Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Басым көчәйгән саен, каршылык арта түгелме?

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россиядә хезмәткә яраклы 82 миллионнан артык кеше яши. Тик аларның 52 миллионы гына даими эш белән мәшгуль булып, дәүләткә салым түли. РФ Дәүләт Думасының бюджет һәм салым комитеты җитәкчесе Андрей Макаров әйтүенчә, “30 миллионга якын кеше үз көнен үзе кү­рә. Ягъни кереме булса да, дәү­ләткә салым түләми. Нәти­җә­дә ил икъ­тисадының өчтән бере кү­ләгәдә кала”.

Билгеле, иртәме-соңмы, мондый хәлгә чик куелырга тиеш. Россия Конституция­сенең 57 нче маддәсендә язылганча, һәркем законда каралган күләмдә салым тү­ләр­гә бурычлы. Россия салым хезмәте белгечләре тәкъдим иткән уникаль тех­нология­ләр нигезендә моңа кадәр дә бу юнәлештә шактый эш башкарылды. Нә­тиҗәдә кү­ләгәдәге икътисад вәкилләре генә түгел, үзлә­рен эш белән тәэмин итү­че­ләр дә интернет ярдәмендә, мәгълүм рекламада әйтел­гәнчә, тиешле салымны тү­ләп, тынычлап йоклый башлады.
Тик андыйларның саны әлегә ил буенча дистә мең­нән дә кимрәк икән шул.


Үз көнен үзе күрүчеләрне дә аңларга була. Закон буенча рәсмиләштерелмәгән ке­ремнәре тормышларын көч-хәл белән очын-очка ялгап баручылар ничек итеп салым түләргә ашкынып торсыннар? Әйтик, өендә кием-салым тегеп, торт ясап сатучы яки башка төр продукция җитештереп акча эшләүче­ләр керемнең саллы гына өлешен үз теләге белән салым түләүгә тотсын өчен дәүләт тарафыннан да төрле матди кызыксындыру чаралары күрү кирәктер. Кем әйтмешли, салым түләүнең зыяны гына түгел, файдасы да булырга тиеш.


Бу урында Андрей Макаров сүзләре белән: “Йә 4 процент салым түлисең, йә алган керемең күләмендә штраф салынырга тиеш”, – дип, эш­лә­гән кешене куркытып кына проблеманы хәл итеп булмый. (Дөрес, ул соң­рак үзе әйткәннәргә ачык­лык кертте кертүен). Депутат аңла­туын­ча, “сүз бары тик, махсус кушымтага тер­кәлеп,  салым түләүдән баш тартучылар турында гына барган”. Тик хәзерге интернет заманында һәр яңалык бөтен илгә яшен тизлеге белән тарала шул.


Аннан килеп, казнада акча никадәр күбрәк булса, шул­кадәр яхшырак икән­леген һәркем аңлый. Соңгы вакытларда ил кайгысын кайгыр­тучыларның әле авыл җир­легендә яшәп, күпләп мал-туар асраучыларны, әле шә­һәр читендәге бакча ки­шәр­легендә яшелчә үстерү­че­ләрне ни сәбәпле борчуын да аңларга була.


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та мондый яңалыкны кертүдән элек, үзләрен эш белән тәэ­мин итүчеләрне төрле яклап кызыксындыру кирәк дип саный. “Алар тагын да күбрәк акча эшли алсыннар өчен шартлар тудыру зарур”, – ди. Башкача булганда, үз­ләрен эш белән тәэмин итү­че­ләр­нең кайберләре туктап калырга  яки эш­чәнлеген тагын да тирәнрәк яшерергә мәҗбүр булачак.


Югыйсә ил сәнәгатенә моңарчы салынган салымнар күләме дә чагыштырмача аз түгел. Салым күләме буенча без Америка Кушма Штатларын күптән куып уздык. Әйтик, аларда җи­тештерү сәнәгатенә салым басымы 27 процент булса, Россиядә ул 40 проценттан артып китә. Чагыштыру өчен: Кытайда салым басымы тулаем җитештерелгән продук­циянең нибары – 20, ә Казахстанда 22 проценты гына. Икътисадчылар раславынча, салым басымы арткан саен, каршылык көчәя. Нәтиҗәсе күз алдында.


Үзләрен эш белән тәэмин итүчеләргә салым турында яңа закон РФ Дәүләт Думасында беренче укылышта кабул да ителде. Тик шунысы да бар: проект авторлары әй­түенчә, яңа закон 30 миллионнан артык кешегә кагыла бит. 

Реклама


Тагын бер мәсьәлә: ки­ләсе ел башыннан гамәлгә керүче бу Закон әлегә Рос­сиянең берничә төбәгендә сынау узачак. Сыналучылар арасында Мәскәү һәм Мәс­кәү өлкәсе, Татарстан Республикасы һәм Калуга өлкәсе бар. Хикмәт шунда: бу төбәк­ләрнең һәркайсы үзәктән алынган дотация хисабына түгел, ә үз хезмәте белән көн күрә. РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәр­рахов әй­түенчә, үзләрен эш белән тәэмин итүчеләрдән керә­чәк салым күләме республика бюджетының бер про­центының да бик аз өлешен генә тәшкил итәчәк.


Салым түләү буенча тәр­тип урнаштыру кирәк анысы. Тик тәртип урнаштырабыз дип, эшләүченең күңелен кай­тармабызмы, монысын инде киләчәк күрсәтер.

 

Фото: http://vatantat.ru/index.php?pg=2055

Камил Сәгъдәтшин

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 158, 30.10.2018/)

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев