Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бөек Ватан сугышында катнашучылар Май бәйрәмнәрендә поездда бушлай йөри алачак

Моннан тыш бер озатып баручы да бушлай йөрү хокукына ия.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм катнашучыларына тиз йөрешле, фирма һәм пассажир поездларының купе вагоннарында, шулай ук Россия буенча йөрүче утыру урыннары булган вагонлы поездларның барлык төрендә, югары тизлекле «Сапсан» поездында да бушлай йөрү мөмкинлеге биреләчәк. Бу хакта Татарстанның Юл хуҗалыгы һәм транспорт министрлыгы хәбәр итә.

Советлар Союзы геройлары һәм Дан ордены тулы кавалерлары «Сапсан» бизнес-класс поездларыннан куллана алачак.

Акция 1 майдан 10 майга кадәр дәвам итәчәк. Сугыш инвалидлары һәм катнашучылары өчен сәяхәт саны чикләнмәгән. Моннан тыш бер озатып баручы да бушлай йөри алачак.

Хәзердән башлап, шәхес таныклыгы һәм ташламага хокукны (Бөек Ватан сугышы катнашучысы, инвалиды яки «Ленинградны саклау» медале белән бүләкләнү турында таныклык) раслаучы документларны күрсәтеп, ерак араларга бару кассаларында бушлай билетларны рәсмиләштерергә мөмкин.

Юл документларын рәсмиләштерү өчен (резервта саклау, кабаттан рәсмиләштерү, торгызу, кире кайтару) акча таләп ителми. Шулай ук сервис хезмәте, шул исәптән урын-җир кирәк-ярагы һәм туклану бушлай булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев