Саба ТВ

Бензин бәясе арта

2017 елның икенче яртысында Россиядә бензинны ваклап сату бәяләре 1 проценттан узмаячак һәм бәя арту сентябрь аенда булыр дип көтелә. Әлеге мәгълүматларны "Известия"гә Vygon Consulting аналитик агентлыгы китергән. Шул ук вакытта экспертлар, ел дәвамында бензинга бәяләр тулаем алганда 4-7 процент үсәр, дип билгели. 2017 елның июле бензинга бәяләр үсеше тукталу...

2017 елның икенче яртысында Россиядә бензинны ваклап сату бәяләре 1 проценттан узмаячак һәм бәя арту сентябрь аенда булыр дип көтелә. Әлеге мәгълүматларны "Известия"гә Vygon Consulting аналитик агентлыгы китергән.


Шул ук вакытта экспертлар, ел дәвамында бензинга бәяләр тулаем алганда 4-7 процент үсәр, дип билгели.

2017 елның июле бензинга бәяләр үсеше тукталу белән истә калачак. Ә соңгы ике атнада Россиядә ягулыкка бәя шул ук дәрәҗәдә тора, кайбер төбәкләрдә хәтта аның бераз гына кимүе дә күзәтелә. Бүген иң арзан Аи-92 һәм Аи-95 бензины Себер федераль округында һәм аның бер литры 36,71 һәм 38,88 сум тора. Аннан кала Урал федераль округы атала - ягулыкның бер литры 36,86 һәм 39,36 сумнан.

Агентлык исәпләүләре буенча, бензинга ваклап сатуда бәя 1 процентка якынча 37 тиен туры килә. Бәяләр тагын бераз арту август-сентябрь аенда булырга мөмкин, дип яза Татр-информ.

Белешмә өчен: узган ел әлеге ягулыкка уртача бәя литрына 34,3 сумны тәшкил итте.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: