Саба дулкыннары

«Без көрәшле һәм батыр халык... идек». Көрәшчеләр ник елый да, җанатарлар ник ачулы? - Интертат

Көрәш буенча Татарстан чемпионатының быелгысы беренче чиратта Радик Сәлаховка бәйле гауга белән истә калыр. Әмма моннан тыш та бик матур һәм бик ямьсез хәлләр дә булды анда.

Салават Камалетдинов
 
 

Матур хәлләрдән башлыйм әле. Беренче көнне көрәш карарга, көрәшчеләр өчен җан атарга дип ветеринария академиясе укучылары килгән иде. Үз әләмнәрен күтәреп. Әләмнәр болгап, рәхәтләнеп җан атып утырдылар. Күбесе, әлбәттә, мәҗбүри булганга килгәндер инде аларның. Тик шулай да матур күренеш иде. Ачылу тантанасы бетү белән әләмнәрен төреп, кайтып та китмәделәр.

Алайса андый театрны болай да еш куялар. Көрәш үзе бер театрга әйләнеп бара. Әллә нинди жанрдагы спектальләр куялар кайчак. «Режиссер булдырган! Молодец! Мондыйны әле күргән юк иде. Бу көрәш һәм театр дөньясында ачыш!» – дип кычкырасы килгән чаклар булгалый.

Кагыйдәләргә үзгәреш кертеп тормаганнар, киемнәр дә шул ук кимоно. Тик Авыл хуҗалыгы призларына узган ярышта өске киемнәр генә умырылса, Татарстан беренчелегендә ыштаннар да бер буй булып ертылып китте. Арткы яктан. Бу юлы «татар көрәшенең ертык ыштаннары» булды. Күрәсезме, масштаблар зурая. Боларның барысы да җыелып килеп, бер шартламый калмас инде.

 
 

Кададылар...

Күп кенә җиңүләр һәм җиңелүләр, гадәттәгечә, аркага яткырган өчен булды. Өскә ятуның бер бик тә яман ягы бар. Монысы инде «накрывать» итәргә теләүче өчен яман. Аста калган көрәшченең дә кисәтү аласы килми. Ул тота да тегесен башы белән кадап куя. Ул чакта тамашачыларга «сынды муены» дип карап торырга гына кала. Аллам сакласын!

  • Шул кагыйдә аркасында инде күпме имгәнүләр алдылар. Муен турында гына бармый сүз. 90 кг өстенә 90 кг яшен тизлеге белән «шап» итеп килеп төшсә дә, кабыргаларың селкенер. Газиз балаңны ничек курыкмый сындырырга кертеп җибәрәсең инде. Көрәшердәй балалар юк дибез. Тыныч кына йөгереп йөри, йә тыныч кына шахмат уйнап утыра ул муенсыз һәм кабыргасыз калганчы.

 

Чөеп атып башы белән кадап куючылар да булды. Дөрес, көрәш уен уйнау түгел шул. Бар нәрсәгә дә әзер булып чыгарга кирәк келәмгә. 130 кг да Муса Галләмов та ярымфиналда көндәшен башы белән кадап куеп, финалга чыкты.

Узган елгы чемпион Ислам Фәләхов өченче әйләнештә Динар Кәримуллин белән очраша. 70 кг үлчәү авырлыгында төп лидерлар дип атар идем бу ике егетне. Икесе дә тартышырга тиеш кебек иде. Тик Кәримуллин Фәләховны әлеге дә баягы башы белән кадап куя. Нәтиҗәдә, Кәримуллин 7:1 исәбе белән бу әйләнештә өстен чыга. Калган әйләнешләрдә дә аңа тиңе булмады. 70 кг үлчәү авырлыгында чемпион булып та Теләче командасыннан Динар Кәримуллин танылды.

Сөйләшик тә сөйләшик...

Хөкемдарлар өстәленнән келәмне күзәтәм. Артымда бер яшь кенә җитәкче абый авызын кәгазь белән каплап, телефоннан сөйләшеп йөри. «Фәлән-фәлән белән сөйләшәбез дә инде, автоматик рәвештә өченче урынга чыгабыз», – ди бу. Уф! Рәхмәт! Торып кайтып китәселәрем килде. Мин аның нәкъ менә мин утырган урындык артына килеп сөйләшүен сорамадым бит. «Ә, сез монда ничек сөйләшәчәгегезне хәл итәсез мени? Алайса мин киттем», – дип урындыгымны күтәреп, күченеп тә утыра алмыйм инде. Читкә китсә, ишетми идем.. Шуңа күрә, бигайбә. Ул заманында үзе дә көрәшеп йөргән кеше. Күңел әллә ничек кимсенеп калды шулчак. Көрәшчеләр өчен дә, чын күңелдән эшли торган хөкемдарлар өчен дә, тамашачылар өчен дә. Оят өчен җавап бирә торган органнары каршы килгән кешеләр дә бар шул, кызганыч.

«Сөйләшкәннәр!» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Сөйләшмәгән булсалар да, халык «сөйләшкән!» дип кычкыргач, ышанмас җиреңнән ышана башлыйсың. Ә кайбер күрешүләрдә ышанырга туры килә. Маңгайларына язып чыкканары булды бит. Телефоннан сөйләшеп йөргәне генә ни тора...

Әле тагын бер шаккаткыч хәл булган икән. Актаныш өчен Җөри көрәште. Раил Мараков – Теләче районы Җөри авыл җирлеге башлыгы. Теркәлү урыны Актанышта, үзе Теләчегә барып эшләп йөри булып чыга. Кызык. Дөресрәге, мәзәк. Кайчак шушы хәлләрдән кычкырып көләсе килә башлый. Ә аннары киресенчә.

 
 

Төхвәтуллин дә елый икән

Илмир Төхвәтуллинның келәмдә күптән күренгәне юк иде. Иң көчле көрәшчеләр рәтендә йөрүче егет ул. Җәй көне футбол уйнаганда аягын сындырган булган икән. Шуның аркасында Миңгәрдә узган Дөнья чемпионатында да катнаша алмады. Ә Татарстан чемпионатында Төхвәтуллин 90 кг авырлыгында чемпион калды.

Һәм... шунда ук елап та җибәрде.

Бу мизгелне күпләр күргәндер. Әле келәмнән чыккач та озак тынычланалмый йөрде. Күпләр аның җиңеп чыгуына ышанмаган, ә җиңеп чыккач, күңеле нечкәреп киткән дип аңлаткан ул моны.

 
 

Элеккечә чөеп җиңмәде, әлбәттә, Алабуга көрәшчесе Галимовка өч кисәтү алдыртып җиңде. Галимов дигәннән. Илнар Галимов өченче әйләнештә Әлмәттән Айрат Сәмигуллин белән очрашты. Сәмигуллин 3:6 исәбе белән җиңеп бара иде дә соң, инде 10 секунд калган иде дә соң, түзәсе иде дә соң. Юк, булмады. Өченче кисәтү алды Айрат. Ятып еламады гына инде. Җанатарларга да жәл булды Оренбург малае. 10 секунд бит ул! Өч балл аермасы белән җиңеп бар инде. Бу урында көрсенә торган смайлик тора дип күз алдыгызга китерегез.

«Икесен дә бертигез ашатмаска иде»

Финал ярышлары күңелле, тик шундый озак үтте. «Минсельхозда» ярты сәгать эчендә бәреп чыкканнар иде. «Бәреп» сүзен кулланмыйк әле, атып чыктылар диик, Алла сакласын инде...

 
 

Раббани Нургалиев, Актаныш «өмете» булган Нургалиев, өметләрне аклады. Өлкәннәр арасында беренче тапкыр чемпион калды! Тик ул бу юлы Вахитов районы командасы өчен чыгыш ясады. Келәм читендә Марат Әхмәдиев түгел, ә әтисе Ришат абый иде.

60 кг үлчәү авырлыгында лидерлар бик күп иде. Шул ук Теләче егете Фирзәр Гыйниятуллин, билбау көрәшчесе Алексей Абрамов кына ни тора. Ярымфиналда Нургалиев Гыйниятуллин белән очрашты. Теге елгы хатасын быел кабатламады Раббани. Хәтерләсәгез, узган елгы «минсельхоз»да Фирзәрне отып, җиңеп чыкты да, Татарстан беренчелегендә ничәнчедер әйләнештә Фирзәр аны үзе отты. Көрәш стабильлекне яратмый шул ул. Беркөнне ул, икенче көнне син.

Ә финалда Нургалиев ярымфиналда так калган Абрамов белән көрәште. Тик билбау көрәшчесен билбауларча яткызып җиңмәде, күтәреп алып чөйде. Матур чөйде. 5:0 исәбе белән матур итеп җиңеп тә чыкты.

 
 

Алексеевск районы өчен билбау көрәшчеләре чыгыш ясады. Барысы да спорт академиясе укучылар, барысы да Бари абыйның шәкертләре, барысы да «поясниклар». Кагыйдәләр шуларга яраклаштырылган бит инде, көрәшсеннәр рәхәтләнеп. Тик алар берсе дә чемпион кала алмады. 65тә Габдеҗәлил Сөләймановны финалда Әлмәт көрәшчесе Искәндәр Мортазин отып чыкты. Мортазинга күз тимәсен дип язып куйыйм әле. Җиңгәч, халыкка таба карап, башын да иде ул. Хөрмәт! Башкаларны хөрмәт иткән кешенең үзен дә хөрмәт итәләр – халык кул чапты.

75 кг да ике Әлмәт очрашты. Кәримов Марат белән Синякаев Рамил. Яңалык юк – өч кисәтү һәм син ирекле! Кыскасы, «минсельхоз»ны откан Кәримовка икенче урынга гына сөенергә калды.

80 кг үлчәү авырлыгының финалында ике Теләче очрашты. Бер үк район кешеләренең очрашуларын күреп, бер абый «икесен дә бертигез ашатмаска иде», – көлеп куйды. Теләчеләрнең берсе - легионер Ренас Кәлимуллин, икенчесе «җирле» Илдар Гыйниятуллин. Ул Теләчеләр көрәшкәндә вәкил буларак келәм читендә дә утырды инде, көрәште дә. Менә шундый универсал кеше. Әле бит финалга да юл урау. Ну финалда көрәшеп маташмады алай. Ренас тиз генә чистага алып салды аны. Карап торышка Гыйниятуллинның бер мускулы да селкенмәде анда. Ярар инде, җиңү бары Теләчедә бит. Авыз кырыйларын сөртеп, шөкер итеп торыйк...

 
 

Финал галәмәт озак булды дидем, аның сәбәпчеләре – 100 кг авырлыгында көрәшкән Нургалиев Раил белән Мусин Булат. Ай озак маташтылар, ай озак. Халык сүгеп арыды, үзләре котырып бетте, хөкемдарларның күзләре йомыла башлады, минем үземнең келәмгә чыгып, икесенең кулларыннан тотып, «захват» алдырасыларым килеп китте.. Менә бер-берсенең билбауларын тоталмыйча тик йөрделәр. Чиста вакыт киткәч, бөтенләй инде. Түзәрлек калмагач, урап килдем. Килдем дә, сорыйм инде, күпме вакыт калды әле, дим. «Биш минут элек 12 секунд калган иде», – диләр. Теге мәзәктәге кебек булды бу. Әнисе кызына әйтәм ди: «Кызым, ун минуттан ашка тоз салырсың, ярты сәгатьтән итен алып, бәрәңгесен салырсың, кырык минуттан соң токмач салырсың. Мин биш кенә минутка кереп чыгам, яме», – дип әйтә ди.

Шулай 10 секунд көрәшер өчен биш минут басып торганда, хөкемдарлар ике тапкыр чакырып китереп, өйрәтеп тә карадылар үзләрен. Һәм ниһаять! «Ниһаять тоттылар!» дип шатлангандыр инде шунда халык. Мин шәхсән бу вакыйга өчен бик куандым. Кыскасы, Нургалиев булдырды, Мусин булдыра алмады.

 
 

22се көнне кәмит ясап, берничә көн буе халык теленнән дә төшмәгән Радик Сәлахов ярышның икенче көнендә бик тыныч иде. Тамашачыларга карап, ямьсез ишарәләр ясаган Сәлаховны ярыштан төшереп калдырмадылар. Гаебен тулысынча таныган, гафу да үтенде. Финалга килеп җитте ул, Муса Галләмов белән көрәштеләр. Тик имгәнүләрсез генә булмады. Икесе бергә башларына төштеләр, аннары Сәлаховка тагын табиблар ярдәме кирәк булды. Тик Муса бу ярышта шәп көрәште. Халык шундыйларны ярата ул. Аңа дәррәү килеп кул чаптылар. Хәзер кайсы алыш чын алыш булганын халыкның кул чабуыннан аңлап була. Ә җыен юк-барга халык күз астыннан сөзеп кенә карап ала.

 
 

130 кг нан югары үлчәү авырлыгында Питрәчтән Фәйзуллин Фәрхәт җиңү яулады. Ул Түбән Камадан Мөхәммәтҗанов Маратны да, финалда Зәйнуллин Фирдүсне дә алып салды.

Гомуми баллар буенча Теләче командасы беренче, Әлмәтләр – икедә, Кукмара командасы өченче урынны яулады.

Кукмара мактауга лаек: район өчен Кукмара егетләре генә көрәшкән икән.
 
 

«Без көрәшче, көрәшле, батыр халык... идек»

Җанатарлар ачулы. Хәтта нык ачулы. Беренчедән, санга сукмаучылар табылып тора. Икенчедән, машинасына утырып көрәш карарга килгән кешеләрнең күбесе борылып кайтып киткән. Чөнки «Ак Барс» көрәш сарае бинасының парковкасына көрәш карарга килүчеләрнең машинасы торырга тиеш түгел икән. Шәп, име? Тамашачы юк диеп, зу-у-ур итеп язып чыккан булабыз. Яздың ни, язмадың ни. Рәхмәт диләр дә килгән кешеләр, кайтып китәләр.

 
 

Җанатарларның бөтен ачуларын Рөстәм Зарипов бер сулышта әйтеп салды.

Үзгәрешләр кемнәрнең мәнфәгатьләренә карап, өстен күреп кертелә? Көрәш кем өчен? Көрәшчеләр өченме? Тренерлар? Бәлки хөкемдарлар? Оештыручылар? Тамашачылар өчен?

Әгәр дә көрәшчеләр өчен булса, кагыйдәләр, оештыру аларга яраклаштырылыр иде.

Күп көрәшчеләрнең үзләренә бүгенге көрәш кагыйдәләре ошамый. Алым ясарга түгел, көндәшне кагыйдә боздыруга, кисәтү бирдерергә юнәлгән. Имгәнүләр күбәйде.

Димәк, көрәшчеләр өчен түгел булып чыга.

Тренерларга ошыймы? Ошый дигән сүзләр ишеткән юк, ә менә зарланып сөйләгәннәрен күп ишеттем. Балалар көрәштән китә, ничек әзерләндерергә белмиләр, чөнки кагыйдәләр көрәш көнне «по факту» гына алышына. Көрәш кагыйдәләре тренерлар эшен җиңеләйтә дип санамыйм. Димәк, үзгәрешләр алар өчен дә түгел.

Хөкемдарлар. Кагыйдәләр еш алышынып торганга һәркайсы үзенчә яраклаша, хаталар китә, аларга шелтәләр ишетергә туры килә. Кагыйдәләр алышыну хөкемдарларга авырлыклар тудыра дип саныйм, тик алар өчен җавап бирә алмыйм.

Тамашачылар өченме? Бәлки үзгәрешләр ошаган кешеләр дә бардыр, минем аларны күргәнем, үзгәрешләр турында сөйләшкәнем юк. Халыктан бары тискәре сүзләр, үзгәрешләрне сүгү, канәгать булмауны гына ишетеп торам. Яңа үзгәрешләр тамашачылар өчен түгел, ансы тәгаен.

Оештыручылар гына кала. Чит илләргә яраклашырга тырышып, елга бер ярыш уздырыр өчен кертелмиме бу үзгәрешләр? Тамашачылар, көрәшчеләр, тренерлар фикере кирәк түгел икән, димәк оештыручыларга алар да кирәк түгел булып чыга түгелме? Шушы сорауларга җавап табасы иде..

Аннары көрәшкә гомумән тамашачылар кирәкме соң ул? Әллә оештыручылар, үзләренең «великодушие»сы белән, тамашачыларга килеп тамаша кылырга рөхсәт кенә бирәме? Килегез, карагыз, тавышыгыз чыкмасын, ошамаса – дүрт ягыгыз кыйбламы?

«Көрәш 22-23 ноябрьдә була, керү бушлай, рәхим итегез!» дип афиша чыкты, үзем дә инстаграмда «Батырлар» аккаунтына урнаштырдым, Чакыргач, тамашачылар кирәк булып чыга. Чакырылган кунак кебек. Ләкин кадерсез кунак кына булабыз. Чөнки машина белән кертмиләр, рәсми затлар мыскыллый, хуҗалар шуңа күз йома, кагыйдәләр буенча фикерләрне ишетергә теләмиләр.

  • Без хәзер чатка килеп җиттек һәм кайсы юл белән китәсен хәл итү бара. Йә без көрәшебезне яңа сулыш өреп, кабаттан яшәртеп җибәрәбез, йә ул башка спорт төренә әйләнеп, юкка чыга. Читтән генә карап торып булмый, берәр якка кушылырга кирәк булачак. Вакыт күп калмады. Фикерләргә, уйларга кирәк. Без көрәшче, көрәшле, батыр халык идек, шундый булып киләсе буынга да тапшырасы иде! – диде Рөстәм Зарипов.

Кыз кеше күзлегеннән

Безнең көрәш бераз караңгырак инде ул барыбер. Кагыйдәләре өчен дә, киемнәре өчен дә түгел. Финаллар бетте, бүләкләү тантанасын башланырга тора. Бушлык хасил булмасын дип, җырчылар чакыртканнар. Чыгып басты җырчы егет матур кәчтүмнәрен киеп, болай да тулы булмаган трибуналар бөтенләй бушап калды. Егет җырлый, көрәш сөючеләр өерелеп чыга тора. «Җыр тыңларга түгел, көрәш карарга килдек бит», – дип аңлаталар инде алар бу гамәлләрен. Аңлыйм, ышанам, тик кырыйдан карап торуы бигрәк күңелсез бит. Җырчыларны да алай мыскыл итмик инде.

Аннары менә икенче мисал. Көрәш бара, келәмдә кызып-кызып көрәшәләр. Җанатарлар трибунадан сикереп төшеп, келәмгә үзләре керердәй булып утыралар. Һәм шунда келәм кырыеннан гына диярлек билдән түбән җирләренә бер сөлге ураган егетләр үтеп китә. Алдан әйтеп куйыйм әле, иң яхшы саклану чарасы беренче булып һөҗүм итү диләр бит. Кыз кешегә шул инде, егетләрне карап йөри диючеләр һичшиксез булачак. Ну күз каршыннан шампуньнарын болгый-болгый үтеп киткәч, күрәсең инде. Аларның шәрә килеш бөтен картинаны бозып йөрүләрен мин барып сорамадым бит.

Журналист Атлас абый Гафиятов ярыш бетеп, бүләкләү тантанасы да тәмамлангач, шундый матур сүзләр әйтте:

«Бүгенгә көрәш ярышы бетте, тик көрәшебез бетмәде!»

- диде ул. Бетмәсен дә, үзгәрмәсен дә иде көрәшебез! Милли яктан караганда да, спорт ягынннан караганда да үзебезнең көрәш үзебезнеке булып калсын иде.

 


Автор: Энҗе Габдуллина

Салават Камалетдинов

Чыганак:https://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: