Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бервакытта да карак булмадым, бервакытта да кешеләрне рәнҗетмәдем". Илһам Шакировка багышланган "Адәм белән Һава" тапшыруы

"Яңа Гасыр" телеканалындагы Ләйлә Дәүләтованың "Адәм белән Һава" тапшыруының Илһам Шакиров катнашкан чыгарылышын тәкъдим итәбез.

 

- Илһам абый, сезгә бит 75 яшь диләр. 75 күпме ул? Кеше әйтә бит инде күңел һәрвакыт 18 дә кала ди. Сез дә шулай дисезме?

- Кеше әйтмәсә мин аны сизми идем дә әле. Колагымны тондырып бетерделәр. Белә башладым инде. Андый яшьтәге кешеләр дөньядан китеп бара бит инде. Мин үземне яшь дип санап йөргән була идем. Әйттеләр дә 75 яшь дип, ай-яй, мин әйтәм, бу кешеләр юк бит инде бу дөньяда. Оятсыз.

- Ашыгырга кирәкми. Сез бит акрын гына йөри торган кеше, акрын гына сөйләшәсез.

- Ашыгудан түгел. Күнекмәгәннән. Андый нәрсәләргә күнекмәгәннән, шуннан ул.

- Күңелегезне ничек хис итәсез? Хәлегез ничек дигән сорауга ничек җавап бирәсез? Күңелегез ни хәлдә?

- Бернинди үзгәреш тә юк күңелемдә. Кешеләр искә төшереп тормаса, йомышлары, сораулары булмаса, онытам. Һаман шулай бара да бара дөнья.

- Илһам абый, Ходай тТәгалә бүләк бирә торган булса, нәрсә сорар идегез бүләккә? Тагын бер йөз ел гомерме, бик нык көчле сәламәтлекме?

- Фәкать тынычлык теләр идем. Кешеләргә иминлек бирсен, үзебезнең халыкка, дөньябызга иминлек булсын. Тыныч булыйк, тынычлык булганда һәммә нәрсәне дә эшләп, табып була. Әгәр үзеңнең теләгең булса, көчең булса, булганлыгың булса дип әйтик. Дөнья шулай яралган, һаман шулай тәгәрәп үзенчә бара ул. Син ни генә кылансаң да һаман үзенекен эшли, валлаһи. Минем планнар корып караганым бар, шуны эшләрмен әле, моны эшләрмен әле дип. Аларның берсе дә тормышка ашканы юк, дөнья үзе алып бара. Син кая борыласың килсә, анда борылып булмый. Күп вакытта шулай ул. 

Үземнең борынны күтәреп, мин кем дип йөрү, ул бервакытта да миндә булмады, кирәкми дә ул. Һәм дөнья безне аңа өйрәтмәде, ниндидер капризлар белән миңа шул кирәк, миңа бу кирәк, шуны эшләргә кирәк дип. Алай кешеләрдән сораганым юк. Бирсәләр – рәхмәт, бирмәсәләр –эндәшү юк.

- Илһам абый, сезне бит инде бик көйләп кенә йөртәләр. Хәзер дә карап торам, курткагызны салдырып, түбәтәйләрегезне кигереп... Сезне шулай көйләп торулары ошыймы, әллә үзегезне үзегез карарга телисезме?

- Ю-ю-юк, кеше шулай инициатива күрсәтә икән, аңа бит бәреп җибәреп булмый инде. Ә мин аңа күнекмәгән, ачуым гына килә, эчем генә поша. Кая, аңа күнеккәнмени мин, без хәерчелектә, юклыкта үскән, тормыш итткән кешеләр.

- Ул рәхәтлеккә күнегеп булмыймыни Илһам абый, әллә беренчесе генә истә каламы аның?

- Бу рәхәтлек дип әйтеп булмый инде аны. Ачу китерә торган бер нәрсә бу.

Мин үземнең җырламый торган вактымны белмим. Бишектән алып димәсәң, җырлаталар иде. Ачу да килә иде, җылап та җибәрә идең, нишләп һаман да шулай мине мыскыл итәсез дип. Ул һәрвакытта да кәеф булып тормый бит инде.

- Җырлыйсы килмәгән чак буламы, Илһам абый?

- Анысы күбрәк инде аның, җырлыйсы килмәгән чак.

- Җырлыйсы килмәгәндә, сез үзегезне мәҗбүр итеп җырлыйсызмы? Әллә, юк минем җырлыйсы килми дип җырламыйсыз гынамы?

- Юк, алай булмый инде ул. Хәзер инде ул эшкә алынгач, шул юл белән китәч, хет шунда артыңнан пистолет терәп торсыннар, анда син тиешле җырларгамы, эшләргәме.

- Җырларга икән җырларга инде?

- Әйе. Бу инде үзебез сайлаган язмыш.

- Илһам абый, фонограммага җырлау диләр бит инде хәзер? Сезнең халык алдына чыгып, сәхнәдә фонограммага җырлаганыгыз бармы? Хәзер бит инде яшерен түгел, бик күпләр шулай җырлый.

- Үзеңнең тавышың бар чагында, исән-сау чагында ничек инде авыз гына ачып тормак кирәк, аңа кем канәгать була? Үзең канәгать булу кирәк әле. Шуннан соң ул иҗат та түгел әле ул. Үзеңнең җаның-тәнең белән канәгатьләнү булмаса яшәмә дә дөньяда!

- Илһам абый, ә сәхнәгә чыккан вакытта каушау буламы ул? Сезнең кебек кешедә дә андый әйбер булырга мөмкинме?

- Каушау ул һәрвакыт кирәк. Димәк син үзеңдә җаваплылык сизәсең. Әгәр дә бөтенләй дерелдәп катсаң, син артист түгел.

- Илһам абый, ә менә җырлап бетергәч ничегрәк, бушлыкмы, рәхәтлекме?

- Бушлык.

- Илһам абый, сез үзегезне кайда рәхәт хис итәсез?

- Безнең авыл урман арасында. Безнең бәрәңге бакчасын чыгу белән урманга кереп китәсең. Шул урман баласы булып үскәнмен. Шунда хозурланып йөрү бик зур сәламәтлек, үзеңә бик зур канәгатьләнү бирә. Агачлар белән сөйләшү, кошлар тавышын тыңлау, ул үзе бер тормыш ул, үзе бер дөнья ул. Шулар минем һәрвакыт күңелемдә һәм шуннан дәртемә дәрман табам диләр бит инде. Менә шунда мин дәрман табам үземә.

- Илһам абый, сез үзегез генә йөрергә яратасызмы урманда? Әллә кеше беләнме?

- Әйе. Ниндидер кешеләр белән йөрсәң, хет дустың булса да, синең фикерләреңне бүлеп, хозурлыгыңны бүлеп йөрсәләр, әлбәттә, канәгать булмыйсың инде.

- Барыбер минем кадәр акыллы кеше юк дисез инде, әйеме Илһам абый?

- Юк, инде алай дисәң дивана була кеше. Минем кадәр акыллы кеше юк дисә, ул акыллы түгел, дивана була. андый кешеләр кеше дә түгел ул.

- Андый кешеләр дә бар?

- Бар инде ул. Ләкин кешегә санамыйм.

- Илһам абый, әгәр күңелегезгә ошамаган кеше күрсәгез, сез аңа әйтәсезме, җиргә төшерәсезме тизрәк, әллә сөйләшеп тә тормыйсызмы?

- Ул бит күңелеңә ошаган кешегә нәрсәдер әйтсәң, аны төзәтергә маташсаң үзе җүләрлек була бит ул. Җүләр белән җүләр булма. Бәлки син аннан җүләррәктер әле, кем белә аны. Шуңа күрә аннан тизрәк качарга кирәк.

- Ике юләр туры килгәнче, әйеме?

- Әйе. Ул барыбер үзен җүләр дими ул, акыллы ди. Җүләр кеше үзен җүләр дими.

- Илһам абый, сезнең кәефне ничек күтәреп була? Нәрсәдән шатланасыз?

- Белмим. Моның сәбәбен дә әйтеп булмый, аны Аллаһ Тәгалә үзе шунда куша инде.

- Илһам абый, Аллаһ Тәгалә дисез. Бик күпләр бит инде намаз укыйлар, Ходайга ышаналар. Сез догалар укыйсызмы?

- Мин инде бишектә чакта ук дога укый идем. Хәзер дә Коръән аятьләрен, Коръән сүрәләрен, гарәпчә укый яза беләм, аларны кешедән сорап торасы юк. Ни кирәк шуларны үзем укый, Аллаһка ышанам, аңа таянам. Аның ризалыгы белән яшим дип уйлыйм, Аллаһ ризалыгы белән. Бервакытта да карак булмадым, бервакытта да кешеләрне рәнҗетмәдем, ничек булса да яхшылык эшләргә тырыштым. Әгәр дә инде аны кеше шулай дип кабул иткән булса, мин бик шатмын, ризамын.

- Кеше бит инде үлемнән курка. Сез куркасызмы?

- Аннан нигә куркырга? Ул бөтен кешегә дә килә торган нәрсә. Бер сиңа гына килеп, башкаларны калдырса рәнҗер идең, күңелгә ятмас иде. Бу һәркемнең язмышы, һәркемгә Ходай шулай язган. Ансыз бернәрсә дә эшләп булмый, бер ни эш тә кылып булмый. Һәм ул бик табигый әйбер, табигый әйбер ул куркыныч түгел.

- Сез уйламыйсыз да, теләмисез дә, и килми торсын, йөзләргә җитәргә дип тә уйламыйсыз? Башыгызда гомумән андый уйлар юкмыни?

- Юк, алай итсәң үләсең дә китәсең, комсызлансаң. Комсызланырга ярамый, комсызланган кеше ул озак яшәми.

- Илһам абый, яшь чакта бит инде, аеруча сәхнәдә җырлаган кешегә хатын-кыз гашыйк була бит инде. Артыннан чабып йөрүләр, чәчәкләр бирүләр, мәхәббәт аңлатулар... Болар исегездә калдымы?

- Әгәр аларның барысын да истә калдыра башласаң, шартлап ярылырсың.

- Гомуми алганда, исегездә ничегрәк калды?

- Алар арасында бик-бик эч пошыргычлары һәм күңел болгата торганнары күбрәк аның. Әгәр дә инде яныңа бер килеп әйбәт кенә исәнләшеп, сиңа киңәш бирсә, тормышың, хәлең турында сорашып, ипләп кенә дөнья хәлләрен сөйләшсә, ул кеше белән сөйләшәсең инде. Аның акылсыз түгел икәнен белеп торасың. Күбрәге бит аның, ничек булса да мин аның белән сөйләштем, аның белн булдым дип кабартып, мактанып димәсәң, андый йөрүчеләр дөнья тулы. Аларның адым атлавыннан, сиңа каравыннан ук беләсең ниндирәк кеше икәнен.

- Илһам абый, сезнең уйлаган бармы, нишләп яшь чакта өйләнмәдем икән дип? Шулхәтле күп хатын-кызны гашыйк итеп.

Реклама

- Яшь чакта да, карт чакта да уйлыйм. Һәм аның сәбәбе бар, берәү, исемен әйтмим мин аның, миңа хыянәт итте дә, шуннан соң минем бөтенләй күңелем сүнде.

- Бөтен хатын-кызга карата?

- Әйе. Исемен әйтмим. Урта мәктәптә бер тирәдәрәк укый идек, ул рус классында. Шуның бик аумакай булуыннан, сүзендә тормавыннан бик рәнҗеп... Күпкә китә торган, озакка сузыла торган хис ул. Менә шул.

- Илһам абый, димәк башыгызны югалтып гашыйк булып караганыгыз бар алайса?

- Бар. Һәм сабак алганнар күп булды инде. Синең ышанычыңны акламасалар, бүтән гомумән карыйсы килми.

- Гомумән берсенә дә карыйсы килми башлый инде аннары, әйеме?

- Шулайдыр инде. Кешенең табигате шундый бит.

- Илһам абый, бер хатын-кыз аркасында бөтен хатын-кыздан күңел кайтырга мөмкин?

- Бер сыер нәрсә ди?

- Бөтен көтүне пычрата ди.

- Әйе.

- Илһам абый, ә шулай да гашыйк булу хисе ничек булып исегездә калды?

- Синдә ничек, мин дә шулай.

- Илһам абый, әлбәттә артист кеше турында гәйбәт сөйлиләр бит инде. Моңа ничек карыйсыз?

- Сөйләсеннәр. Сөйләмәсәләр син инде кеше күзеннән югалган буласың. Кешеләргә бик кирәкле кеше булмый ул, төшеп калган була. Яхшы сөйләсәләр дә әйбәт, яман сөйләсәләр дә әйбәт. Син кешеләргә әле кызык, күренәсең.

- Начар сөйләсәләр дә ачуыгыз килмиме?

- Аңа ачу килде дип нишләп йөрисең инде. Сөйләсеннәр. Ләкин сөйләүдән бөтенләй туктасалар, беттең инде!

- Илһам абый, сезнең җавапсыз мәхәббәт күргәнегез бармы? Шундый хис кичергәнегез бармы?

- Күп булгандыр инде ул.

- Берәр кешене каратыйм әле үземә дип йөргәнегез булдымы?

- И-и-и, булмаган ди! Алай итеп йөргәч, карамыйлар бер дә.

- Ләкин эшләп караганыгыз булды әйеме?

- Әйе. Ул бит, тукта, каратыйм әле, дип йөрсәң, карамыйлар. Бу ничектер ябышкак сагызны бик тоя, ул инде бик табигый нәрсә. Ул кешедән туя, карыйсы да килми. Анысы кирәк тә түгел. Ул чып-чын гашыйк булган кеше күрсәтми ул, үзенең нахаллыгын белдерми.

- Яратканын да күрсәтмәскә тиеш дисезме?

- Яратканын эш белән күрсәтергә тиеш. “Мин дә сине яратам” дип акырып йөрү түгел.

- Илһам абый, сезне Әлфия апа белән йөргән дип сөйлиләр. Үзегездән сорый әле, Илһам абый. Бик яратышып йөрдегезме, күптән түгел Әлфия ападан да интервью алдык. Ул елый-елый, “мин хәзер дә Илһамны яратам” дип җавап бирде.

- Бер генә җавап бирәм. Әйе. Бүтәнчә сөйләмим.

- Илһам абый, сезнең ачуыгызны китергәннән соң, кире күңелегезне шатландыру авырмы? Әллә инду бу кешедән гайрәтегез чигеп каламы?

- Юк, ишекне тартып ябу белән онытыла, җилгә оча. Алай итеп йөрсәң, аннары беттең. Вакытсыз гүргә керәсең.

- Илһам абый, машина белән йөрергә яратасызмы, җәяү йөрергә яратасызмы?

- Җәяү.

- Кеше кризис дип сөйли, сез моны сизәсезме?

- Ул үзеңне-үзең аклау гына ул. Тырышмасаң, ялкаулансаң кризис адым саен. Үзеңне-үзең аклау ул.

- Илһам абый, бик күп бәхет турында сөйлиләр. Сезнең өчен нәрсә ул?

- Бәхетме? Ул берәр кешегә гашыйк булып, аңа өйләнү, кияүгә чыгу дип әйтимме инде, шуның белән әйбәт тору гына бәхет түгел. Ул бәхет үзеңнең ниндер максат куеп, шул максатка ирешү, шуңа барып җитү. Теләгән эшеңне тормышка ашыру, бу җиңү дип атала. Җиңгән кеше ул бәхетле. Ул җиңү үзе зур бәхет.

- Илһам абый, ә сез бәхетлеме соң? Үзегезне бәхетле хис итәсезме?

- Юк, ул гел-гел бәхетле генә итеп хис итсәң, берни дә эшләмәскә кирәк бу дөньяда. Юк, бәхетле түгел.

- Әллә төрле чак буламы?

- Ничек инде, кеше үзен и, мин бәхетле дип йөрсә, дурак була бит. Җүләр була бит ул. И Аллам. Андый кеше юк дөньяда, мин бәхетле дип йөргән кеше. Чынлап та ул дурак, дивана була.

- Илһам абый, сез кешегә теләгәндә нәрсә телисез ул? Нинди киңәш бирер идегез яшь кешегә, дөнья күрмәгән яшь кешегә шундый аксакал буларак?

- Киңәше шул булыр иде. Үзенең эзләгән болыныннан бара алсын, теләгән теләгенә ирешә алсын. Ул теләк, әлбәттә, изге теләк булырга тиеш. Әгәр инде яхшылык эшләп кешеләрне канәгатьләндерә алсаң, бу инде зур бәхет, канәгатьләнү була.

- Үзегез Илһам Шакировка нинди сорау бирер идегез? Нәрсә сорар идегез үзегездән үзегез?

- Син, иптәш, ник бу дөньяга килдең? Килгәнсең икән, инде үз бурычыңны үтә, үти алмыйсың икән кит, дип әйтер идем.

- Бигрәк усал соару бирәсез, Илһам абый.

- Бөтен кеше дә шулай итәргә тиеш.

- Һәм ничегрәк җавап бирәсез инде моңа?

- Шуңа күрә үз бурычымны үтәргә тырышып йөрим. Бу канәгатьләнү бирә инде. Һәркемнең алдында бурыч булырга тиеш, план булырга тиеш. шулай булганда гына кеше яши. Аның омтылышы була, яшәргә омтылышы була.

 

Фото: president.tatarstan.ru

https://intertat.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев