Реклама
Бер кеше Мамадыш хастаханәсенә китерелгән.
(Казан, 1 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Балык Бистәсе районында, М-7 трассасының 920 километрында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Ике җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән. Аларның өчесе авария урынында, ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үк, җан бирә. Тагын бер зыян күрүче авыр хәлдә Мамадыш Үзәк район хастаханәсенә озатылган. Зыян күрүчеләр арасында балалар юк.
Видео Wathsapp группасыннан алынды
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз