Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Башын күчереп утыртырга ризалык биргән авыру егет өйләнгән һәм әти булган

Валерий Спиридонов — Владимир шәһәрендә яшәүче программист. Ул мускуллар дистрофиясеннән интегә. Коляскада гына утыра ала.

Италиядә яшәүче Серджио Канаверо исемле нейрохирург аңа операция ясарга алынган иде. Бу табиб 2018 елның декабрендә Валерийга кеше башы күчереп утыртырга планлаштырды. 

Кеше башын күчереп утырту буенча трансплантация операциясе турында хәбәр бөтен дөньяда шау-шу куптарды. Аны елдан-ел кичектереп килделәр. Тик операция булмый калды. Нейрохирург нидер әзерләп җиткерә алмаган. Спиридонов үзе исә трансплантация буенча операция булмаячагын ишетеп сөенгән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Реклама

Дөньяда иң куркыныч операцияләрнең берсе булган процедурага ризалык биргән Валерий Спиридонов исә пациент булудан туктаган. Ул бер ел чамасы элек Мәскәүдә өйләнгән. Хәзер АКШның Флорида штатына күчкән. Анастасия исемле хатыны бу егеткә бала да табып биргән. Сабый сау-сәламәт икән.

Әлеге гаҗәеп вакыйга турында матбугат чаралары күп сөйләгән иде инде. Валерий яхшы укыган. Мәктәпне алтын медальгә, институтны кызыл диплом белән бетергән. Ләкин аның тәне эшләми. Инвалид арбасы аның өчен икенче гәүдә кебек дип сөйләде Елена Малышева "Жить здорово" тапшыруында.


 

 

 

Фото: Михаил Захаров
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев