Саба дулкыннары

Балыкчыларның “урак өсте” – ак опты белән кушбаш әйбәт чиертә (Татарстанның атаклы балыкчыларыннан киңәшләр + балыклы урыннар рейтингы)

Кемдер балыкчыларга кызганып карый, икенчеләр исә эт урынына сүгә. «Шушы кояшта (суыкта) нужарып утыралар", - дип жәлләүчеләр дә, "100 сумлык балык өчен гомерләрен куркыныч астына куялар", - диючеләр дә юк түгел. Әмма балыкчылар бу сүзләрне колагына да элми. Алар балык тоту белән агуланган.


"Хәзер ак опты белән кушбаш әйбәт чиртә"


Апас районы Зур Болгаер авылында яшәүче Булат Сәләховның җәен-кышын балыкка йөри башлавына 8 ел булган.


-Кемгәдер матур кием кирәк, кемдер бәйрәм итеп күңел ача, миңа менә балык кирәк, - ди ул. - Гипноз кебек үзенә тартып тора. Җил дә, яңгыр да, кар да куркытмый, җай чыгу белән балыкка ашыгам. Аның рәхәтлеген балыкчылар гына аңлыйдыр. Үзем фәкать кармакка гына каптырам. Тота алсаң, хәзер бөтен балык эләгә торган чор. Балыкчылар арасында спиннинг дигән корал популяр. Ул кармактан үлчәме, авырлыгы, төзелешендәге өстәмә җайланмалары белән аерыла. Спиннинг бигрәк тә ерткыч балыклар каптыру өчен уңайлы. Мәсәлән, үзем аны аны чуртан, судак, кушбаш, алабуга, корбан балыгы, ак оптыны тоту өчен кулланам. "Донка" га ак балык, кәрәкә эләгә. Җим буларак суалчан казып алам. Шулай ук балыкларны алдау өчен балыкка яки бөҗәккә охшатып ясалган "воблер", селкенмә алдавычларның да (блесна) нинди генә төре юк хәзер. "Крек Джек" исемле воблерга кечкенә, вак балыкларны тотарга мөмкин.


Балыклар кояшлы көндә күбрәк уйный. Яңгырлы көндә дә каптырып өлгереп була. Әмма су пычранса бетте инде, балык су төбенә китә.


Булат ерткыч балыклар иртән яки кичкә таба көн сүрелгәч әйбәт эләгә ди. Хәзер исә балыкчыларның "урак өсте" - ак опты белән кушбаш әйбәт чиертә икән. Әмма аның да үз сере бар: ул бары тик агымсуда гына каба.


-Көн саен өметләнеп бара инде, балыкчы, гадәттә. Тик балык һәркөнне капмый. Һава температурасы да, атмосфера басымы да йогынты ясый. Балык тоту өчен оптималь басым терекөмеш баганасының 750 мм ына туры килә. Плюс-минус 10 мм булсын, ди. Шуннан югары менсә яки түбән төшсә, балыкка дип чыгып китүнең файдасы юк, барыбер буш кул белән кайтасың, - ди ул.


Балык тынычлыкны ярата, артык тавыш ишетсә, су төбенә китә. Шуңа күрә Булат үзең генә аулак урында утырсаң, җаның тыныч дип саный.


Беренче тапкыр балыкка баручыларга ул кармактан тыш, балыкны алдау өчен сыйфатлы җим алырга киңәш итә. Әйтик, суалчан, кукуруз, борчак яки сатудагы берәр төрле җим.


Булат бер тотканда 15-20 кило табыш белән кайта. 5 килолы судак, 6 килолы чуртан, 9 килолы сазан балыгын ул үзе өчен рекордка тиңли.


"Камыш янында балыклар күп була"


Салаватның алыштыргысыз алып баручысы, юмор остасы Таһир Гайнуллин да балык белән "җенләнгән".


-Беренче сыйныфка кергәнче балыкка йөри идем инде мин, - ди ул. -Ул чакта авылда буа буалар иде, шуның янында мәш килә идек. Хәзер мине бәхет басты, хатын Спас районы Әҗмәр авылыннан бит минем. Кама белән Идел кушылган бик матур җирләр. Әбиләр өеннән 500 метр чамасы гына елга ага. Менә шунда балыкка йөреп рәхәтләнем. Әй, белсәгез икән, кармак салып, балык көтеп утыруның ләззәтен! Сазан, карп, корбан балыгы эләгә. Авырлыкларын үлчәп торганым юк. Шулай да зуррагы капса, күңелле инде.


Камыш кырыенда балыклар күп була. Яңгырдан соң шулай ук шәп уйныйлар. Уылдык чәчкәндә иртәдән кичкә кадәр дә балык тотып утырырга мөмкин. Әмма бу чорда аларны каптыру тыела, үзем дә су буена якын да килмим.


Балыкчының күп еллык күзәтүләренчә, балык таң атканда иртәнге 3 белән 4 арасында шәп каба. Төшемле урын тапсаң, 6-7 ләргә кадәр юанып була әле. Ә кояш күтәрелә барган саен, балыклар су төбенә китә.


Таһирның биш кармагы бар. Аларның бәясе төрлечә, кайсы 1500 сумнан башлана, кайсыберсенең сабы гына шул бәя тора, ди. Аның өчесе яр буенда тотып утыра торган булса, икесе су төбенә китә. Ул шулай ук быел махсус балыкчы киемнәре алырга да чамалап тора.


-Бер алып куйсаң икән әйбәт инде. Резин итекләр, җил-яңгыр үткәрми торган костюмнарын. Әмма миңа балык эләксә, нинди кием белән утыруым мөһим түгел, - ди ул.


Таһир алдавыч максатыннан суалчан, камыр, борчак, кукурузны хуп күрә.


"Балыкчының балыгы юк" дигән кебек, Таһир Гайнуллин балык ашарга яратмый. "Аның белән бик дус түгел шул мин", - ди ул. Ә тоткан табышларын әти-әнисенә, дусларына күчтәнәч итеп өләшә.


"Судак янында - ак балык, кәрәкә булган суда чуртан бар"


Казан егете Ирек Иштирәковның балык тоту буенча 30 еллык стажы бар. Ул инде өч дистә ел эчендә шактый шомарган. Хәтта кайсы сулыкта нинди балыкны очратасын да яхшы белә. Мәсәлән, судак балыгы булган елгада ак балык табарга була. Кәрәкә балыгы каптырсаң, аның янында чуртан да бар дигән сүз. Балыкны каптыру өчен аны сыйлый да белергә кирәк. Ирек бу яктан җаен белә. Ак балык суалчан, камыр, ипи, ашлык ярата икән. Ерткыч балыклар эләктерергә уйласаң, вак балык, ит, май алып барырга онытмаска кирәк.


Бу эштә шактый тәҗрибәсе булса да, буш кул белән кайткан көннәре дә була Ирекнең. Барган җирдә балык булмаска яки җимне яратмаска мөмкин икән.


Һәвәскәр балыкчының балык каптыру географиясе шактый киң. Ул Идел, Кама, Мишә, Казансу елгаларына, күлләргә йөри. Йөргән аякка мал иярә дигәндәй, рекордлы уңышлары да бар. Мәсәлән, 2 кило 600 граммлы корбан балыгын, 3 кило 100 граммлы судакны, 6 кило 500 граммлы чуртанны, 1 кило 200 граммлы бершны, 900 граммлы алабуганы, 3 кило 600 граммлы сазанны, 3 кило ярымлы карпны, кило ярымлы агарчакны Ирек төнлә уятып сорасаң да белә.


- Һәр фасылның үз ләззәте. Җәен көймә белән китү, яр буенда тоту, кышын боз өстенә чыгып бәке тишү... Мин аны гитара кылын чиертеп, көй чыгаруга тиңләр идем. Монда да шул гитара кебек балык эләктерү кылын табарга кирәк. Балыкка бару минем өчен мәзәктәге кебек дуслар белән җыелып, күңел ачу түгел. Мин анда бары тик бер генә максат белән китәм, - ди ул.


Ирек балык тотам дип көне буе эссе кояш астында утыручыларны аңламый. Җәен балык фәкать таң алдыннан, су салкынча булганда гына уйный. Су җылына башлагач, салкын эзләп төпкә китә. Гомумән, җәйге челләдә балык каптыруның сәгате бик санаулы дигән фикердә ул.


Татарстанда балык тоту өчен иң уңышлы урыннар

1 урын - Югары Ослан районының Моркваш авылы яр буе һәм Иделнең уң як яры.
2 урында Каманың Саескан тавы тирәсе тора.
3 урында Лаеш районының Карадула авылы аркылы агучы Мишә елгасы.
4 урында Куйбышев сусаклыгычы.
5 урында - Зөя елгасы.
6 урында - Лаеш районында урнашкан "Голубой залив" ял базасы территориясе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: