Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бер авызың пешкәч, өреп кабасың: Арча балалары ник агуланган?

Балалар агулана, берәм­ләп түгел, дистәләп. Мәк­тәп ашханәләрен тикшереп торуга карамастан, узган ел республикада егермегә якын шундый очрак теркәлгән. Белгеч­ләр Арча районындагы күңелсезлек башка мәк­тәпләрдә кабатланмас дип ышандыра алмый. Чөнки хилафлыкларның сиксән проценты хезмәткәр­ләрнең санитария кагый­дәләрен үтәмәвенә бәйле.

Узган ел Арчаның хоккей клубында шөгыльләнүче балалар һәм тренер кафеда ашап, эчәк инфекциясе белән хастаханәгә озатылган иде. Бу юлы шау-шу тагын Казан артында купты. Узган ял көннә­рендә мәгълүмат чараларында, Арча укучылары бозылган тавык ите белән тәбә ашап агуланган, аны мәктәп ашха­нә­сеннән тиз арада юк иткән­нәр, дигән имеш-мимешләр таралырга өлгерде. 40ка якын кешенең чирләп китүе уен-муен түгел шул. Роспотреб­надзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина "куллану вакыты чыккан ашамлык" дигән мәгълүматны кире какты. Әмма тарттырылган тавык итенең тышлыгында бернинди язу булмаган.
"Атна уртасында Казанбаш мәктәбендә бер пешекче авырып киткән. Аның урынын ашханә хезмәт­кәре алыштырган. Тик ул бу эштә катнашырга тиеш булмаган. Хезмәткәр үзе авырыймы, әллә гаиләсендәге берәр­се чирләп китәме - бу хакта алдан хәбәр итәргә тиеш. Ашханә хезмәткәрләре норо­вирусның таралуына юл куйган, - диде Любовь Авдонина. - Ашханә белгечләренең кай­берләре медицина тикшерүе узмаган булган, азык әзерләү, табак-савытка кагылышлы һәм башка хилафлыклар табылган. Әзер һәм чи ризыклар өчен бер үк җиһаздан файдаланганнар. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Хезмәткәрләр һәм мәктәп җитәкчелегенә карата беркетмәләр төзелгән. Вазыйфаи затларга 70 мең сумга кадәр штраф билгеләнергә мөмкин".
Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белдергәнчә, әлеге күңелсез хәл норовирус инфекциясе нәтиҗәсендә килеп чыккан. "Агуланган балаларның 22­сенең хәле - канәгать­лә­нерлек, калганнарыныкы ур­тача. Атна дәвамында алар сихәтләнергә тиеш", - ди министр.
Бер авызың пешкәч, өреп кабасың. Моннан сигез ел элек Казандагы кызлар интер­нат-гимназиясендәге 50ләп укучы һәм пешекче хаста­ханәгә эләккән булган. Ул вакытта гаеп кәбестә салатында табылган. Бүген гимназиядә табиб-педиатр һәм шәфкать туташы эшли. Әмма барлык мәктәпләрнең дә мондый мөмкинлеге юк. Ашау-эчү мәсьәләсен контрольдә тотучы табиб Әлфия Нуриева: "Барысы да кул юудан башлана. Ашханәгә укучыларны тикшереп кертәбез. Пешек­челәр, хезмәткәрләр һәр ир­тәне душ керүдән башлый. Көн саен, гаиләгездә йогышлы авырулар белән чирләү­челәр юкмы, дип сорап, дәфтәргә кул куйдыртам, - ди. - Ризыкны башта үзем ашап карыйм. Көн саен бер өлешен суыткычка тыгып куям. Аны 72 сәгать саклыйбыз. Әти-әниләр ашханә­дәге ризыктан баламның эче авырта яки ашау тәмсез дип килсә, шуны күрсәтәм. Ри­зыкның дөрес әзерләнүеннән дә күп нәрсә тора. Гади генә йомырка тәбә­сен дөрес итеп пешермәсәң дә, сальмонеллез авыруы килеп чыгарга мөмкин".
Гимна­зиядә атнага бер тапкыр яхшылап дезинфекция ясыйлар икән. Белгеч айлык менюны анализлап тора. Монысы балалар организмы өчен барлык төр ризыклар да җитсен өчен. "Елга бер тапкыр укучылар туклану буенча тест тапшыра. Балалар токмач ашарга бик ярата. Кайберләре хәтта көн саен ашарга риза. Тик бер елны 7 сыйныф кызлары арасында бер ел эчендә 10 килога тазаручылар да булды. Шуңа күрә токмачны чик­ләргә туры килде. Ә кәбестәне бик яратмыйлар. Мәктәпләр­дә туклануны тикшереп торучы белгечләр кирәк", - ди Әлфия ханым.
Соңгы елларда Дәүләт Советының комитет утырышларында да туклану мәсьә­ләсен ныклап тикшер­деләр. Узган ел бер төркем мәктәп­ләрдә Роспотребнадзор бе­лән килештерелгән меню булмавы, күп очракта әлеге меню­ның үтәлмәве, туклану контроле алып барылмавы, азык-төлекләр документларсыз китертелүе, про­дукт­лар­ның этикеткаларсыз булуы ачыкланган иде. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима быелның соңгы аенда сыйфатсыз туклану буенча ике шикаять килүен әйтте. Ләкин ул Арча төбәгенә кагылмый. "Узган ел мәктәп ашханәләре тикшерелеп, тиешле чаралар күрелде. Бүген укучыларның 96 проценты кайнар аш белән тәэмин ителгән, 48 проценты ике тапкыр туклана", - ди урынбасар. Татарс­танның баш санитария табибы Марина Патяшина ике ел дәва­мында тикшерелмәгән ашха­нәләр­не тикшерергә тәкъдим итә.

    Сәрия МИФТАХОВА
    Ватаным Татарстан

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

     

     

    Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

    Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

     

     

     


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев