Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бер яшьлек бала ябыгып үлгән

31 яшьлек анага карата җинаять эше ачылган.

Санкт-Петербург шәһәрендә бер яшьлек бала үлгән. Аның үлемендә әнисен гаеплиләр. 31 яшьлек хатынга карата "үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Санкт-Петербург шәһәре буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, җинаятьтә шикләнелүче хатын баласын тиешле дәрәҗәдә тәрбияләмәгән, ашатмаган. 28 гыйнварда сабый вафат булган. Аны ябыгып үлгән дип фаразлыйлар.

Тикшерү барышында бала үлеменең сәбәбе, җинаять китереп чыгарган шартлар ачыкланачак. Җаваплы органнарның һәм профильле хезмәтләрнең гамәлләренә дә хокукый бәя биреләчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Хәзерге вакытта судмедэкспертиза билгеләнгән. Җинаятьтә шикләнелүче хатынны кулга алу турында мәсьәлә хәл ителә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев