Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Байлар Сабасында Кыш бабайлар парады һәм зур чыршыны ачу тантанасы быел 16 нчы тапкыр уздырылды

Ел да могҗиза күрергә ияләнгән тамашачы быел да кызыклы чыгышлар көтте. Барлык оешма-предприятие коллективы, мәдәният, мәгариф , спорт бүлеге, шифаханә, гомумән парадта катнашкан кайсын гына алсан да барысы да креативлык белән аерылып торды.

Кыш бабайлар парадка үзләренең җәнлекләре, әкият геройлары белән җәяүләп тә, ат җигеп тә, авыр техника белән машиналарны иярләп килгән иде, кыскасы , кем , ничек булдыра алган. ТАССР ның 100, Саба районының 90, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына да зур игътибар бирелде. Мең ишеткәнгә караганда бер карау җитә диләр. Бу тамашаны үз күзе белән күргән кеше соклануын яшерә алмый.

Кыш бабайлар парадыннан соң халык Үзәк чыршыны ачу тантанасына юнәлде. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов җыелган халыкка Яңа ел теләкләрен җиткерде. Тантанада оешма-предприятие, авыл җирлекләре арасында “Иң яхшы бизәлгән биләмә” конкурсына йомгак ясап, аның җиңүчеләрен игълан иттеләр һәм район башлыгы бүләкләр тапшырды. Быел да иң-иңнәр рәтендә Сабагаз идарәсе, аграр көллият иде.

Үзәк чыршының утлары гөрләп кабынды. Салют атылды. Рәхим ит, Яңа ел! Өметләр аклансын, илләр тыныч, сәламәтлек нык, тормышлар мул булсын!

Кыш бабайлар парады 2019 ==>> фоторепортаж
Яңа ел техникасы парады 2019 ==>> фоторепортаж
Үзәк чыршы ачылышы 2019 ==>> фоторепортаж

Бүләкләнүчеләр исемлеге:

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев