Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Башкортстанда ковидка каршы чикләүләр кертә башладылар

12 райондагы мәктәп укучыларын дистанцион укуга күчерәләр.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстан хакимияте кабаттан коронавирус чикләүләрен кертә башлады. Алар ябык биналарда спорт ярышларын карауга һәм мәдәният оешмаларына кагылачак. Моннан тыш, республикадагы 12 районда мәктәп укучыларын ике атнага дистанцион укуга күчерәчәкләр.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, дистанцион уку республиканың 12 районындагы кайбер мәктәпләрдә 22-23 сентябрьдән башлап, 14 көнгә кертелә. Читтән торып укуга 5, 6, 7, 8, һәм 10 сыйныф укучылары күчә. Әлеге чара балаларның күпләп авыруына, шул исәптән коронавирус белән чирләүләренә бәйле рәвештә кабул ителгән. Республиканың Мәгариф министрлыгында аңлатуларынча, укучыларны дистанцион укуга күчерү карарын «һәр мәктәптәге санитар-эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып» муниципаль оператив штаб кабул итә.

Реклама

Чикләүләр мәдәният оешмаларына да кагылачак. Мәдәният министрлыгына караган оешмага килүчеләрне 27 сентябрьдән башлап ковидка каршы вакцинация узуны раслаган QR-код яки авырган булу турында белешмә булган очракта гына кертәчәкләр. Кергәндә шулай ук коронавируска прививка ясатуга каршы күрсәтмәләр булу турында белешмәне дә күрсәтергә була.

Моннан тыш, Башкортстанда 1 ноябрьгә кадәр тамашачыларга ябык биналарга спорт ярышларын карарга килү буенча да чикләүләр кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев