Саба дулкыннары

«Башка беркайчан да баланың туган көнен болай уздырмам», – дип сүз бирдем

Бүген минем туган көн Кунак килә торган көн Әни мине күршеләргә Кертеп куя торган туган көн. Клара Булатова. Әлеге шигырь юлларын миңа танышым күрсәтте. «Безнең дә шуңа охшаш вакыт булган иде, - диде аннан. - Бәлки күпләргә ят булып тоеладыр,тулай торакта яшәүне аңламыйлардыр. Шунда торып алырга туры килде. Ирем белән...

Бүген минем туган көн
Кунак килә торган көн
Әни мине күршеләргә
Кертеп куя торган туган көн.

Клара Булатова.

Әлеге шигырь юлларын миңа танышым күрсәтте. «Безнең дә шуңа охшаш вакыт булган иде, - диде аннан. - Бәлки күпләргә ят булып тоеладыр,тулай торакта яшәүне аңламыйлардыр. Шунда торып алырга туры килде. Ирем белән икебезнең яшь чаклар. Шулай да тормыш корып җибәреп йорт җиткезү дигән максатлар белән яшибез. Бер киңәш-табыш булмасмы дип, улыбызның ике яше тулган көне уңаеннан, дусларны чакырдык. Алар буш түгел: хатыннары - кәнфит, торт, ирләре эчемлек алып килгән. Кич утыра башладык. Сыралы табын янында йөрмәсен дип, кечкенә улымны гомуми кухняга чыгардым, берничә уенчыгын да куйдым. Анда плитәләр, сандык, тартма, банкалар һәм башка кирәк-яраклар. Кунакларны хөрмәтләгән арада тиз генә улымны барлап керәм. Туган көне март аенда. Тәрәзәдән ябалак-ябалак кар яуганны күзәтә ул. Кухня шыксыз, салкын. Башлык, итек, тунын кидереп куйдым. Бүлмәдә табын гөрли. Тормыш иптәшем җайлап кына каян җир алу, ничек нигез корып җибәрү турында кызыксына. Кухняга тәлинкә, кашык юарга чыкканда, нәни улым чүп чиләге кырына тезләнгән иде. Салкын бармакларын сөрткәләп алдым да өстәлдән берничә кисәк казылык чыгарып тоттырдым. Бүлмәдә җылы, кунаклар шәп кәефтә. Җырлашкан арада ялт кына кухняга омтылам. Улым өшегән, асты, чалбар балаклары юешләнеп, битараф кына сандык янына чүмәшкән. Күзләре ярым йомык. Бүлмәгә кереп, чәй тәкъдим иттем. Кунаклар таралышуга, ирем улымны итәгенә алып сөйде, битләреннән үпте. Юындырып, җылы урынга салганда: «Бүтән беркайчан да баланың туган көнен болай уздырмам», - дип сүз бирдем. Иншалла, һәр елны бүлмәне шарлар белән бизәп, балалар чакырып, тәмле ризыклар белән үткәрдек, инде оныклар бәйрәмнәренә сөенеп катнашам», - диде танышым.

«Туган көнем җәй уртасында, - диде икенче танышым. - Ничә яшьтә булуымны төгәл хәтерләмим, күп вакытлар үткән, бәлки биш-алты яшьтәдер. Иртән әни: «Кызым, бүген синең туган көнең, тәбрик итәм. Без әтиең, абыйларың белән утын әзерләргә урманга китәбез, бәпкә-чебешләрне карарсың», - диде. Моңсу булып китте. Йорт тирәсендә чебешләр белән мавыгып, көнне башладым. Бераздан, өйгә сүлпән генә кереп, карават читенә утырдым. Шунда кинәт аякны чеметтеләр. Сискәнеп, аска карадым. Карават астыннан, елмаеп-көлеп, минем яшьтәге күрше малайлары килеп чыкты. «Туган көнең белән!» - дип, үзләре әзерләгән уенчыкны бирделәр. Җептән бушаган кәтүк, шырпы кабы, түгәрәкләп кискән сабын һәм сузылмалы нечкә җеп кисәкләреннән машина ясаганнар. Шырпыга ураган җепне әкренләп җибәргәч, ул уенчык кузгалып бераз бара. Көне буе шул уенчык белән мәш килдек.

Кичке якта ишегалдына хуш исле каен, имән агачлары кайтарып бушаттылар. Без, балалар, бүрәнәләр өстендә сикерештек, яңа киселгән урыннарны сыпырып карадык. Әни куян күчтәнәче бирде, урман чәчәкләреннән җыйнак гөлләмә сузды, чәчләремнән сыйпады. Искиткеч рәхәт булды. Никадәр арыган булса да, әни безне, аерым өстәлгә утыртып, кайнар коймак белән сыйлады. Бу көн якты истәлек булып калды».

Хәзер күпчелек әти-әни бала туар алдыннан ук аның бәйрәмнәрен зурлап үткәрүне алдан планлаштырып куя. Сабыеңны кочагыңа алып: «Синең туган көн - безнең өчен иң кадерле бәйрәм», - дип ярату, дусларын чакыру шатлыклы вакыйга шул.




http://shahrikazan.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: