Реклама
Радио һәм телевидение яңалыклары
Беркайда да эшләмәүче егет, кәрт сугып, 30 миллион сум откан
Чебоксарда гомер итүче Михаил Лахитовка бәхет күктән ишелеп төшкән, күрәсең. Беркайда д эшләмәүче егет, покер уйнап, 30 миллион сум акча откан. Откан да эзсез югалган.
Покерны Михаил 2011 елдан ук уйный башлаган. Эшләгән урыны булмаса да, Лас-Вегас, Берлин, Копенгагенга хәтле барып уйный торган булган.
Күпме акча отканын үзе санамаган да ахрысы - аның өчен бу эшне салым инспекциясе башкарып чыккан.
30 миллион сумнан артык акчага 13 % салым түлисен белгәч, Михаил эзсез юкка чыккан. Гади генә итеп әйткәндә, качкан.
Хәзер "везунчикка" карата җинять эше ачылган, дип яза КП.
---
Матбугат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев