Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

БАВЫР РУЛЕТЛАРЫ

Рецепт.

Эчлек өчен:
Суган
Кишер
Тоз, борыч
Үсемлек мае
Сарымсак
Майонез

Бавыр коймагы өчен:
1кг бавыр
2 аш кашыгы он
2 аш кашыгы сөт
З йомырка
Тоз, борыч
Үсемлек мае


Башта эчлеген ясыйбыз.Суганны турыйсы, кишерне эре угычтан уып, тоз, борыч, май салып кыздырасы. 1 зур сарымсакны кыскыч аша чыгарып, майонез белән болгатып куябыз.Бавырны иттарткычтан чыгарабыз, тоз, борыч сибеп, он, сөт, йомырка салып болгатам. Массаны майланган табага коймактан зуррак һәм юка итеп җәеп, ике ягын пешереп алабыз да бавыр коймагы өстенә кайнар килеш башта сарымсаклы майонезны сылыйбыз, аннан кыздырган суган белән кишерне сылап, рулет итеп торәбез. Өстәлгә куйганда рулетларны кисеп, тәлинкәгә тезәсе.

 

Тәмле булсын!

Фото: скриншот инстаграм

https://www.instagram.com/ismegull/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев