Реклама
Хәл М5 трассасында булган.
Башкортстанда фура һәм микроавтобус бәрелешеп, тугыз кеше һәлак булган. Бу хакта Башкортстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Коточкыч һәлакәт М5 федераль юлының 1284нче чакрымында, Октябрьский шәһәреннән ерак түгел, Олы Теләк авылы тирәсендә бүген көндез килеп чыккан. МАН йөк автомобиле һәм Мерседес микроавтобусы бәрелешкән.
Хәзер урында коткаручылар эшли. Өстәмә мәгълүмат көтелә.
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз