Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бер кызның керфекләренә талпаннар оялаган

Кытайда бер кызның керфекләрендә талпаннар оялаган.

Ул косметиканы яхшылап юып төшермәгән булган. Шуннан соң керфекләр арасында бик күп итеп вак бөҗәкләр үрчегән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Кыз берничә ай буена күзләре кычытуга, күз төпләре кызаруга зарланган. Ул бу авыртуны үзенчә дәвалап та маташкан. Шуннан соң түзәр хәле калмагач, табибларга мөрәҗәгать иткән. Белгеч кызның күзендә талпаннар үсеп ятуын ачыклаган.

Талпаннарның бу төре кеше тиресендә үрчи икән. Алар тән тиресе бизләре бүлеп чыгара торган май белән туклана. Тәндә мондый талпаннар аз булганда, алар куркыныч тудырмый, диелә хәбәрдә.

Доктор керфекләрдәге бөҗәкләрне микроскоп ярдәмендә күрсәткәч, кызда шок булган. Табиб сүзләренчә, яхшылап чистартмаганга, керфекләр арасында талпаннар үрчегән. Бу кыз күзендәге буяуларны юып бетерми торган булган. Кайчакта бизәнгән килеш йокларга яткан.

Әгәр бу кыз табибларга мөрәҗәгать итүен тагын да кичектерсә, аның күзләре җитди ялкынсыну куркынычы була.

 

Фото: https://pixabay.com

Реклама

https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев