Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Бетчәләр, йөткерү, температура": Яман шеш турында хәбәр итүче билгеләр нинди?

Онкологлар кешене сәламәтлеге турында куркуга салырга тиешле берничә билгене атаган. Бу билгеләр беренче карашка гади тоелса да, аларга игътибар итү кирәк.

Ябыгу, даими арыганлык хисе, күкрәкләрдә тыгыз урыннар барлыкка килү белән беррәттән, әлеге симптомнар да яман шеш турында сөйләргә мөмкин. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Тәндә бетчәләр, үлекләр, фурункуллар барлыкка килсә, кичекмәстән табибка барырга кирәк.

Әгәр тән температурасы даими рәвештә 37 градустан бераз гына югарырак торса да, организмда яман шеш булуы ихтимал.

Шулай ук йөткерү дә онкология билгесе булуы мөмкин. Әгәр кеше һаман тамак кырса, һаваны йотлыгып суласа, тиз арада табибка күренү кирәк, диелгән бу хәбәрдә.
 
Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев