Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Без кайтып җиткәндә йортыбыз янып беткән иде инде"

Дүрт айда - алты мәет. Арча­ның Ашабаш авылында гомер итүче Халидә Әсхәдуллинага әнә шундый кайгы кичерергә туры килә. Әтисе белән әнисе, апасы белән сеңлесе, абыйсы белән энесе артыннан, өч елдан соң ирен дә югалткан хатын ничек тә хәсрәтләрдән котылып, тормышның якты ягына чыгарга азаплана.

Халидә - Биектау районы кызы. Яшь вакытта яратып йөргән егете дә була. Яшьләр зур хыяллар белән янганда, әти-әниләре каршы төшә. Бервакыт дусларының туена барган кызны башка егет ошатып кала. Халидә бер белмәгән кешегә чыкмыйм дисә дә, әти-әнисенең теләгенә каршы килә алмый.
- Кем икәнен дә белми иргә чыктым. Ирем бик холыксыз булды. Гел кул күтәрде. Бервакыт ул кыйнаганнан соң, өч ай буе хаста­ха­нәдә ятып чыктым. Ни генә күр­мәдек балаларым белән. Ирем кайтып тавыш чыгара башлауга, чыгып кача идек. Атналар буе бакчада кунып йөргән вакытлар булды, - дип сөйли Халидә. - Ничек кенә сабыр итсә дә, аның да чиге була. Әти-әни янына кайтырга теләдем. Тик аларның ул чакта йортлары янып көлгә әйләнде, үзләре дә апабыз гаиләсендә көн күрде. Мин дә балаларым белән шунда кайттым. Күз алдына ките­рә­сезме: өйдә апа белән җизни, аларның алты баласы, әти белән әни, абый яши, алар янына ике бала белән мин дә килеп кушылдым.
Халидә Казанга китеп эшкә урнаша. Алты ел буе йөреп эшли. Бераз гына тормышы да яхшырып китә. Тик шул чакта әнисе авырый башлый. Халидә аны карарга дип кире авылга кайта. Никадәр генә яшә­тергә тырышсалар да, әнисен коткара алмыйлар.
- Әнине җирләргә дә мөмкин­лек юк иде. Авыл кешеләре ярдәм итте. Ул чакта эшләгән җиремнән дә булыштылар. Тормышымның тагын авыр вакытлары башланды. Әнинең җидесен уздырганнан соң, озак та тормады, мине үз йортына яшәргә чакырган апам кызы белән бергә юл фаҗигасенә эләк­те. Биектау белән Коркачык авылы арасында алар утырган машина поезд астына барып керде. Бер мәлдә бар дөньяның асты-өскә килде. Җизнигә бигрәк тә авыр булды. Ул чакта апаның олы кызы Әлмәттә кияүдә. Җизни иң кечкенә баласын алып, үз авылына китеп барды. Бер уллары төп йортта яшәп калды. Тагын ике балаларын ятимнәр йортына бирмәс өчен күршеләре уллыкка алды, - ди Халидә. - Әтиебез бу хәсрәт­ләрне күтәрә алмады. Апа белән сең­лемнең вафатыннан соң ике ай дигәндә ул да үлеп китте. Әтисез калу бигрәк читен булды. Хәзер уйлыйм да, ничекләр түзеп булган, дим. Шул чакта мин шигырьләр яза, аларны интернетка куя башладым. Бервакыт беренче йөргән егетем эзләп тапты. Кич­тән хәлләр сорап смс язды, иртәгесен яны­ма килеп җитте. Шул көнне никах та укыттык. Мин дә бә­хеткә тиенгән төсле булдым. Бер­гә-бергә яшәү авыр булмас дип уйладык. Ирем ике тапкыр тормыш корса да, баласы булмаган. Бик тә сабый сөясе килә иде. Аллаһы Тәгалә борчуларын онытсын дип, миңа сабый җибәрде. Бик сөе­нештек. Бала туар алдыннан ирем­нең авылына күчендек. Ялгыз торган бер йорт­ны сатып алдык.
Әмма тыныч кына яшәргә насыйп булмаган икән Халидәгә. Бу гаиләнең ишеген тагын кайгы җиле шакый. "Абый белән эне­безгә үз яныбызда эш таптык. Алар да күче­неп килергә тиеш иде. Әмма бер көн соңга калдылар. Без фаҗи­га­ле хәбәр турында ишетеп кайтып җиткәндә, йорт янып беткән иде инде. Абый белән энем дә уттан котыла алмаган", - дип сөйли күпне күргән хатын.
Әнә шул хәсрәтләрдән бө­гелеп төшмәс өчен ире белән бер-берсенә терәк булып тормышны алып барырга тырыша алар. Тик бу юлы да килеп чыкмый. Казанга эшкә урнашкан иренә акча түләми башлыйлар. Баксаң, элек бергә яшәгән хатынына дип үз исеменә кредит алган икән. Әҗәтне үзенә түләргә туры килә. Инде аның исеменә теркәлгән машина белән үги кызы авариягә очрап, 200 мең сумнан артык акча таләп иткәч, Халидәнең ире тагын да бете­ренә. Борчулы көннәр эл­мәккә менү белән тәмамлана.
Халидә ничек тә бирешмәскә тырыша. Апасының күршеләре алып үстергән балалары белән дә элемтәне өзми ул. Рәмиснең 4 айлык булып калган улына да 4 яшь тулган. Җизнәсе белән дә хәбәр­ләшеп торалар. Әлмәттә яшәүче сеңлесенең исә тормышы барып чыкмаган. Кая барырга белмәгән туганын Халидә сыендырган. Сең­лесе Арчага барып эшли икән. Әкренләп тормышлары җайла­нып килә. Әмма Халидә ярдәм кулы сузучылар булса, каршы түгел. "Тор­мышымның авыр вакытлары артта калыр дип ышанам. Өч баланы аякка бастыру җиңел түгел", - ди ул.
Моңсулыкка күңел бирелде...
Әллә нигә килә елыйсы...
Нигә шулай кырыс сыныйсың?
Язмышымнан килә сорыйсы!
Аз булдымы киртә юлларда?
Аз булдымы кары,бураны?
Күпме газап,кайгы кичердем,
Уйлап куям бик еш шуларны...
Нигә, язмыш,нигә сыныйсың?!
Әллә миңа бәхет язмаган?!
Язмышымның барыр юлларын
Кара болыт гүя каплаган...
Җитәр инде, җитәр, сынама!
Бәхет нуры керсен җаныма...
Давылларың егар булса да,
Түздем инде, түздем барына!
Җитәр инде, язмыш, сынама...
Халидә Әсхәдуллинага ярдәм итүчеләр өчен Саклык банкы картасы:
4817 7600 2318 4462

    Гөлгенә ШИҺАПОВА
    Ватаным Татарстан

    Реклама

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

     

     

    Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

    Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

     

     

     

    Реклама

    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев