Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Беренче тапкыр беренче сыйныфка: 40, 60 һәм 80 ел элек бу ничек булган

35 ел элек, 1984 елда, Белем көне тиешле указ белән рәсми рәвештә бәйрәм һәм истәлекле көн буларак гамәлгә куелган. Хәер, 1-нче сентябрь Россия һәм Совет укучылары өчен элек тә үзенчәлекле дата булган - күбесенчә нәкъ менә бу көнне балалар парта артына утырганнар, китап һәм дәреслекләр дөньясына чумганнар, яңа белемнәр ала башлаганнар.

Еллар узса да, Белем көне традиция буенча илебез халкы өчен тантана белән ассоциацияләнә, аның алыштыргысыз атрибутлары – беренче кыңгырау, тантаналы линейка һәм астра, гладиолус һәм хризантемалардан торган көзге чәчәк бәйләмнәре

XX гасырның 70-80 елларындагы әлеге фотографиядәге кебек үк, 1-нче сентябрьгә укучылар мәктәп формасын кигәннәр һәм аны якаларын, җиңнәрен крахмаллап, кичтән әзерләп куйганнар. Беренче укытучыга чәчәк бәйләмнәре дә бер көн алдан сатып алынган, ә дача участоклары булганнарга кайгыртучан әби-бабайлары бакча чәчәкләреннән бәйләмнәр ясап алып килгәннәр.

Шәһәр урамнарыннан үтеп, мәктәпкә барганда, матур киенгән укучылар кечкенә сабыйларның көнләшү катыш карашларын тоялар иде. Хәтта беренче сыйныф укучылары да, үзләрен өлкәннәр итеп тоеп, башларын югары күтәреп, укырга барганнар.

Белем көненең иң дулкынландыргыч һәм тантаналы өлеше булып һәр чорда да мәктәп линейкасы калгандыр, мөгаен. Традиция буенча, төрле уку йортларына, бигрәк тә яңа ачылган мәктәпләргә мәртәбәле кунаклар – район администрацияләре вәкилләре, шәһәр һәм ил җитәкчеләре килә иде. Әйтик, бу кадрда фотограф 1982 елда Казанның Совет районында яңа мәктәп ачылу уңаеннан үткәрелгән тантаналы линейканы төшереп алган.

1984 елга кадәр тантаналы линейкадан соң мәктәпләрдә тынычлык дәресләре үткәрелгән, аның артыннан тулы уку көне барган. Әмма Белем көне бәйрәм һәм истәлекле көн буларак гамәлгә куелганнан бирле 1-нче сентябрь көнне укучылар ял итә.

Казанда, Советлар Союзының башка шәһәрләрендәге кебек үк, дәресләрне укыту иң авыр вакытта да - Бөек Ватан сугышы елларында да туктатылмады. Барысы да Җиңүдән соң, укучылар үсеп җиткәч, укытучылар сеңдергән акыл һәм белемнәрнең Ватаныбызга кирәк булачагын аңлады. 51-нче номерлы Казан мәктәбенең 2-нче сыйныф укучылары төшкән әлеге фотосурәткә 1941 елның 1-нче сентябре датасы куелган.

 

Реклама

Ә бу кадрда абыйлы-сеңелле Фәрит һәм Эра Хәбибуллиннар мәктәпкә җыена. Хәтта 80 елдан артык еллар элек тә бер гаиләдән булган балаларны бер уку йортына җибәрергә тырышканнар, чөнки алар шулай катлаулы хәлләрдә бер-берсенә ярдәм итә һәм яңа шартларга ияләшә алалар.

Нәкъ менә мәктәп чоры белән беренче мәхәббәт, якын дус белән бәхәсләшү, беренче уңышсызлык кебек мизгелләр ассоциацияләнә. Мәктәп дуслыгы, кагыйдә буларак, иң ныкларының берсе. Ун ел дәвамында егет-кызлар җиңү һәм җиңелүләрне бергә кичерәләр, күпләр алга таба гомерлек дусларга әвереләләр.

Бишле билгеләренә укучыларны фотоларда табу кыен түгел – алар, кагыйдә буларак, беренче парталарда утыра, ә артта, «галерка»да - артта калучылар. Сыйныф укытучылары нык артта калмасыннар өчен еш кына «өчле»ләргә укучыларны үрнәк укучылар янына утыртканнар һәм алар тиз арада «куып тотканнар».

Владимир Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионерлар оешмасы иптәшлек һәм патриотик рух тәрбияләүдә аерым урын алып тора. Бирегә 9 яшьтән 14 яшькә кадәрге мәктәп укучылары кабул ителгән. Линейкада пионерларга сайланган балалар Советлар Союзы пионерының Тантаналы вәгъдәсен биргәннәр. Коммунист, комсомолец яки өлкән пионер аларга кызыл пионер галстукларын бәйләгән һәм пионер значоклары тапшырган.

Әмма кайсы гына унъеллыкка күз салсак та, һәрберсендә укучыларның төп максаты белем алу булган, ә 1-нче сентябрь ул һәрвакыт балаларның елмаюы һәм балкып торган күзләре, беренче укытучылар, ак алъяпкычлар һәм зур бантлар.

Фото: kzn.ru

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев