Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Байлар Сабасының Яр буенда республикакүләм “Кабакбай” фестивале үтте [+видеосюжет]

Сабалыларның башкаларда булмаган үз бәйрәме бар. Ул яшелчәләр патшасы кабак бн бәйле. 2004нче елдан район башлыгы Рәис Миннеханов теләктәшлеге бн уздырып киләбез без аны. Һәм ул быел тагын да киңрәк колач белән республика фестивале "Кабакбай" исеме астында 6нчы октябрь көнне узды

    Елга буенда  гадәти булмаган жанлылык. Һәр тарафта күңелле җырлар яңгырый. Әрле-бирле кешеләр йогерешә. Сәүдә рәтләре гөрли. Күргәзмә мәйданнарында аеруча ыгы-зыгы. Монда "Кабакбай 2018" республика фестивале уза. Моңа кадәр район күләмендә барган бәйрәм быелдан тагын да киңрәк колач белән оештырылды. Хәзер Сабага Татарстанның теләсә кайсы почмагыннан иң зур кабак үстерүчеләр килә ала. Кабакбайның максаты районнарны берләштерү, милли сәнгатебезне бүлешү, эчке туризмны үстерү, актив яшьләрне барлап, аларны авыл тормышына якынайту.


    Җитәкчеләребезнең матур котлауларыннан сон бәйрәм ачык дип игълан ителде. Оештыручылар халыкка бик тә кызыклы, мавыктыргыч программа  әзерләгән иделәр. Мәйданда "Оста куллар" , "Уен", "Матурлык" , "Күңеллелек", "Тәмле", "Уңыш аллеясе", "Релакс", "Олимпия спорт" аланнары эшләде. Хәркем үзенә хуш килгәнне сайлап, шунда куңел ачты.
  

 Мәйдан түрендә кабак тантана итте. Һәм кабаклар гади тугел. Ә төрле кыяфәттә. Әби, бабай, кыз , малай, кәжә, сарык, шурәле, кыскасы без белгән  төрле әкият геройлары. Хәтта тулаем бер төзелеш биналары.
  

 Фестивальгә авыл җирлекләре, мәктәп, балалар бакчалары, мәдәният йортлары коллективлары җидти карап, ныклап әзерләнеп килгәннәр. Байлар Сабасының "Шоколад "балалар бакчасында эшләүчеләр ел саен ниндидер яңалыклары белән аерылып торырга тырышалар. Ул көнне алар килгән кунакларны "Тере фотозона" бн шаккаттырып, кабак сыгынтысы, ягъни кабак суы белән сыйладылар.
  

 Чыннан да кабак суының файдасы фәнни дәлилләнгән, сихәте өйрәнелгән. Ул боер, бавыр авыруларына каршы тора ала торган эчемлек. Аны шулай ук тынычландыру чарасы буларак, матдәләр алмашы бозылудан, тазарудан Һәм шикәр диабетыннан киң кулланалар. Менә шундый тәмле кабак суыннан  өлкәннәребез аеруча яратып авыз иттеләр.
  

 Байлар Сабасының "Кынгырау балалар бакчасы" коллективы быел өстенлекне камыр ашларына биргән.Оста куллы хужабикәләр кабактан бик күп төрле тәм-томнар әзерләгән. Көзнен бар ямен үзенә колачлаган фото зоналарында купләр бик яратып истәлек фотоларына төште.
  

 Көзләрнең дә үз яме. Соры, карангы төсләр бн генә күзалланган көз чын мәгънәсендә төсләр чуарлыгында тантана итте. Моны аеруча да фото зоналарда күреп булды. Югары Утар акылга зәгыйфь инвалид балалар йортында эшләүчеләр дә  кургәзмә эшендә иң төп басымны шуңарга ясаганнар. Бу аңлашыла да. Хәзер кешеләр социаль челтәрләргә вакыйга урыннарыннан үзләренең рәсемнәрен куярга яраталар. Ә матурлык хәрчак күзне иркәли.
  

 Кабак эшләнмәләреннән тулы табын. Аларны Байлар Сабасынын "Балачак" балалар бакчасы коллективы ясаган. Бәйгегә балалар һәм әти-әниләр көче бн булдырылган бай күргәзмәләрен дә алып чыкканнар. Иң түрдә дәу кабак. Аны тәрбияче апайлар бакча биләмәсендә җәй буе үзләре карап үстергәннәр.
Бүген менә шулай һәр тарафта кабак тантана итте. Һәм иң дәу кабакларга да урын сәхнә түреннән бирелде. Чыгыш ясаучы үзешчәннәр аларга карап узләренең җыр, биюләрен, шигырьләрен бүләк итте. Теләче районыннан Ләлә Ибраева кабак турында үзе  язган шигырен сөйләде. Ул әле бакчасында үстергән иң зур кабагын да алып килгән иде.

"Кабакбай" фестиваленең иң зур кабагы Сабада үскән булып чыкты. "Балачак" балалар бакчасы тәкъдим иткән 41 кг лы  кабак җиңуче. Дөрес ул бәйге юлында 4 кг мын югалткан. Комиссия үлчәвендә  37кг 700гр ны  тәшкил итте. Һәм 5000 сум премия иясе балачаклылар булды. Композицияләр арасында мәктәпләрдән  Саба гимназиясе, балалар бакчалары арасында "Шоколад" балалар бакчасы коллективы беренче урында. Авыл жирлекләре һәм учрежденияләр буенча Югары утарлылар  төп җиңүчеләр. Шигърият номинациясендә Казаннан килгән Лена Жигалова, ә җырдан Шекшенең "Зиләйлук"ансамбле беренче урын ияләре . Һәр номинациядә дә беренче өчлек җиңүчеләренә акчалата бүләкләр тапшырылды. Шулай итеп "Кабакбай 2018" республика фестивале тәмам. Һәм бу бер уйлаганда һәвәскәр бакчачыларга, иҗат итәргә яратучыларга киләсе ярышларга старт бирелде дигән сүз.


Бу турыда видеосюжетны безнең Яндекс.Дзен каналыннан карый аласыз: https://zen.yandex.ru

 

Төп фото: http://saby-rt.ru

Автор: Р.Галәвина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев