Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Байлар Сабасында чын чыршыны кайдан сатып алырга?

Чыршы кисмә! Акчаң җитмәс! Яңа ел бәйрәме алдыннан өендә урман гүзәлен булдырырга теләүчеләр белеп торырга тиеш! Ылыслы агачларны кисү закон нигезендә тыелган. Аңа буйсынмаучылар штрафка тартыла. Байлар Сабасында чын чыршыны кайдан сатып алырга?

Яңа ел бәйрәменең төп атрибуты яшел чыршы һәркемнең диярлек өй түрендә балкый. Табигатькә сакчыл караш, уңайлылык ягыннан хәзеркүпләр ясалма чыршы куйса да,  югары зәвык яратучылар чынына өстенлек бирә. Тик соңгысын булдыруы хәзер эзләнергә мәҗбүр итә. Аны махсус пунктлардан гына алырга мөмкин. Байлар Сабасында ул үзәк мәчет каршындагы махсус машина кую парковкасында урнашкан.


Ни өчен Яңа елга чыршы бизиләр? Ел әйләнәсенә ямь-яшел торган агачлар элек-электән яшәү символы булып саналган. Район халкы күбрәк 1метрдан 2 метрга кадәр озынлыктагы чыршыга өстенлек бирә. Сатып алучыларның күбесе яшьләр.  Якын- тирәдә ылыслы агачларны сата торган 6 пункт эшләп килә.
Урман фондына зыян салу тыелган. Полиция хезмәткәрләре, урманчы, экологлар һәрвакыт уяу. Бәйрәм алдыннан да рейдлар уздырылып тора.


Яхшы чыршының ботаклары менә шундый тыгыз һәм эластик була. Моның өчен ботакларны бөгеп карарга кирәк. Сына икән, аны сатып алмаска киңәш ителә. Чыршының энәләрен кулыгызда уып карарга да мөмкин. Алардан соң кулда сагыз тәме кала икән, чыршы яңа гына кисеп алынган.


Чыршыны өйгә яисә фатирга кертер алдыннан башлап эчтәге климатка күндерү зарур. Балконга, ишек алдына яисә подвалга берничә сәгатькә куеп тору мәслихәт. Бу алым температураның кисәк үзгәрүе аркасында агач начараймасын өчен эшләнә. Аннан соң кипмәсен өчен җылыту приборларыннан ераграк урнаштыру да мәслихәт. Урман гүзәле куелган бүлмәне ешрак җилләтергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев