Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бер гасырлык тәнәфестән соң Казанда II бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узачак

Беренче бөтендөнья мөслимәләр съезды 1917 елда булган.

18-20 апрельдә Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узачак. 102 елдан соң үткәрелгән съездда татар халкының милли үсеш стратегиясе тикшереләчәк, диде “Татар-информ”га Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

“Беренче мөселман хатын-кызлары съезды 1917 елның 24 апрелендә үткән. 102 елдан соң без икенче съездны үткәрергә булдык. Без бу вакыйганы кайтарырга телибез. Дәүләт күләмендә хатын-кызлар фикере ишетелергә тиеш”, - диде ул.

“Беренче корылтайда ирек, ирләр белән бер хокукта булу, күпхатынлылыктан котылу, бала тәрбиясе, мәгариф мәсьәләләре каралган. Без хәзер ир-атлар бергә укыйбыз, күпхатынлылык проблемалары да юк, сайлау хокукы да бар. Без татар халкының стратегиясе нинди юнәлештә була, шул мәсьәләдә очрашырга телибез”, - диде Кадрия Идрисова.

 

Съездны Бөтендөнья татар конгрессы оештыра. 27 илдән, 67 Россия төбәгеннән һәм Татарстанның һәр районыннан 500 делегат чакырылган. Делегатлар күләме төбәкләрдәге хатын-кыз оешмаларының активлыгыннан чыгып исәпләнгән. Делегатларның тәкъдимнәреннән чыгып, киләсе съездның кайсы елда җыелачагы билгеле булачак.

Моңа кадәр бөтендөнья татар хатын-кызлары форум формасында җыела иде. Әлегә кадәр барлыгы биш форум узды. Кадрия Идрисова әйтүенчә, “Ак калфак” бәйгесенең финалына үткән кызлар да съездга делегат итеп чакырылачак. Гран-при, беренче, икенче, өченче урыннар съездда билгеле булачак һәм бүләкләнәчәк.

  • Бөтендөнья мөселман хатын-кызлары съезды беренче тапкыр 1917 елның 24 апрелендә Казанда уза. Анда тигез хокук өчен көрәшкә, бөтендөнья хатын-кызлары берләшүгә өндәгән лозунглар була. Корылтайга Россия төбәкләре, Кавказ, Кырым, Төркестан, Польшадан 90 делегат һәм кунак чакырыла. Корылтайны мәркәз бюро Рәисәсе, Казаннан Хәдичә Таначева ача.

Фото: Рамиль Гали

Рәмис ЛАТЫЙПОВ

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев