Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бензин бәясе тагын артачакмы? - экспертлар фикере

Россиядә бензинны күпләп сату бәясе күтәрелде. Бензинны күпләп сату бәясе арту АЗСлардагы бәяләргә ничек тәэсир итәчәк? Татарстан заправкаларында ягулык кыйммәтләнәчәкме? Бу хакта “Татар-информ”га Россия ягулык союзы президенты Евгений Аркуша һәм Татарстанның Нефть продуктлары белән тәэмин итү оешмалары ассоциациясе башлыгы Ирек Сөләйманов сөйләде.

Бензинны күпләп сату бәясе салым һәм НДСлар арту сәбәпле кыйммәтләнә

2019 елга аяк басуга, Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасында бензинны күпләп сату бәясе кинәт кенә арткан. 2018 елның 24 декабре белән чагыштырганда Аи-92 бер тоннасы 11 процентка артып, 43 086 сум булган. Шул ук период өчен Аи-95 14,3 процентка, ягъни 44 226 сумга арткан.

Бәяләрнең болай күтәрелү сәбәбе – нефтькә эчке бәяләрнең дөньякүләм бәядән калышмавы. Моннан тыш, күпләп сату бәясенең артуына НДС ставкаларының 18 дән 20 процентка артуы да сәбәп булды. Нефть продуктларына акциз һәм файдалы казылмаларга салым артуга да бәйле, диде Россия ягулык союзы президенты Евгений Аркуша.

Март ахырына кадәр бензин бәясе арта дип борчыласы юк

31 мартка кадәр бензинны азлап сату бәясе сизелерлек артмаячак дип ышана белгечләр. Бу нефть компанияләре һәм хөкүмәт арасында гамәлдә булган килешүләр белән бәйле.

Узган елның октябрендә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев түрәләргә нефть компанияләре белән бензин бәяләрен “катыру” буенча сөйләшүләр алып барырга боерды. Нефть продуктларын экспортлауга пошлина кертү белән янады. Шуннан соң нефтяниклар, Россия Энергетика министрлыгы һәм Монополиягә каршы федераль хезмәт бензинга кече опт бәяләрен узган елның ноябрь ае дәрәҗәсендә саклау турында килешү төзеде. Ягъни, Россиядә уртача алганда Аи-92 тоннасы 53 501 сумнан, Аи-95 – 56 549 сумнан, ә кышкы дизель ягулыгы – 53 601 сумнан артмаска тиеш.

Thomson Reuters Kortes мәгълүматларына караганда, Россиядә 2019 елның гыйнварынннан 11 гыйнварына кадәр Аи-92 һәм Аи-95 маркалы бензиннарның бер литрына бәяләр 28 һәм 30 тиенгә арткан. Моннан тыш, дизель ягулыгы 52 тиенгә артып, бер литры 47,54 сум булган.

Реклама

 

“31 мартка кадәр бәяләрне “катыру” турындагы килешү гамәлдә. Февраль-мартта бәя үссә да, сизелерлек булмаячак – процент өлешенә генә артачак”, - диде Евгений Аркуша.

Россия халкы бензинга кинәт бәя артуны әлегә көтмәсә дә була дигән фикер белән Татарстанның Нефть продуктлары белән тәэмин итү оешмалары ассоциациясе башлыгы Ирек Сөләйманов та килешә.

“Эре нефть компанияләренең 2019 елның 31 мартына кадәр азлап сату бәясен саклап тору буенча килешүе бар”, - диде Ирек Сөләйманов.

ТР АПН башлыгы сүзләренчә, Россия Хөкүмәте һәм нефтяниклар арасындагы килешүгә бәйле рәвештә, опт бәяләре үсү азлап сатуга йогынты ясамаячак. Хәтта узган ел ахырында опт бәяләренең берникадәр кимүе бензинны азлап сату бәясенә тәэсир итмәде. Опт бәяләре артыннан алар кимемәде, диде белгеч.

Ягулыкка бәя арту АЗСларның керемен киметте

Ләкин күпләп һәм азлап сату бәяләренең дисбалансы АЗСларның керемен сизелерлек киметергә мөмкин. Евгений Аркуша белдерүенчә, әлегә опт бәяләренең ничек буласын беркем дә төгәл генә әйтә алмый. Алар шушындый темплар белән үсүен дәвам итсә, АЗСлар янәдән рентабельлек чигендә калырга мөмкиннәр.

Ирек Сөләйманов та Татарстан АЗСларының кереме кимү теркәлгәнен әйтте.

“Безнең маржа азая – бу начар. Ул кимүен дәвам итә, ләкин нинди дәрәҗәгә кадәр икәнен әйтү әле иртә. Базар механизмнары эшли башлар дип өметләнәбез. Хөкүмәт һәм нефтяниклар арасындагы килешү – базар механизмы түгел. Хөкүмәт азлап сатуда бәяләрне билгеләргә һәм шушы адымга барырга мәҗбүр булды. Шуңа өстәп, яңа елдан акцизлар күтәрелде”, - дип йомгаклады сүзен әңгәмәдәш. 

 

Автор: Катерина ФАДЕЕВА, sntat.ru
Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев