Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Балтырган баса дөньяны

Россия Федерациясенең күп төбәкләрен үз иткән балтырган Татарстанда да артканнан-арта. Урыны-урыны белән буе өч метрга җитүче бу үсемлекне хәзер инде республиканың теләсә кайсы төбәгендә күрергә була. Бигрәк тә Казан тирәсендәге ышыграк җирләрне үз итә ул. Биектау, Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән, Югары Ослан тирәсендәге иңкүлек һәм инеш буйларында балтырган плантацияләре барлыкка килә. Хәер, башкаладагы олы юл тирәләрендә, тимер юл буйларында да артканнан-арта бу әрсез үлән.

Белгечләр әйтүенчә, бер үлән ким дигәндә 20 мең орлык бирергә сәләтле! Ашыгыч рәвештә чарасын күрмәгәндә, мондый хәлнең аяныч нәтиҗәләргә китерүен көт тә тор. Бу үләннең кеше организмына никадәрле куркыныч икәнен һәркем белә. Аңа кагылып кына үтү дә тәндә җәрәхәт барлыкка китерергә мөмкин. Кайчагында кычыткан чагуын хәтерләтүче балтырган агуы тәннең тырналган урынына эләксә, авыр җәрәхәткә әйләнергә дә мөмкин. Мондый вакытта кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Ел саен дистәләрчә кеше әлеге үләннән зур зыян күреп, хәтта хастаханәләрдә ятып чыга. Балтырган бигрәк тә балалар организмы өчен куркыныч. Бу афәт белән көрәшү шактый авыр. Үсемлекнең тамырлары кайчагында беләк юанлыгына җитә икән. Тирәнлеге дә берничә метрдан арта, диләр. Тармакланып үскән балтырган тамырларының берсен казып алсаң – икенчесе, анысын алсаң, өченчесе саклана, ди белгечләр. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының белгечләре дә авыл тирәсендәге инеш буйлары, юл буендагы балтырган плантацияләре белән җирлекләрне активрак көрәшергә чакыра. Балтырганга каршы көрәш өчен чыгымнар шактый кирәк. Бер селтәнү белән генә әлеге афәттән котыла торган түгел бит. Кайчагында берничә ел рәттән эш алып барып кына тиешле нәтиҗәгә ирешеп була, ди белгечләр.

Язын җиргә иң беренчеләрдән булып шытып чыга ул. Яфракларына мөмкин кадәр яшьрәк чагында “Раундап”, “Торнадо” яки “Ураган” препаратлары сиптерергә кирәк. 4 литр суга 100 миллиграмм агу саласы. Оешып үсәргә яратучы үләннең һәр мәйданын аерым эшкәртү сорала. Әле бу очракта да ул тулысынча юкка чыкмаска мөмкин икән. Яфраклары яшь, сабагы ныгымаган чагында, биткә-кулга тимәсен өчен махсус кием киеп, балтырганны чабып алып та була. Бу очракта ул орлык бирә алмый калачак. Димәк, таралып китү мөмкинлеге кими. Тик шунысы бар: галимнәр бу үләннең элегрәк коелган орлыкларының тишелеп чыгу сәләте 12 елга сузыла, диләр. Теләсә нинди һава шартларына да бирешмәүчән, гаҗәеп зур массага ия мондый үсемлекнең илгә таралу тарихы да үзенчәлекле. Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда хәле шактый авырайган терлекчелек тармагын күтәрү өчен уйлап чыгарылган ул. Ил җитәкчесе Иосиф Сталинның турыдан-туры катнашы булганга, балтырганны кайберәүләр “Сталин үче” дип тә йөртәләр икән. Баштагы чорда терлекчелектә файдасы да булмый калмагандыр. Ни генә дисәң дә, табигать шартларына бирешми бит. Азык массасы хәтта кукуруздан да артык. Тик әлеге үлән белән тукланган сыерның сөте әче була икән.

Терлекнең тырналган яки сыдырылган җиренә эләгеп, тәнен җәрәхәтләве дә бар. Үсемлек тармагында эшләүче галимнәребез шундый талымсыз үләннең файдалы якларын арттырып, зыянын киметү турында киләчәктә ныклабрак уйланырлар әле. Ни дисәң дә, аксымнарга ифрат дәрәҗәдә бай, гектарыннан 2000 центнерга кадәр яшел масса бирә алган үсемлекне шулай җиңел генә исемлектән сызып ташлау бик үк дөрес булмас иде. Хәер, монысы – киләчәк эше. Бүген исә ап-ак кулчатыры белән ерактан балкып торучы балтырганның таралып китүенә киртә куясы бар.

 

Фото: https://zen.yandex.ru

 

Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев