Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бардың да җыйдың түгел. Урмандагы коры-сары кемгә кирәк?

Урманга барып, хәзер теләгән һәр кеше бушлай чыбык-чабык җыя ала. Моның өчен бер тиен дә штраф түләтмиләр. Быелның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелгән закон шундый мөмкинлек бирә. Тик рәхәттә яшәргә өйрәнгән халыкның, арба тартып, урманда йөрисе киләме соң? “Урманга кабат юлны ачу” аны чытырманлыклардан арындырырга ни дәрәҗәдә булышачак?

Нәрсә ул коры-сары?

Татарстан Урман хуҗа­лыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, халык ел дәва­мын­да табигатькә зыян китер­мичә чыбык-чабык (валежник) җыя ала. Бу җирдә аунап яткан агач кәүсәләре, аларның аерым бер өлеш­ләренә кагыла, әмма урман киселгән урыннардагы калдыкларны җыю дигәнне аңлатмый. Мон­да табигый юл яки зарарлы бөҗәкләр тәэсирендә корыган, давыл вакытында, көчле кар яуганда зыян кил­гән агачлар турында сүз бара. Кисәргә дә, егарга да ярамый. Тагын бер шарт: бу эш кул хезмәте белән башкарылырга тиеш. Агач булмаган ре­сурс­ларга коры-сары, агач һәм куак кайрысы, мүк, камыш, Яңа ел бәйрәмнәре өчен әзер­лән­гән чыршы, нарат, пихта ботаклары керә. Әгәр тәр­тибен белеп җыя­сың икән, урман белгечләре сүз әйт­мәя­чәк.

– Закон кабул итеп кенә урманнарны чистартып булмый. Республикада ул 1 миллион 200 меңнән артык гектар мәйданны били. Кеше бит аның эченә үк кер­мәя­чәк, бары якын-тирәгә барып кына чыбык-чабык җыя­чаклар. Закон кешегә урманны чистарту түгел, үзенә кирәкле коры-сары әзерләү мөмкинлеге тудыруны күз­дә тота. Урманны исә урман хуҗалыклары үз­ләре генә чистарта ала, – ди Татарстан Дәүләт Сове­ты­ның Экология, табигать­тән файдалану, аграр сәнә­гать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәи­се Таһир Һа­диев.

Утын булмаса, мунча юк

– Бездә халык урманга сукмакны онытып бетер­мәде әле. Бигрәк тә яз көне корыган агачлар җыярга теләк белдерүчеләр күп. Атна ахырында бу эшне гаи­ләләре белән бергәләп башкаручылар да бар. Күб­рәк авылга якын булган җир­ләрне чистарталар, мун­чага ягу өчен утын әзер­лиләр, – ди Кызыл Йолдыз урманчылыгы җи­тәк­чесе Нияз Таҗ­миев. – Законда моның өчен бернинди кәгазь дә кирәк тү­гел ди­сәләр дә, без халыкка урман ху­җа­лыгына мө­рәҗәгать итәргә кушабыз. Ни өчен ди­гәндә, кеше­нең адашу, өс­тенә агач тө­шерү куркынычы бар. Рөх­сәт бир­сәң, кеше бө­тен урманны кисәр­гә мөм­кин. Шуңа күрә урманчылар утын әзер­ләр­гә те­ләү­челәргә махсус урыннарны барып күрсә­тә. Алар­га ки­ңәш би­рәбез.

Очы сынган агачларга тияргә ярамаганлыгын аң­латабыз. Безнең аша КамАЗ юлы уза, ул ти­рәдә эш­ләү­челәргә коры-сарыны төяү өчен техника да бирә­без. Урман чистарып бет­те дип әйтеп булмаса да, за­кон­ның файдасы бар. Га­дәттә, корыган агачларга бө­җәкләр оялап, урманга зыян китерә. Янгын чыгу кур­кынычы да зур.

 

Урман белгече бу урында халык өчен мөһим тагын бер мәгълүмат җиткерде. Һәрбер кешенең ташламалы бәядән 25 елга бер мәр­тәбә өй салырга – 100 кубометр, 10 елга бер тапкыр өй ремонтларга – 50 кубометр, ел саен утын өчен 20 кубометр агач алу хокукы бар.

Реклама

Балтач районының Нор­мабаш авылы урман эчендә урнашкан. Тик әле анда яшәү­челәр һаман да урманга ке­рергә ярамый дип уйлый икән. Берәүләр, хәзер ке­ше­нең утынга исе китми ди­сә, икенчеләр корыган агач хәс­тәрләргә каршы тү­гел.

– Бу яңалыкны ишеткәч, халык сөенер инде. Әлегә авылдашлар, урманга кереп утын әзерләсәң, штраф түлә­тәләр, дип яши. Без үзебез дә булган утынны ягабыз. Запас беткәч, коры-сары җыярга урманга барасы булыр инде, – ди Лилия Галипова.

Арча районы урманчылыгы җитәкчесе Шамил Хәй­руллин шулай ди.
– Теләүчеләр булса, каршы килмибез. Закон рөхсәт итә бит. Тик аңа карап, халык урманга барырга атлыгып тормый. Белгечләрдән сорашып торабыз. Кеше хәзер газ яккач, ихтыяҗ юк, кү­рә­сең. Җыйсаң да, эшкә ярый торган әйбер түгел бит ул. Урманчылар урманга барып, чистартып тора, – ди ул.

Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе Васил Гыйз­зә­туллин фикеренчә, урманга кешене кертеп, коры-сары җыйдырту дөрес әйбер тү­гел. “Башка каска кимичә, пычкы белән эш итү ка­гый­дәләрен белмичә, башкарырга ярамый бу эшне. Аннан бүген берәү дә урманга ашлама да, тирес тә түгеп йөрми. Шуңа күрә коры-сары табигый ысул белән черергә тиеш. Урманда бе­рәр хәл булса, белгечләр җа­вап бирәчәк бит. Ун еллар элек берәүнең өстенә агач ауган иде. Шундук без­гә Прокуратурадан шалтыраттылар. Без утынны да, мичкә ягарга грануласын, пычкы чүбен дә, сувенирын да үзебез әзерлибез. Нәрсә кирәк, шуны сатып алырга була, – ди Васил әфәнде. – Кешенең, кибеткә кергәч, черек алма да, ис­лән­гән кәнфит тә аласы килми бит, барысына да яхшысы кирәк. Урманга кергәч тә, аңа агач­ның корыганы тү­гел, яхшысы кирәк булачак”.

Фото: https://pixabay.com

https://vatantat.ru

 

Сәрия Мифтахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев