Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бензин кыйммәтләнә. Бу әле соңгысы түгел

Машина йөртүчеләр өчен Яңа ел күңелсез хәбәрдән башланды - илдә бензин бәясе кыйммәтләнә. Югыйсә ягулык хакы декабрь азагында гына югары үрмәләгән иде. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, 1 гыйнвардан бензинга акцизлар кабат кыйммәтләнде. Соңгысы бәядә чагылыш тапмаган да әле. Кесәңне кысып тот, шофер!

"Росстат" мәгълүматларына караганда, узган ел илдә бензин бәясе инфляция күрсәткечен өч тапкыр диярлек уздырган. Инфляция 2,5 процент тәшкил иткән. Бәяләр быел да үсүдән туктарга җыенмый, ахры. Башкаладагы ягулык станцияләрендә 95ле бензинның бер литры 40 сумлык чикне узып китте. "Ягулыкка киткән акчаны исәпләп чыгару өчен чекларны җыеп бара башладым, - ди рульдә йөрүче Марат Әхмәтов. - Яңа елга кадәр бензинга ай саен биш-алты мең сум чамасы акча китә иде. Бәяләр кыйммәтләнгәннән соң, чыгымнар артканы сизелә. Ике балабыз бар. Көн саен эшкә барырга-кайтырга, балаларны төрле тү­гәрәкләргә йөртергә кирәк. Әле ярый хатыным җәмәгать транспортында йөри. Урта хәлле гаи­ләгә машина шактый кыйммәткә төшә".


Татарстанда 900дән артык ягулык салу станциясе исәпләнә. Алар бәяләрне республиканың Мотор ягулыгын рациональ куллану һәм сыйфатын тикшерү идарәсе белән үзара көйләргә тиеш. "92ле бензин хакын 2 сум 10 тиенгә кадәр күтәрергә тәкъ­дим иткәннәр иде, эшче төркем җыелышында аны 50 тиенгә арттыру турында тәкъдим керттек", - дип сөйләгән журналистларга идарә җитәкчесе Роберт Гый­ләҗиев. Хәер, ягулык салу стан­цияләре хуҗалары үзләре дә аптырашта. Әйтүләренә караганда, бензин кыйммәте ягулыкны күпләп сатучылар куйган бәягә бәйле. Беркемнең дә үзенә зыянга эшлисе килми. Бәяләр алга таба болай үсүен дәвам итсә, ягулык салу станциясе тотып кына әллә ни зур табыш алып булмаячак.


Бензин арту азык-төлек кыйм­­мәтләнүгә китерергә мөм­кин, дип тә фаразлаганнар. Ик­мәкне шәһәрдән авыл кибетенә кадәр китереп җиткерәсе бар бит. Белгечләр исә ике арада турыдан-туры бәйләнеш юк, ди. Ничек кенә булмасын, бензин кыйммәтләнү кулланучы җил­кәсенә төшәчәк. Йөк ташучылар тарифларны арттыру турында хәбәр иткән инде. Ә бензин алга таба да артачак. Ел башыннан ягулыкка акцизлар 50 тиенгә кыйммәтләнү бәядә чагылыш тапмаган әле. Бу да соңгысы түгел. Билгеле булганча, ил Хөкүмәте 2018 елда ягулыкка акцизларны ике тапкыр 50шәр тиенгә арттыруны хуплады. Чираттагы кыйммәтләнү июльдә көтелә.

("Ватаным Татарстан", /№ 3, 12.01.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев