Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Балтач-Шәмәрдән трассасында ЮХИДИ хезмәткәрләре юл кырыена төшеп киткән фураны тартып чыгарырга булышкан

Йөк машинасы шоферы, идарәне югалтып, юл кырыена төшеп киткән.

Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчегә кюветтан фураны тартып чыгарга ярдәм иткән. Бу хакта республика ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Балтач – Шәмәрдән трассасында полиция лейтенанты Раниф Галимбәков һәм полиция өлкән сержанты Равил Вәлиев кюветка төшкән «МАЗ» йөк машинасы күргәннәр.

Машина йөртүче трассада идарәне югалтып юл кырыена төшеп киткәнлеген әйткән. Нәтиҗәдә, фура карда батып калган.

 

Реклама

ЮХИДИ хезмәткәрләре трактор чакырткан, аның ярдәмендә йөк машинасын машиналар йөрү юлына чыгарганнар. «МАЗ» шоферы автоинспекторларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдереп, юлын дәвам иткән.


 

Фото: ГИБДД РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев