Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Балык ашап үтләдем дип торам, ә миндә коронавирус икән..."

Коронавирус һаман дөнья халкын куркуда тота. Кемдер аның барлыгына ышанмый, әмма чир башыннан узганнар белән сөйләшкәч, моның уйдырма түгеллегенә инанасың. Бүгенге язманың герое — шушы чирне җиңгән авыл апасы.

Чүпрәле районы Иске Әлмәле авылында гомер кичерүче 73 яшьлек Нина Сергеева майда ук коронавирустан дәваланган. Чирнең ничек башлануы, аны ничек кичерүе турында сөйләде.
 
— 13 апрельдә күрше авылдагы чиркәүгә барган идем, шуннан кайткач, балык ашадым, чәй эчтем дә бер сәгатьтән хәлем начарайды, — дип сөйләде Нина апа. — Балык ашап үтләдем дип торам, бөтен билгеләре шундый иде: костым, хәлем китте, температурам 38 гә күтәрелде. Авыл кешесе андый агуланудан табиб чакырмый бит, мин дә “үтәр әле” дип өйдә яттым. Йөткермәдем дә. Әмма 19 апрельдә урыннан тора алмаслык хәлгә килдем: тамактан бернәрсә үтмәде, хәтта су да эчә алмадым. Аптырап, ашыгыч ярдәм чакырдык.
 
Бер төн район хастаханәсендә кунганнан соң, Казанның йогышлы авырулар хастаханәсенә илттеләр. Бер төн реанимациядә булдым, аннары палатага чыгардылар. Табиблар бик яхшы карады, савыкканчы тырыштылар, җаныкайларым. Яныбызга костюмнан, битлектән керделәр. Башта хатын-кызмы, ир-атмы икәнен аңламыйсың, эндәшкәч кенә тавышыннан таныйсың. Үзләрен куркыныч астына куеп, безнең гомерне саклап калу өчен тырыштылар, рәхмәт аларга.
 
Чир көчле икән, беренче көннәрдә бик авыр булды. Ашыйсы килми, табиблар: “Күп су эчегез”, — дисә дә, эчеп булмый. Чир чигенгәч кенә, юньләп ашый-эчә башладым. Анда ашау яхшы, авыруларга мөнәсәбәт тә әйбәт.
 
Нина апа әйтүенчә, аларның гаиләсендә башка кеше коронавирус белән авырмаган. Өйдәгеләрдән анализ алганнар, чир ачыкланмаган.
Нина апа гомер буе хастаханәдә санитарка булып эшләгән. Үзе дә медицинаны яхшы белгәнгә, ул башкаларга бу чиргә җитди карарга һәм сакланырга киңәш итә.
 
 
 
 

Рәзилә РӘСИМ
Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев