Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бөек Ватан сугышы ветераны Әлмиев Х.Г-ка Сталинград сугышының истәлек медален тапшыру

Шушы көннәрдә Волгоград өлкәсе губернаторы исеменнән, Республика ветераннар Советы кушуы буенча, Саба районы ветераннар Советы рәисе Сабиров Р.Х. Төбәк авылында яшәүче, Сталинград сугышында катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераны Әлмиев Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улына "Сталинград сугышының 75 еллыгы" дигән истәлек медале тапшырды.

Медаль тапшыру тантанасында Саба районы хәрби комиссары Закиров Ф.Ф., Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. һәм мәктәп укучылары катнашты. Хаҗи бабай кунакларны озатырга капка төбенә кадәр чыкты. 98 яшьлек ветеранга саулыклы озын гомер телибез.

 

Олы Кибәче авыл җирлеге.

 

Чыганак: http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев