Саба дулкыннары

Белгечләр гөмбә белән сак булырга киңәш итә: "Гөмбә ашап агуланган егетнең газапланулары куркыныч иде"

Гөмбәчеләрнең тынгысыз вакыты. Тоташ яңгырлардан соң көннәр җылынып, ачылып китүен дүрт күз белән көтеп, кәрзин-чиләкләрен, нәфеслеләре капчыкларын тотып, урман-посадкаларга ашыга. Безнең халыкта ал гөмбә, яки свинушкага исе китүчеләр бар. Баксаң, сәламәтлеккә зыяннан битәр файдасы юк икән. Быел инде Татарстанда 30 дан артык, Казанда 16 кеше гөмбә белән агуланып, хастаханәдә дә ятарга өлгергән. Ә балаларга 14-15 яшькә кадәр бөтенләй бер төр гөмбә дә ашау ярамый икән.

Свинушка үлемгә китерә ала

КФУның гомуми экология кафедрасы ассистенты, миколог Ким Потапов ал гөмбәне (свинушка) сугыш вакытында ачлыктан интеккәндә ашый башлаганнарын әйтте. 1981 елдан Советлар Союзында бу гөмбә ашарга яраклылар рәтеннән чыгарыла.

– Элекке бер белешмәлектә дә ал гөмбә ашарга яраклылар исемлегендә юк. Ул агулы түгел, ләкин үлемгә китерү куркынычына ия гөмбә. Анда эчке органнарга шул мизгелендә үк көчле тәэсир итә торган матдәләр юк, әмма ал гөмбәдәге матдәләрне организм агрессор итеп кабул итә һәм үзенең эритроцитларын җимерә башлый. Эритроцитлар җимерелә башлагач, бавыр, бөер белән проблемалар туа. Нәтиҗәдә, бу үлемгә дә китерергә мөмкин, - диде Ким Потапов.

Аның сүзләренчә, гөмбәнең зыяны берничә ел сизелмәскә дә, беренче тапкырдан да тоелырга мөмкин. Күп итеп ашаганда агулы тәэсирдән галлюцинациягә кадәр барып җитүе дә ихтимал.

– Гөмбәне ашагач, агулану эффектын сизмәскә мөмкинсең. Кемнәрдер гомер буе ашыйм диләр, бер зыяны юк, ди, ләкин бөтен кешенеке дә алай була дигән сүз түгел. Статистика дигән төшенчә бар. Кайчан китереп сугасын белеп булмый. Кеше бөер, бавыр проблемалары белән мөрәҗәгать итә, ә сәбәбе шул булырга мөмкин. Бу бик мәкерле гөмбә кәрҗингә еш эләгә,- диде Потапов.

Миколог сүзләренчә, социаль челтәрләрнең файдасы зур - ал гөмбәне ашамаска үгетләп була.

– Аңлатып язгач, “мин агулы икәнен белмәдем, бүтән ашамаячакмын” дип язучылар бар. Ә кемдер киреләнеп, ашавын дәвам итә, аларга ничек аңлатсаң да, үзләренекен эшлиләр, - ди Ким Потапов.

Белгеч социаль челтәрләрнең зыянын да искәртте. Дөрес, гөмбәчеләр мәгълүмат алмаша, киңәшләшә ала, ләкин белемсез гөмбәчеләр хаталы сүз әйтеп, ялгыштырырга да мөмкин.

– Берәү “бу нинди гөмбә” дип сорагач, мухомор поганковидный дип яздым мин, ә кемдер зонтики дип бәхәсләшә.

 

Балаларга 14-15 яшькә кадәр гөмбә ашау ярамый

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы, Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина әйтүенчә, балаларга гөмбәне 14-15 яшьтән генә ашау киңәш ителә.

– Шуннан иртәрәк ризык буларак шампиньонны да киңәш итмибез хәтта. Баланың организмы үзләштерми, гөмбә бик авыр ризык ул. Без бит гөмбәнең эчендә нәрсә булуын белмибез. Әгәр заводлар, химик предприятиеләрдән ерак булмаган урыннарда җыелган булса, аеруча куркыныч, чөнки гөмбәләр авыл металлар, изотопларны тиз сеңдерә.

Гөмбәгә балалар белән бергә бару турында сөйләсәк, саф һава, җәяү йөрү ягыннан ул файдалы, ләкин баланың кәрзингә агулы гөмбә салуы ихтимал. Балага нинди гөмбәләрне җыярга ярамаганлыгын күрсәтеп аңлатсаң гына. Гөмбәне пакетка да җыярга ярамый, анда ул тончыга. Җыеп кайткач та, шундук эшкәртү кирәк, - ди табиб.

Гөмбә ашап агулансаң, нишләргә?

Алия Насыйбуллина, әгәр берничә тапкыр косып, эч китеп интексәң, ә табибка шундук бара алмасаң, ашказанны юдыру кирәклеген искәртте. 10 кг га бер дару исәбеннән күмер эчеп кую мөһим. Аннары барыбер табибка мөрәҗәгать итү кирәк. Без хастаханәдә капельницада бавыр өчен препаратлар белән дәвалыйбыз.

– Быел Казанда хастаханәгә гөмбә ашап агуланган уналты кеше китерелде. Иң куркынычы шул: пациентлар вакытында мөрәҗәгать итми. Уртача һәм авыр дәрәҗәдә агуланган кешеләр гөмбә ашаганнан соң өченче тәүлеккә генә мөрәҗәгать итә. Былтыр агулы гөмбә белән агуланган 60 яшьтән өлкәнрәк ханым вафат булды. Ул өченче тәүлеккә генә китерелгән иде, без аны коткара алмадык. Гөмбә ашап агуланучыларның барысы да диярлек ашказан яки эчәк җәрәхәте, гастрит авырулары булган кешеләр. 

Гөмбә ашап агулансаң, хастаханәдә дәвалану хәерлерәк. Без хастаханәдә бавыр, бөер анализларын карыйбыз, УЗИ ясыйбыз, чөнки агулы гөмбә белән агуланганда бавыр бетә. Пациентны дәвалап булмаска да мөмкин.

Шәхсән үзем 2008 елда, студент вакытта токсикология бүлегендә шәфкать туташы булып эшләгәндә, беренче тапкыр гөмбәдән агуланучыны күрдем. Шул егет үлде, аның газаплануларын күрсәгез, моңа карау куркыныч иде. Шул вакытта бүтән беркайчан гөмбә ашамаячагымны аңладым.

Без куркытмыйбыз, ләкин сак булырга кирәк дип кисәтәбез. Кемдер күчтәнәч итеп бирә, еш кына кулдан алырга яраталар, - дип сөйләде баш токсиколог.

Ул быел китерелгән пациентларның күбесе әтәч гөмбәсе (лисички) һәм төп гөмбәсе (опята) белән агуланган кешеләр булуын әйтте.

Былтыр гөмбәдән 60 лап агулану очрагы, 2017 елда 75 очрак теркәлгән.

 

Чебен гөмбәсе белән онкологиядән дәваланучылар колагына

– Халык медицинасында чебен гөмбәсе онкологиядән коткара дигән ышану бар. Аннан төнәтмәләр ясыйлар. Аны эчеп, ашказан-эчәк тракты бозылган пациентлар безгә эләгә. Токсиннар чыгарылганчы бездә дәваланалар. Чебен гөмбәсе белән онкологиядән дәваланучы бер ханым безгә 3-4 ай саен гел килеп торды, - ди Алия Насыйбуллина.

 

Суыткычта күпме сакларга ярый?

Белгечләр әйтүенчә, ничек әзерләнүенә карамастан – пешерелгәнме, кыздырылганмы, маринадланганмы, катырылганмы, агулы гөмбә агуын саклый.

– Кайбер гөмбәләрнең термик эшкәртүдән соң агуы юкка чыга, кайберләрендә саклана. Көзге төп гөмбәсе чи килеш агулы, ашказан-эчәк трактына зыян китерә. Агулы гөмбә галеринада да агу саклана. Ал гөмбәдә (свинушка) дә агу тотрыклы, югалмый. Термик эшкәртү коткармый.

Туңдырылган рәвештә гөмбәнең сыйфаты бозылмый, ләкин барыбер суыткычта бер елдан артык тоту ярамый. Гөмбә тиз бозыла торган ризык, пешкән яки кызган килеш тә суыткычта тәүлектән артык тора алмый, чөнки ашарга яраклы гөмбә дә агу чыгара башлый, - ди Ким Потапов.

Икеләнсәң – алма!

– Гөмбә – бик серле дөнья. Татарстанда 880 төр гөмбә билгеле, чынлыкта исә аларның төре 1 меңнән артык, шуңа күрә ялгышу ихтималы зур. Күп кенә гөмбәләр бер-берсенә бик охшаш. Җәйге гөмбәләр арасында иң киң таралган гөмбәләр каен, усак гөмбәләре, ак гөмбә, әтәч гөмбәсе (лисички), гөрәҗдә (грузди), йөнтәс гөмбә (волнушка), җирән гөмбә (рыжики). 

Гөмбәчеләр еш кына каен гөмбәләрен танымый. Каен һәм усак гөмбәләренең берничә төре билгеле. Ак гөмбәнең өч төре мәгълүм. Каен, усак гөмбәләре белән кәрҗингә еш кына үт гөмбәсе (желчный) гриб эләгә. Бу агулы түгел, ләкин бик әче гөмбә. Аны гомумән ашап булмый. Ялгыш банкага адашып керсә, әчелеге белән бөтен банканы бозарга мөмкин. Ул сыеграк алсу төстә, аягында карасу челтәр рәсеме.

Торбасыман (трубчатыйлар) арасында агулы гөмбәләр юк. Исеме куркыныч булса да, шайтан (сатанинский) гөмбәсе агулы түгел, хәтта термик эшкәртүдән соң ашарга яраклы. Шайтан гөмбәсе Татарстанда бик сирәк очрый.

Кәрзингә эләгергә мөмкин куркыныч гөмбәләр – агулы гөмбә (поганка) һәм галерина окаймленная. Алар үлемгә китерә ала. Агулы гөмбә аксыл соры төстә. Галеринаның агуы да агулы гөмбәнекен кебек үк. Галерина җәйге төп гөмбәсе (опята) белән буташып керә ала. Шуңа күрә, “икеләнсәң – алма” кагыйдәсен истә тоту зарур, - дип кисәтте миколог.

 

 

 
 

 

 
Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: pixabay.com, "Татар-информ"

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: