Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Башкортстанда бер йортта өч хатын янып үлгән

27 мартта Башкортстанның Стәрлебаш районындагы Иске Калкаш авылында бер йортта янгын чыга.

 Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Урынга коткаручылар килеп җитә. «Кызганычка каршы, янгынны сүндергәндә 41, 46 һәм 48 яшьлек өч хатын-кыз мәете табылды. Янгынның сәбәпләре ачыклана», — дип аңлатканнар Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Фаҗига булган урынга төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе Марат Латыйпов та барган. Урында тикшерүчеләр, янгын лабораториясе белгечләре эшли.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фотолары

 

Фото: http://02.mchs.gov.ru
 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев