Саба ТВ

Башкортстанда юл һәлакәтендә ике татарстанлының гомере өзелгән [+фото, видео]

Һәлакәт бүген иртән Бүздәк районында "Урал" трассасының 1374нче чакрымында булган.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанда юл-трансопрт һәлакәте аркасында ике татарстанлының гомере өзелгән, берсе авыр хәлдә хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Һәлакәт бүген иртән Бүздәк районында "Урал" трассасының 1374нче чакрымында булган.

"Жигули" йөртүчесе Уфадан Самара ягына хәрәкәт иткәндә, идарәне югалткан һәм каршы як полосага чыгып, «Фусо Кантер» белән бәрелешкән.

Татарстаннан килгән "Жигули" автомобиленең йөртүчесе күп төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган, аның ике пассажиры - Баулы районы кешеләре табиблар килгәнче үлгән.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: