Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Берсен коткарганнар: Татарстанда 137 кеше Чулман елгасында баткан балыкчыларны эзли [+видео]

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре балыкчыларның икенчесен тапкан урыннан видео дөнья күрде. Әлеге ир-ат, ярдан аерылып киткән боз өстендә калып, Чулман елгасында батып үлә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Чулман елгасында дамбадан дүрт чакрым ераклыкта суга баткан ир-атның мәетенә тап була. Хәзер аның шәхесен ачыклыйлар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә кайнар телефон линиясе оештырыла. Коткаручылар Чаллыда яшәүчеләргә балыкка киткән җирдән өйләренә әйләнеп кайтмаган туганнары турында хәбәр итү үтенече белән мөрәҗәгать итә. Тиздән кайнар телефон линиясенә 60 яшьлек ир-ат һәм аның 36 яшьлек улы югалуы турында хәбәр килә. Коткаручылар аларның автомобилен яр буенда табып ала.
Кичә Ми-8 вертолеты юкка чыккан балыкчыларны эзләү өчен янә күккә күтәрелә. Балыкчыларны барлыгы 137 кеше эзли.
Исегезгә төшерәбез, 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Түбән Кама ГЭСы тирәсендә бозның балыкчылар белән бергә ярдан аерылып китүе турында хәбәр килә. Коткаручылар балыкчыларның берсен елгадан табып ала. 37 яшьлек ир-атны табибларга тапшыралар. Урында киң колачлы эзләү-коткару эшләре җәелдерелә. Хәл шуның белән дә кыенлаша: коткарылган ир-ат ярдан аерылып киткән бозда ничә балыкчы булуын төгәл әйтә алмый.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тагын бер тапкыр Чаллыда яшәүчеләргә туганнарының балыкка китеп югалу ихтималы турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе кайнар линия телефонына - 8 (843) 227-46-96 яки Чаллыдагы кайнар линия телефонына - 8 (8552) 34-77-01 - шалтыратуларын сорый.

Фото: Sueveriya.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Берсен коткарганнар: Татарстанда 137 кеше Чулман елгасында баткан балыкчыларны эзли [+видео]

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев