Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Байлар Сабасында шәхси йортта ир-ат һәм хатын-кыз янып үлгән

38 яшьлек ир-ат һәм 29 яшьлек хатын-кыз мәете янгын калдыкларын актарганда табылган.

Байлар Сабасында шәхси йортта ир-ат һәм хатын-кыз янып үлгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

2 декабрьдә, 22 сәгать 5 минутта ашыгыч хезмәтләрне чакырту бердәм номерына Байлар Сабасында Тукай урамында шәхси йорт януы турында хәбәр кергән.

22 сәгать 8 минутта янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә йортны төтен баскан булган. 22 сәгать 25 минутта янгын тулысынча сүндерелгән.

Янгын калдыкларын актарганда 38 яшьлек ир-ат һәм 29 яшьлек хатын-кыз мәетләре табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев