Саба ТВ

“Бер укытучы да эшсез калмаячак”

атарстан парламентының 33нче утырышы тарихка иң озыны булып кереп калмагае. Ике атна элек башланган фикер алышу бүген дә тәмамланмады. Татар телен укыту мәсьәләсенә әле дә нокта куелмады. Депутатлар сессия эшен тагын кичектерделәр. Алар алдында бу юлы Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, уртак фикер...

атарстан парламентының 33нче утырышы тарихка иң озыны булып кереп калмагае. Ике атна элек башланган фикер алышу бүген дә тәмамланмады. Татар телен укыту мәсьәләсенә әле дә нокта куелмады. Депутатлар сессия эшен тагын кичектерделәр. Алар алдында бу юлы Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, уртак фикер эзләү дәвам итә.

6-1
Сессия утырышына 100 депутатның 78езе килде. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков ялга киткән дигән имеш-мимешләр таралган булса да, утырышта ул да катнашты. Әмма чыгыш ясамады. Журналистлар белән дә аралашмады, сорауларга да җавап бирмәде. Энгель Фәттахов исә 7 ноябрьдә Россия мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашкан. Федераль министр татар теле дәүләт теле буларак 2 сәгать укыту белән килешкән, калган сәгатьләр исә туган телгә биреләчәк. Әмма бу сүздә генә, әлегә бернинди дә рәсми документ юк.


Сессия алдыннан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы да үтте. Фәттахов анда да вазгыятьне аңлаткан. Әгәр Россия министры сүзендә торса, татар телен укытуның ике юлы кала. Берсе - ике сәгать дәүләт теле буларак өйрәнелә һәм икенчесе - ата-аналар туган тел буларак сайлап алганны укыту.


Сессиядәге хисап чыгышында Энгель Фәттахов икенче чиректә мәктәпләр яңа укыту планнары нигезендә укыячак дип әйтте. Башлангыч һәм төп мәктәпләрдә туган тел буларак татар, рус, чуаш, мари һәм башка телләрне сайларга мөмкин булачак. Алар атнасына 2-3 сәгать керәчәк. Шул ук вакытта татар теле дәүләт теле буларак бу сыйныфларда атнасына мәҗбүри 2 сәгать укытылачак. 10-11нче сыйныфларда татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүне ихтыяри итеп калдыру тәкъдим ителә.


"Бу - компромисслы карар, рус теле тиешле нормага җиткерелә, туган телләр өйрәнеләчәк, татар теле дәүләт теле буларак азрак күләмдә булса да, кала.
Бүген Татарстандагы ата-аналарның 70 проценты ана теле буларак татар телен сайлаган. Калган 30 проценты исә рус телен туган теле буларак укыту планына гариза язган. Алар рус телен дәүләт теле һәм туган тел буларак өйрәнәчәк. Нәтиҗәдә рус теле һәм әдәбияты дәресләре атнасына 11 сәгатькә кадәр җитәргә мөмкин, бу көн саен ике дәрес дигән сүз", - диде Энгель Фәттахов. Сессия вакытында министр Мәскәү белән сөйләшүләр дәвам итә диде, киләсе атнада Россия Мәгариф министрлыгыннан рәсми җавап килеп җитәр дигән өмет белдерделәр.


Укыту планнары үзгәрә. Бусы - факт. Татар теле дәресләре дә кыскарачак. Бу беренче чиратта татар теле укытучыларына кагыла Аларның сәгатьләре кими. Энгель Фәттахов әйтүенчә, 220 укытучының эшсез калуы мөмкин. Ләкин аларның берсе дә урамда калмаячак, дип вәгъдә итте.


Сессия вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та үз сүзен әйтте. Ул да һәр мәктәп өчен укытучыларның эш урыннарын саклап калыр өчен юл картасы әзерләнде диде. "Хисләр дә, ялгышлар да, бер-беребезгә карата әйтелгән сүзләр дә күп булды. Әмма болар барсы да килеп туган вазгыятьне яхшыртмый. Шулай булуга карамастан, без федераль һәм республикабыз кануннарын исәптә тоткан вариант әзерләдек, ул Россия мәгариф министрлыгы белгечләре белән килештерелде. Без бу темага сөйләшүләрне дәвам итәбез, - диде Миңнеханов. - Без карар кылдык - бер генә укытучы да эштән җибәрелмәячәк. Без рус теле укытучылары җитәрлек булсын өчен кирәкле чаралар күрәчәкбез. Мөмкинлекләр бар. Шул ук вакытта быелгы уку елында бер генә татар теле укытучысы да эштән җибәрелмәячәк. Безнең һәр мәктәпкә юл картасы бар, аны эшләп бетереп киләбез, укытучыларны башка белгечлеккә әзерләү һәм башка юллар карала. Кешеләр, мәктәпләр борчылмаска тиеш. Безнең тарафтан канунга каршы адымнар булмаячак. Без республиканың дәүләт теле атнага ике сәгать укыту турында язылган яңа федераль стандартны көтәбез. Бу эшне ахырына кадәр җиткереребез дип ышанам. Бу мәсьәлә хакында Россия Президенты администрациясе белән сөйләшүләр алып бардым. Аңлашу бар".


Татарстан Президенты бу юлы да прокурорга мөрәҗәгать итте. "Теге яктан да, бу яктан да күп хисләр булды. Милли хисләргә кагылырга ярамый. Бу мәсьәләгә чишелеш табылачак. Һәр әйтелгән белдерү яман нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Кем генә булмасын, бездәге вазгыятькә карата нидер әйтсә, тиз хәл итү кирәк, - диде республика башлыгы. - Безнең Дәүләт Советының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты, Россия мәгариф министрлыгы һәм хакимият белән аңлашу бар. Энгель Фәттаховның татар телен укыту методикасын яхшы эшләнеп бетмәве турындагы фикере белән килешәм. Рус телен укыту программасында да бүген хәл итәсе әйберләр бар. Алар барсы да якын арада эшләнәчәк һәм килештереләчәк. Республиканың мәгариф системасына бернинди сораулар да булмаска тиеш дип саныйм. Без Россия һәм Татарстан Конституцияләренә, кануннарга, Россия мәгариф министрлыгының норматив документларына туры килергә тиеш. Бу юлны үтү кирәк. Гаеп атта да, тәртәдә дә бар. Әгәр гаеплене эзли башласак, федераль стандартларда республиканың дәүләт теленә урын булмау ана теле мәсьәләсен, укучылар укыячак сәгатьләр проблемасын китереп чыгарды. Бүген бөтен бу мәсьәләләр дә җайга керә. Моны, укыту стандартларының таләпләргә туры килүен белгечләр дә, прокуратура да раслар дип өметләнәм. Шуңа күрә, хөрмәтле депутатлар, мин бу мәсьәләнең мөһимлеген һәм җитдилеген тикшерү кирәк дип санамыйм. Әйдәгез, безнең коллегалар бөтен сорауларны Россия мәгариф министрлыгы белән ахырына кадәр җиткерсен. Аннан соң без парламентка башкарган эшебезнең хисабын җиткерербез".


Депутат Разил Вәлиев әйтүенчә, төбәкләрне дәүләт федераль стандартына кертү эшен тәмамларга кирәк. "Татарстан бу эшне башкарса, башка милли республикаларга да юл ачылачак. Башка милли республикалар да Татарстанга карап тора", - диде ул. Депутат Илшат Әминев исә бу хәлләрдән соң Татарстан уку методикаларын да сыйфатлы итәргә, дәүләт татар теленең дәрәҗәсен дә күтәрергә бурычлы дип әйтте.


Татарстан парламенты тел мәсьәләсен хәл итү эшен дәвам итәчәк. Киләсе утырыш кайчан булыр - билгесез. Ә бүген Россия Президенты матбугат хезмәте башлыгы Дмитрий Песков тел низагына кагылышлы фикерен җиткерде. "Россия - күп милләтле, күп конфессияле ил. Шул ук вакытта ил бердәм, ул - Россия Федерациясе. Президент Владимир Путин һәрвакыт милли телләрне ихтыяри уку турында сөйләп килде. Хәзер бу, мөгаен, белем бирү оешмалары һәм тикшерү органнары эше. Бу очракта Президент үз позициясен берничә тапкыр белдерде, ул анык һәм эзлекле. Тел мәсьәләсе Татарстан җитәкчелеге карамагында", - диде.

http://vatantat.ru/index.php?pg=2524

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: