Саба дулкыннары

Бетте, әти, бетте. Елама. Кайтыр ул" (тормыштан алынды)

Ундүрт яшьлек Миләүшәне сөйгән әнисе ташлап китте. Ул мәктәпне бетереп килүче абыйсы, унике яшьлек энкәше белән кырыктан узган, колхоз фермасында терлек караучы булып эшләп йөргән әтисе Дамир янында калдылар. Гайләдә бердәнбер кыз, тырыш, уңган, акыллы Миләүшә бик авыр кичерде бу хәлне.

Классташ кызларның үзе артында чыш-пыш нидер сөйләшүләрен ишеткәләсә дә, әнисе Зөлфирәнең ферма мөдире булып эшләгән, үзеннән ун яшькә олы Кәбир белән чынлап бәйләнүенә ышанасы һич килми иде. Менә бу хәл инде аныкланды. Моңа хәтле кешедән качып-посып кына очрашып йөргән сөяркәләр Зөлфирә белән Кәбир, бергә яшәргә карар кылып, беркемгә берни аңлатмыйча, икесе бергә Казахстанга чыгып киттеләр. Зөлфирә үзенең өч баласын ташлады. Кәбир ике улын калдырды.
 
Миләүшә өчен авыр көннәр, еллар башланды. Бер яктан нечкә күңелле кыз үзен ташландык, үксез бала итеп тойса, икенче яктан дөньяви акыл кереп барган үсмер кызый кайгысына бирешкән әтисе, абыйсы, әнисенең назын югалткан бәләкәч энекәше алдында җаваплылык сизде. Төнлә юрган астында, яки сыер сауган арада елаштырып алса да, күз яшьләрен бервакыт та әтисенә күрсәтмәде. Күңел төшенкелегеннән салыштыра башлаган әтисенә олы таяныч булды ул. Кирәк чакта җылы сүз белән, кирәк чакта каты гына әйткәләп, әтисенең ныклап эчеп китүенә юл куймады. Өй эшләрен абый-энекәше белән тату гына бергә башкардылар алар.
 
Беркөн, Зөлфирәдән кыска гына хат килде. Йөрәк әрнүенә чыдый алмаган, әзрәк кабып алган Дамир, ике йодрыгы белән күкрәгенә суккалап: “Эх, нигә болай иттең син, Зөлфирә?! Шушы йөрәккә казап кына китсәң икән!” , - дип дулады. Әтисенең газапларына тыныч карый алмаган Миләүшә, олыларча, аның башын кочаклап: ”Бетте, әти, бетте. Елама. Кайтыр ул. Көтик әле бераз. Түзик, әти”, - диеп, үз-үзен дә, әтисен дә юатты. Әнисенең тиз борылып кайтасына башта үзе дә ышанды Миләүшә. Кайтыр ул тиздән! Әнә бит кыска гына булса да, хатлар яза, открыткалар җибәрә, сирәк-мирәк акча салыштыра. Сагына безне әни. Ул онытмаган безне! Бүләкләр җыяр да кайтыр да керер Миләүшә йоклап ятканда. “Кызыкаем, мин шундый сагындым сине!”, – дияр елмаеп. Миләүшә аны кочаклап, башта әнисез ничек кыен икәнлеген сөйләр. Аннан мәктәптәге уңышлары белән мактаныр. Аннары бәйнә-бәйнә бөтен яңалыкларны сөйләр...
 
Сөйләр иде дә бит Миләүшә, бик сөйләр иде, тик әнисе күпме генә көтсәләр дә кайтмады шул. Казахстанның шәһәр сыман бер поселогына барып эшкә урнаштылар алар Кәбир белән. Башта тулай торакта тордылар. Берничә елдан фатирлы булдылар. Балалары, ире алдында гаебен бик тойса да, Зөлфирә Кәбир алдында үткән тормышы турында сүз катмады. Араларындагы башта бик көчле сөю ялкыны, бергә яши башлагач, сүрелә башлады. Ирекле мәхәббәткә туя белмәгән Кәбир үз холкын күрсәтә башлады. Зөлфирәгә яңа-яңа көндәшләр тапкалады. Зөлфирә түзгәндә түзде, түзә алмаганда тавышландылар. Гайләсенә, балаларына суккан юан таякның икенче очы үзенә килеп тиясен уйламады шул Зөлфирә. Шулай, үкенә-үкенә чит җирләрдә яши торгач, дистә елдан артык вакыт үтте. Балалары үсеп кеше булдылар. Әтиләре Дамирга рәхмәт яусын инде. Ялгыз канатлы көенә үстерде шуларны, бирәлгәнчә белем бирде, аякка бастырды. Инде өчесенең дә үз гайләләре бар, үз балалары үсеп килә. Дамир, балаларын үстереп тараткач кына, күрше авылдан бер тол хатынга өйләнде. Зөлфирәнең ишетүенә караганда, тормышлары яхшы гына бара сыман... Зөлфирә башкача авылга кайтып йөрмәде, кеше күзенә күренергә оялды. Кызы Миләүшә белән ара-тирә хат алышып торсалар да, араларында элекке җылылык, якынлык юк иде.
 
Бәлә көтмәгәндә килә шул. Илледән яңа узган, әле йөгереп йөреп яткан Зөлфирә ныклап чирләп китте. Башта бер күкрәген алдырды. Икенчесен алдырырга врачлар риза булмады. Соң, диделәр. Үзенең авыр хәле турында Зөлфирә балаларга әйтәсе килмәсә дә, Миләүшә, ишетеп, ире белән киңәшеп, әнисен соңгы мизгелендә үз гайләсенә карарга алып кайтты. Әни белән кыз үткәннәрне искә алмадылар. Зөлфирәнең үз хәле хәл иде инде. Авыртуны баса торган уколлар аркасында гына җан асраган Зөлфирә җан бирә алмый интекте. Ике улы хәлен белергә килеп тордылар. Миләүшә әнисе алдындагы соңгы бурычын ихлас күңелдән үтәде. Эшеннән ял сорап, әнисе яныннан көне-төне китмәде. Җанын-тәнен эчтән суырган, коточкыч авыртуның соңгы чигенә җиткән бахыр Зөлфирә, белгән догаларын укып, ходайга ялварды. Канлы күз яшьләрен чыгарып, ал мине үзеңә, дип ялынды. Тик Газраил һаман килмәде. Шулай, төнне-көнне аермаган, кешене танымаган, берничә көн үлә алмый интеккән Зөлфирә, беркөн ушына килеп, чак-чак иреннәрен кыймылдатып, кызына:“Чакыр әтиегезне. Ул җибәрми мине”, – дип ымлады. Миләүшә әтисенә шалтыратты. Әнисенең хәлен аңлатты. Телефоннан берни җавап бирмәсә дә, Дамир икенче көнне Зөлфирә белән бәхилләшергә килде. Ул килгәндә ушсыз яткан Зөлфирә бераздан күзләрен ачып, Дамирга карады. Чак-чак аңларлык итеп Дамирга:”Кичер мине... зинһар...”, - дип пышылдады. Миләүшәдән ымлап су сорап, түгә-түгә бер йотым эчте дә, тагын күзләрен йомды. Бик зур авырлык белән авызын чак ачып, Дамирга: ”Бәхил...”, - дип нидер әйтмәкче иде, башкача көче җитмәде, теленнән язды. Дамир Зөлфирәнең кулын учларына алып:”... бул. Бәхил бул, Зөлфирә”,- дип аның әйтә башлаган сүзен тәмамлады. Күз яшьләрен тыя алмаган Миләүшә, балконга чыгып китте... Берничә сәгатьтән Зөлфирә өзелде. Чыраенда элекке чибәр, чая Зөлфирәдән берни калмаса да, хатынын яхшы белгән Дамир, аның йөзендәге таныш чалымны-халәтне таныды. Авыр эштән бик арыганда, мунча кереп кайткач, йокыга китәр алдыннан шундый чырай кабына иде хатынының йөзендә. Тынычлык шәүләсеме, ризалыкмы, канәгатьлекме...
 
Зөлфирәне җир куенына салып, өчесен-җидесен укыткач, Дамир ике яраткан оныгын үзе белән кунакка алып, үз куышына кайтып китте.
 
Физәлия Дәүләтгәрәева, http://kitap.net.ru/fizalia/9.php
Фото: pixabay.com/ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: