Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бер ир элеккеге хатынын машина белән махсус таптаган мизгел видеога эләккән

Сорочинск шәһәрендә яшәүче хатын элеккеге иренә кызы белән очрашырга рөхсәт итмәгән.

Ачуы чыккан ир бу хатынны машинасы белән бәрдергән. Хатынның баш мие селкенгән, аягы сынган, тәне сыдырылып беткән. Авария мизгелен видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Әлеге кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Вакыйга 18 мартта көндезге икеләр тирәсендә була. Мельзавод урамында бер хатын-кызны машина бәрдерә. Кадрлардан күренгәнчә, хатын телефоннан сөйләшеп бара. Шул вакытта зур тизлектә килгән җиңел автомобиль хатынны бәрдереп китә. Хатын машина тавышын ишетеп, борылып карый, тик качып өлгерми. Бәрдергәч, ул берничә метрга очып төшә. Машина бу урыннан тиз арада китеп югала.

Имгәнгән хатын сүзләренчә, машина белән аның элеккеге ире идарә иткән. Ир белән хатын аерылышкан, аларның уртак кызы бар. Бу кешеләр үзара аңлаша алмаган, гел талашып торганнар. Хатын сүзләренчә, ире аңа гел янаган. Әти кеше кыз баласын үзенә алмакчы булган, хатыннан ана хокукларыннан баш тартуны таләп иткән.

«Бар да яхшы. Мин исән. Аягым сынган, баш мием селкенгән, бәрелгән урыннар күп, бөтен органнар имгәнгән, тәнем кара янган», — дип язган Анастасия.

Бер мәгълүмат буенча, җиңел машина йөртүче авария урыныннан качып киткән, башкасы буенча — ир-ат полициягә килеп, барысын да үзе сөйләп биргән.

 

Фото: Михаил Захаров

 

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев