Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Башкортстанда “Газель” һәм җиңел машина бәрелешеп, 5 кеше һәлак булган [+фото]

Юл һәлакәте Уфа - Инзер - Белорет машина юлының 197 нче километрында булган.

(Казан, 7 июль, "Татар-информ"). Бүген төнлә Башкортстанның Белорет районында, Уфа - Инзер - Белорет машина юлының 197 нче километрында "Рено Логан" җиңел машинасы һәм бортлы "Газель" бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше һәлак булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, болар - җиңел машинада барган ир кеше, хатын кыз һәм ике бала, "Газель" машинасын йөртүче, дип яза ufa1.ru.

Юл-транспорт һәлакәте хезмәткәрләре "Рено Логан"да рульдә Чиләбе өлкәсе Магнитогорск шәһәреннән 40 яшьлек ир-ат булганлыгын ачыклаган. Аның белән 36 яшьлек хатыны, 14 яшьлек уллары, 6 һәм 4 яшьлек ике кызлары булган. "Газель" машинасының йөртүчесе 28 яшьлек Магнитогорск кешесе булган.

Бәрелү бик көчле булганлыктан, ике машина йөртүче, хатын-кыз, ир бала һәм 4 яшьлек кыз һәлакәт урынында җан биргән. 6 яшьлек кыз белән "Газель" пассажиры хастаханәгә озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев