Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар поездларда май буе бушлай йөри алачак

Акцияне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Россия тимер юллары үткәрә.

(Казан, «Татар-информ»). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле рәвештә Россия тимер юллары май аенда Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына барлык класс вагоннарында бушлай хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ветераннарга Россия эчендә барлык ерак араларга йөрүче поездларның «Люкс» вагоннарында бушлай йөрү тәэмин ителәчәк. «Шулай ук акция ерак араларга тиз йөрүче «Сапсан» һәм «Ласточка» поездларында да гамәлдә», - диелә хәбәрдә.

Һәр инвалид һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше белән бер озатып баручы бушлай йөри ала. Акция 2019 елның май ае дәвамында гамәлдә булачак.

Түләүсез билетны бүген үк ерак араларга йөрүче поезд кассаларында рәсмиләштерергә була.

Реклама

Чит ил гражданнарына юл йөрү документларын рәсмиләштерү 1992 елның 1 гыйнварына гамәлдә булган форма буенча СССР тиешле органнары тарафыннан бирелгән таныклык күрсәтү нигезендә башкарыла.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/25/183287/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев