Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бар баланың кадере юк

3 миллиард 145 миллион сум! Татарстанда алимент түләмәүчеләрнең әнә шулкадәр бурычы җыелган. Бурычлылар исемлегендә республикада яшәүче 20 меңгә якын кеше исәпләнә. Алга таба җавапсыз әти-әниләргә каршы көрәшкә дин әһелләрен дә җәлеп итмәкчеләр. Бурыч йөге урыныннан кузгалырмы?

Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта алимент түләмәүчеләргә йогынты ясауның өстәмә чаралары турында сөйләде­ләр. Билгеле булганча, узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге вәзгыять­не кискен тәнкыйтьләде һәм бурычларны кайтару эшен көчәйтергә кушты. “Әлеге мәсьәлә республика башлы­гы­ның шәхси контролендә тора”, – дип белдерде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова. Президентны эш барышы белән атна саен таныштырып торачаклар.


Татарстанда алимент түләмәүчеләрнең бурычы өч миллиард сумнан да артып киткән. Иң аянычлысы шул: әҗәт күләме соңгы өч-дүрт елдан бирле кимеми. Татарстанда яшәүче 20 меңгә якын кешенең алимент түләү буенча бурычы бар. Шуңа күрә республика башлыгының әлеге мәсьәләгә аерым игътибар итүе гаҗәп түгел. Сүз меңлә­гән бала язмышы турында бара бит. Тик алимент түләүдән качып йөрүчеләрнең генә монда эше юк, ахры. “Ел башыннан бирле Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсендә алимент түләттерү буенча 30 мең башкарма эш теркәлгән. Шуның 8 меңгә якыны тә­мамланган. Барлыгы 415 миллион сумлык әҗәт кайтарылган”, – дип сөйләде Суд приставлары федераль хез­мә­тенең Татарстандагы ида­рәсе җитәкчесе вазифаларын баш­­каручы Игорь Безуевский.


Бурычлылар арасында 30–42 яшьтәге ир-атлар күб­рәк. Республикада шундый 11 меңнән артык алимент түләмәүче исәпләнә. Алар­ның яртысының рәсми эш урыны бар. Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән кермәс,  ди халык.

 

Җавапсыз әтиләр арасында 66 яшьтән өлкәнрәк ирләр дә очрый хәтта. Бүген республикада шундый 13 кеше исәптә тора. Ни кызганыч: баласын санга сукмаучылар арасында ха­тын-кызлар да җитәрлек. Татарстанда 2 мең 500гә якын ананың алимент буенча бурычы бар. “Мондый хатын-кызларның өчтән бере генә эшли. Кагыйдә буларак, алар тәртипсез тормыш алып бара һәм ата-ана хокукыннан мәх­рүм ителгән. Балалары каршында әҗәтле хатын-кызлар, нигездә, 30–42 яшьтә”, – ди Игорь Безуевский.


“Ни өчен алимент түлә­мисез?” – дигән сорауга бу­рычлыларның күбесе: “Артык керемем юк, эшләгән акчам үземә генә җитә”, – дип җавап бирә икән. “Югыйсә кыйммәтле машинада йөри­ләр. Тик транспорт чарасы чит кешегә теркәлгән”, – ди Игорь Безуевский. Фикерен дәвам иттереп: “Бу хакта артык сүз куерту артык. Түлә­миләр икән, димәк, ир белән хатын үзара килешә алмаган, бөтен кыенлык та шунда”, – диде. Ахыр чиктә исә бала азап чигә.


Бүген алимент түләмәү­челәргә каршы көрәштә җа­вапсыз әти-әниләрнең милкен, хезмәт хакын тартып алу, күчемсез һәм күчмә милекне теркәүне тыю кебек чаралар кулланыла. Арада иң үтем­лесе – чит илгә чыгу хокукыннан һәм машина йөртү та­нык­лыгыннан мәхрүм итү. Быел­ның беренче яртысында алимент түләү буенча бурычы җыелган 13 мең кешене ил чигеннән кире борганнар инде. Сүз 10 мең сум һәм аннан да күбрәк әҗәте җыелганнар турында бара. Ел башыннан бирле 2 мең 800 кеше машина йөртү таныклыгыннан коры калган.


Игорь Безуевский әй­түен­чә, алимент буенча бурычлыларны эзләп табу да шактый катлаулы. Шуңа күрә барлык дәүләт органнары һәм оешмалар бер йодрык булып эшләргә тиеш, дигән фикер белдерде ул. Ничек итепме? Мәсәлән, эш бирүче яңа хез­мәткәрне рәсмиләш­тергәндә аның бурычлары турында да белешүне шарт итеп куймакчылар. “Без алимент түлә­мәүчеләрнең эш урыны турында Пенсия фонды аша гына белә алабыз. Эш бирүчеләр исә теге яки бу кешенең бурычы булу-булмау турында рәсми сайтка кереп карый ала. Бөтен мәгълүмат ачык”, – ди Игорь Безуевский.

 

Алимент түләү­дән качып йөрү­ченең кайдалыгын ачыклау өчен, аның хастаханә, поликлиникага мө­рәҗәгать итүе турында мәгълүматны да белешә башламакчылар. Бу хакта суд приставларына медицина учреждениесе вә­килләре хә­бәр итеп торырга мөмкин, диләр.  Дөрес, моның өчен иң башта гамәлдәге канунга үзгәрешләр кертергә туры киләчәк. “Табиб сере” дигән төшенчә бар бит.


Дин әһелләренә дә эш арт­магае. Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина гыйба­дәтханәләрдә алиментны вакытында түләү юнәлешендә эш алып барырга киңәш итте. “Мәчетләрдә җомга намазлары вакытында яки чиркәү­ләр­дә дин әһелләре бу хакта искәртеп торса, файдасы һичшиксез булачак”, – ди ул. Гүзәл Удачина әйтүенчә, алимент түләүгә бәйле сораулар вәкаләтле вәкилгә килеп иреш­кән мөрәҗәгатьләр арасында дүртенче урында тора. “Әлеге өлкәдә вәзгыять бик катлаулы. Чөнки җавап­сыз әти-әниләр аркасында ничәмә-ничә бала иза чигә.

 

Ун елдан артык газизенә бер тиен акча түләмәүчеләрдән зарланучылар бар. Кай­берәү­ләрнең әҗәте 800 мең сумнан да артып киткән”, – ди вә­каләтле вәкил. Югыйсә хайваннар да үз баласын кадерли, дип тә өстәде.

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 108, 01.08.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев