Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Башкортостанда ике көчле янгын булган. Нәтиҗәсе аянычлы

Ике очракта да янгынның нәрсәдән чыкканы әлегә билгесез.

29 сентябрьдә кич һәм кичә Башкортстанда ике янгын чыккан. Аларда өч кеше һәлак булган. Бу турыда "Кызыл таң" газетасы хәбәр итә. Бу турыда  "Кызыл таң" газетасы хәбәр итә.

Кичә төнге уникенче яртыда янгын сүндерү хезмәтенә Ишембай районы Скворчиха авылында агач йорт януы турында хәбәр  килгән. Төнге унике тулып берничә минут киткәч, янгын сүндерелгән. Йорт хәрабәләре арасында ике кешенең мәете табылган. Аларның берсе 60 яшьлек ир-егет, икенчесе 78 яшьлек хатын-кыз икәнлеге ачыкланган.

Икенче янгын Ярмәкәй авылында бүген иртәнге бишенче яртыда булган. Ут Гоголь урамындагы хуҗалык каралтысын ялмаган. Янгынны сүндергәч, коткаручылар 62 яшьлек ир-егетнең үле гәүдәсен тапкан. Ике очракта да янгынның нәрсәдән чыкканы әлегә билгесез.

 

Фото: архив/ГУ МЧС РТ

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев