Саба ТВ

“Бетми торган нинди эш бу?!”

Авыл кешесенең иртә яздан караңгы көзгә кадәр иң яратып кабатлый торган сүзе бу. Юктан гына әйтелгән сүз дә түгел. Чыны шулай. Кичтән инде бөтен эшне бетереп, тынычлап йокларга яткан кебек буласың, ә иртән күзеңне тырнап ачып, ишегалдына чыгуга, бөтенесен кабаттан, өр-яңадан башларга кирәк. Һәм көн саен! Әле бит көндәлек эшли торган, үз чираты белән тезелеп торган тавык та чүпләп бетермәслек мәшә­кать­ләргә сезонлылары өстәлә.

Дөрес, кайбер чорда бераз гына тын тартырлык вакыт та була. Анысы бик кыска, кайчакта сизелми дә үтеп китә. Әмма эш бер өстәлә башласа, кылны кырыкка ярсаң да җитешә торган түгел – шулай өелә. Иң кызыгы да шунда: мондый эшләр этап-этап булып, җәй буе кабатлана. Әйтик, башта бакча эшләре бер-бер артлы тезелә. Шәһәрдә дә шул эш инде ул, дияргә ашыкмагыз. Дачада кояшта кызынып, су коенып, ашап-эчеп, ял итә-итә эшләнә торган биш сутыйлы бакча белән, эш арасында тәртипләнә торган 15-20 сутыйлы бәрәңге бакчасы, яшел­чә бакчасы (авылларда хә­зер аларын да шактый зуртайттылар) булган, ихата тутырып мал-туар, кош-корт асраган сала ке­шесенең эш-мәшәкатьләрен берничек тә янәшә куя торган, чагыштыра торган түгел шул. Хәтта район үзәгендәгеләр белән дә авыл тормышы шактый аерыла.


Берчакны шушындый эш өс­тендә уен-көлкеле бер авылдашым: “Их, шәһәрдә яшәп, авылга кайтып-килеп йөрсәң иде ул!” – дигән иде. Янәсе, саф һавасын, сөтен-каймагын сагынганда кайтып килер урының булса, диюе инде. Хәер, авылның һавасы да, суы да, башкасы да шәһәрнекенә тиңләшә бара.


Кабатлана торган әлеге этап­лар шулкадәр күп, әле еш кына алар бер-берсенә тоташып диярлек китә. Әйтик, менә фәләнчә кат чүп утау:  бөтен бакчаларны йө­- р­еп чыкканчы алдагы өлештә кабат үсәргә өлгерә чүп мәлгунь. Бу – – бакчадан соңгы яшелчәне-чә­чәкне җыеп алганчы дәвам итә торган гамәл. Аның арасына җиләк-җимеш җыю, кайнату, тозлау ише вак-төякләр кысыла. Әле менә бер-бер артлы карлыганы, чиясе, җиләге, кыяры өлгергән чорда – кая карарга белмисең. Аларның бөтенесен җыярга, эшкәртергә кирәк. Ул арада бә­рәңгене икенче кат агулар (колорадо коңгызына каршы сипмим дисәң дә, фитофторага каршы кимендә ике эшкәртергә кирәк) вакыт җиткән, аңа кадәр ничек тә чүбен бер кат йөреп чыгарга өлгерәсе, ул арада икенче кат печәнне җыйнап алырга кирәк. Җиләк-җимеш бакчасына ничә керсәң, ничә утасаң да, чүп­нең бетәсе юк. Аяк астын тутырып яткан коелган алмалар да жәл... Аларны эшкәртергә, урнаштырырга, һич югы малларга турап бирергә кирәк. Аптырагач, кил­гән-киткән һәр кешегә тәкъдим итеп карыйсың...


Малыңа көндәлек ашатырга яшел печәнен дә табып-чабып алып кайтырга, кош-кортка аш­лык-бәрәңгесен дә пешерергә кирәк. Һай, кайчакта ул кирәкләр шул­кадәр күбәя, кайчакта хәтта кайсыннан башларга да белми то­расың. Гәрчә, һәр эшнең һәр гаи­ләдә көйләнелгән, күнегелгән үз сәгате булса да. Өендә бөте­несен тәртипләп эшләп бара торган әби-бабайлары булганнарга күп­кә җиңел. Аларда һәр эш үз тәр­тибе, чираты белән эшләнә. Ә барысына берүзе булганнар (аларга да шул барлык эшләрне эшлисе!) шактый җәфалана. Үз хуҗалыгы белән яшәүчеләргә олысына да, кечесенә дә эш җитәрлек шул. Теге этаплар тыгызланып ешаеп киткәндә, телевизор да, ил-көн яңалыклары да онытылырга мөм­кин хәтта. Эшен бетерүгә, “ястык” ягын гына күзли башлаучылар да байтак. Менә шуңа күрә дә, җәйге озын көннәрдә эш белән алҗыган авыл кешесенең битарафлыгына аптырарга кирәкмидер дә.


 “Элек суын да чишмәдән алып кайттык, яшелчәгә сибәргә, мал-туарга дигәнен Шушмадан ташыдык, кышка малларга печән хә­зерләдек, керен дә кул белән юдык, сепаратын да кул белән аерттык, гектары белән чөгендер чүбе дә утадык, өйдәгесенә дә өлгердек... Хәзер бернәрсәгә җи­тешеп булмый”.  Өлкәнрәкләр бу кадәресен “дәрт бар, дәрман юк” дип, эшкә сәләтләре кимү белән аңлатса, яшьрәкләр исә “Күпме эшләсәң дә бетми, бернәрсәгә җитешеп булмый”ны нигә юрарга да белми. Әмма факт: бүген авылларда көндез яки кичен капка төпләренә чыгып утыручыларны күрү – гайре табигый хәл. Хәтер­лим әле: моннан берничә ел элек каладагы кызлары бүләк иткән юллама белән күрше Биктәш авылыннан Люся апа һәм Борис абый Потаповлар ял йортына барган иде. Янәшә ике авыл гына түгел, бу хакта ишеткән, аларны белгән һәркем шаккатты. Ничек инде?! Җәй уртасында?! Эш өстендә?!

 


Иң кызыгы да шунда: эшләрне никадәр күбрәк механикалаштырабыз, ягъни җиңеләйтергә тырышабыз – шулкадәр күбрәк... җитешмибез. Әниләр чоры белән чагыштырсаң, бүген эштән соң, рәис күрмәсә ярар иде дип, кача-поса, басу читләрен чабарга барасы да яки печән эзлисе юк (бәрәңге бакчаларына чәчкәнен дә трактордан эшләтергә тырышабыз), су краннан ага, керне машина юа. Эш тә калмый кебек... Әм­ма ул шулкадәр күп. Бер-бере­безнең хәлен белергә дә вакыт юк. Мәҗбүрият булганда гына барабыз-киләбез. Калган чакта телефонны гына эшкә җигәбез.


Дөрес, көтү каршына чыксаң, әле сөйләшә китеп, сүз иярә сүз чыгып, авыл, дөнья хәлләрен дә белә аласың. Ә болай... Әнә бер көнне авылдашыбыз Ришат өй­ләнгән. Бу хәбәрне күбебез... инстаграмнан белгән! Урамга чыксам, күрше Фәйрүзә: “Гөлсинә апа, хәзер туй машиналары кайта, әйдә карап калабыз. Ярый әле инстаграм бар, кызым Ләйсән шуннан күргән”, – ди. Активрак авыллар тикмәгә генә үз сайтларын, үз төркемнәрен булдырмады инде, минәйтәм. Бөтен яңалыкны шунда “элеп” баралар. Әбие дә, бәбие дә укый. Әле бригадирлар эшкә дә шуның буенча гына әйтә. Авылда хәзер заманча чыбыксыз телефоннар – дөнья тоткасы. Хәер, аларның мондые күпкә ышанычлырактыр.


...Гел зарланып кына яши, ахры, бу саладагылар дип уйлый күр­мәгез. Болай гына, бер-бер­сенә эчен бушатып кына: “Нинди бетми торган эш бу?!” – ди ул. Зарланса да, яратып яши, яратып эшли. Шушы эшле (һәм ашлы да) авылыннан башка бер җир кирәк түгел аңа. Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл, дип өметләнә...

Фото: https://otvet.mail.ru/question/175054593

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА

http://www.vatantat.ru

 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: