Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Башкортстанда авариягә очраган автобус күптән түгел генә техосмотр узган булган

Пассажирлар йөртүче компания вәкиле әйтүенчә, автобус һәр рейска чыгар алдыннан тикшерү узган.

Башкортстанда авариягә очраган автобус 5 июльдә техник тикшерү узган булган һәм нибары өчен ел гына кулланышта булган. Бу хакта “Татар-информ”га “Альтекс” компанияләр группасының башкарма директоры Ленар Уразбахтин әйтте.

“Автобус 2016 елдан бирле кулланылышта, без аның бердәнбер хуҗалары. 5 июльдә ул техник карау узды. Ул даими рәвештә ерак рейсларга чыкты, ГЛОНАСС системасы һәм тахограф белән җиһазландырылган иде. Һәр рейс алдыннан автобусның техник торышы тикшерелә, йөртүче медкомиссия уза иде”, - диде Уразбахтин.

  • Криминалистлар автобусның техник торышын һәм аны куллану таләпләрен бозу ихтималын тикшерә. Шулай ук пассажирлар йөртүче компания хезмәткәрләреннән сорау алачаклар һәм оешманың документациясен тикшерәчәкләр.

Автобусның төзеклеге турында Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров үз фикерен әйтте.

 

“Сыйфатсыз автобус – үлем белән уйнау. Бәрелгәндә, аның утыргычлары кубарылып чыккан һәм пассажирларның исән калу мөмкинлеге аз булган”, - диде ул Башкортстан Республикасы хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә.

Төбәк башлыгы, автобус белән идарә итүченең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 18 мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган булуын да әйтте.

Реклама

 

Фото: соцсети

Елена Кривопатре

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев