гөлнара апа белән бергә эш­лә­гән тәрбиячеләрнең дә фикерен белештек. "Аның белән эш­ләү авыр. Гел тавышланып йөр­де. Баштарак кеше белән ачуланышып йөр­гәненә аптырый идем. Аннары миңа да җитте. Без бер төркемгә туры килдек. Гөлнара минем эшлә­гәнемә каршы килде. Үзеннән артык бел­гәнне, тырышканны яратмый иде. Нәрсә эшләсәң дә, гаеп таба. Балаларны бассейнга алып барсаң да, ник йөртәсең инде, дип бәйләнә. Ул безгә 2014 елның фев­ралендә килгән иде. Аның белән эшләү түгел, аралашырга да телә­миләр хәзер. Ул китмәгән булса, ярты сәламәтлегем бетә иде", - ди бер хезмәттәше. Гөл­нара ханым исә үзе белән бер төркемдә эшлә­гән Чулпан Шәй­мие­ваның эшкә соңга калып килүе, балаларны тың­лата алмавы, бакчада эшлисе урынга косметика сатып йөрүе турында сөй­ли. Чулпан ханым косметика белән шөгыльлә­нүен кире какмый, ә менә эшен тиешенчә баш­кармавы турындагы сүзләрне инкарь итә.
"Гөлнара апа безгә, эшләми­сез, дип әйтә иде. Без аңа гел булыштык. Бәйрәмнәрдә дә, бассейнга балаларны алып киткәндә дә, калганнары белән мин утыра идем. Сез балаларны караган өчен акча аласыз, ди иде ул. Ахырда аннан минем шәхесемә кагылган мәсхә­рәле сүзләр дә ишеттем. Ул безнең белән исән­ләшми дә хәзер. Хәтта күтәрелеп тә карамый", - ди Гөл­нара ханым белән бер төр­кемдә тәрбияче ярдәмчесе булып эшлә­гән Айгөл Григорьева.
Бакча мөдире исә бүгенге коллективтан риза булуын яшерми. "Тәрбиячеләрнең планнары бар. Барысы да тырышып эшли, тәр­бияче һөнәренә әзерлек курс­ларын узганнар. Авыл ке­ше­сенең шәхси тормышын белмим. Туганнары белән ничек яшәү­лә­ре дә миңа билгеле түгел", - ди ул.
Йөрәк елый...
Гөлнара Мөбарәкшина белән өенә барып очраштык. "Мин - Кукмараныкы. Бирегә ике бала белән кияүгә килдем. Ирем белән Казанда таныштык. Аның туганнары безнең кушылуга каршы булды. Монда бер дә кайтарасылары килмәде. Казанда калырга киңәш иттеләр. Үзем дә әтисез үскәч, улымның ятим үсүен теләмәдем. Лесхозга кайтасымны белгәч, күп кеше: "Сезне бергә яшәтмиләр. Кайтып та торма", - диде. Юлларыбыз тәки аерылды, - дип сөйли ул. - Гаиләмә тыкшынсалар да, эшемә кысылмаслар дип уйладым. Эштән күп белгәнгә киттем. Мин тәрбияче эшен биш бармагым кебек беләм. Әмма килгән кеше булгангамы, гел начарлык теләп тордылар. Эштән әллә кайчан алдыртмакчылар иде инде. Бервакыт өстемнән хат язганнар. Минем сменада күңелсез хәл булган, янәсе. Тик ялганнары ябышмады. Малай гел бүтән көнне, башка тәрбияче эшләгәндә егылган булган. Шул чакта да рән­җет­те­ләр. Ул елны 4 айга җиде тикшерү килде, ә мин микроинсульт алдым шул чакта. Соңыннан баланың бабасы килеп: "Безгә рәнҗемә, яме", - дип әйтте. Нигә ясле бүлегендә эшләп карамадыммы? Беренче кисәтү­не икенче көнне үк ясарлар, миңа дигәндә сәбәбен табарлар дип уйладым. Кайткан елны ук мәктәпкә эшкә урнашмакчы идем. Тик кадет мәктәбе ябылгач, андагы укытучыларны мин барасы мәк­тәпкә күчерделәр. Быел да чакырганнар иде. Тик сәла­мәт­легем җит­мәс дип куркам. Артык күп уйланулар, хәсрәтләр эзсез калмады".
Бездә андыйларны яратмыйлар
Бакчадагы хәлләр турында бистә халкы да белә икән. Аларның фикере дә тәрбия­челәрнекеннән аерыла. "Гөлнара - күчеп килгән ке­ше. Ә бездә андыйларны яратмыйлар, яшәргә дә ирек бир­ми­ләр. Әгәр исемемне әйтсәм, миңа да көн бетә. Монда көчлеләр генә хак­лы. Телиләр икән, эштән куалар, кешенең хез­мәтенә карап тормыйлар, гай­бәткә ышаналар", - ди бер ханым. "Гөлнара Мөба­рәкшина кебек тәрбиячеләр күб­рәк булсын иде әле ул. Өй борынча кереп, аңа каршы язылган хатка имза җыеп йөрделәр, - диде икенчесе. - Без­нең авылда барысын да ике хатын болгатып йөри. Гөл­на­раның башка тәрбияче­ләрдән аер­малы буларак, мәктәп­кәчә яшь­тәгеләр белән эшләр өчен дип­ломы бар. Ә бу бакчада әллә кемнәр эшли. Гөлнара - тормышта да көчле хатын. Ирле­ләр булдыра алмаганны эшләп ята. Йортын сатып алды, төзеклән­дер­де. Хәзер менә аны авылдан җи­бәрергә тырышалармы? Юк инде, беркая да җибәрмибез! Кая барса, шунда эшләрлек кеше ул". Биш бала анасы Эльвира да Гөл­нарага рәхмәтле булуын яшерми. "Игезәк­ләрем аның төрке­менә йөрде. Аны эштән алырга дип йөргәндә, ураза ае иде. Хатка имза сорап керделәр. "Мин уразада. Кеше рәнҗеше аласым килми", - дидем. Сабыйлар әле дә Гөлнара апаларын сагына. Бер ел эчендә ике баламны да укырга керерлек итеп әзерләде. Шартлатып русча сөйләшәләр. Татарча да беләләр", - ди ул.
Дөреслекне эзләү ошамый
Саба районының мәгариф бү­легендә мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең баш белгече Луиза Го­мәрова белән очраштык. "Мин Гөл­нара ханым белән кү­решә алмадым. Аның өстеннән хат бар, ди­деләр. Башта ялда иде, аннан соң, әнисе үлгәч, кагылмадык. Хатта бернинди "уголовный" әйбер юк иде. Мөдир белән сөйләшеп, башка төркемгә кү­черергә булдык. Күреп сөй­лә­шергә дип килгән идем, тик Гөл­нара Мөбарәкшина эштән кит­кән иде инде", - ди ул.

Эштән китсә дә, Гөлнара апа тик утырмый. Лесхоз бистә­сен­дәге мә­дәният йортына эшкә урнашкан. "Үз эшемне җиренә җит­кереп эш­ләргә тырышам. Олы улым Казанда укый, кызым - 7 нче сыйныфта, кеч­кенә улыма - 5 кенә яшь әле. Аларны ничек тә үстерергә кирәк. Бу эшем­дә дә эшләтмәсләр дип куркам. Кай­бе­рәүләрнең кеше башыннан йө­рүләренә йөрәгем әр­ни, - ди ул. - Балалар бакчасында эшләүче­ләрнең барысын да беләм. Ничек эшләгәннәрен дә күрдем. Әле бит Исламның да шул бакчага йөреп бетерәсе бар. Дөреслекне эзләү беркемгә дә ошамый инде ул. Әмма мин дәшми кала алмадым".

http://Гөлгенә ШИҺАПОВА

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев